Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Миннегали батыр

    Бөек Ватан сугышында җиңүдә безнең райондашларыбызның да өлеше зур. Районнан чыккан Советлар Союзы Геройлары булу, күп кенә фронтовикларның орден һәм медальләр белән бүләкләнүе шул турыда сөйли. Шундый батырлар арасында районыбызның Янил авылында туып-үскән, яу кырындагы батырлыгы өчен өч орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, сугыштан соң Зур Сәрдек мәктәбендә укытучы булып...

    Бөек Ватан сугышында җиңүдә безнең райондашларыбызның да өлеше зур. Районнан чыккан Советлар Союзы Геройлары булу, күп кенә фронтовикларның орден һәм медальләр белән бүләкләнүе шул турыда сөйли. Шундый батырлар арасында районыбызның Янил авылында туып-үскән, яу кырындагы батырлыгы өчен өч орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, сугыштан соң Зур Сәрдек мәктәбендә укытучы булып эшләгән Миннегали Әминов та бар.

    Ул 1940 елда хәрби хезмәткә чакырыла һәм Байкал арты хәрби округының 96 нчы укчылар полкында хезмәт итә башлый. Башка милләт кешеләренә исемен әйтергә уңайсыз булганга, барлык хәрби документларда ул үзен Аминов Николай Аминович дип яздыра. Сугыш башлангач, кече лейтенантлар әзерли торган кыска сроклы курсларда укый. Аны тәмамлагач, 1942 елда кече лейтенант званиесендә Дон фронтының 851 полкына укчылар взводының командиры итеп җибәрәләр. Сугыш барышында аңа Воронеж, Үзәк, беренче һәм икенче Украина фронтлары составында да сугышырга туры килә. Соңрак ул гвардия лейтенант званиесендә 38нче армиянең 70нче укчылар дивизиясенең 203нче укчылар полкында автоматчылар взводының командиры буларак хезмәт итә. Сугышта Миннегали абыйга күп мәртәбәләр алгы сызыкта дошман белән йөзгә-йөз очрашырга туры килә. Бәрелешләр вакытында ул өч мәртәбә каты яралана. Бер елга якын госпитальләрдә дәвалана. Яралар төзәлүгә, яңадан фронтка китә.

    Сугыштагы батырлыклары турында полк командиры Масловның "Халыклар батырлыгы" ("Подвиг народа") сайтында Миннегали абыйны орденнарга тәкъдим иткән язмалары саклана. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденына тәкъдим иткән язмада полк командиры аның турында түбәндәгеләрне яза: "1944 елның 2 сентябрендә Сулистровка авылы өчен барган сугышларда иптәш Әминов үзенең взводы белән уңышлы җитәкчелек итеп, беренчеләрдән булып, һөҗүмгә күтәрелгән дошман чылбырын өзә. Кул сугышында ул шәхсән үзе биш фашистны юкка чыгара, автоматтан ут яудырып, 10 фашистның гомерен өзә. Дошман берничә тапкыр контратакага күтәрелеп карый, әмма зул югалтулар белән чигенә.".

    Икенче мәртәбә дошман белән бәрелештә күрсәткән батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены тапшырыла. Боларга өстәп, Миннегали абый "Праганы азат иткән өчен" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән дә бүләкләнә.

    Сугыш тәмамланып, туган ягына кайткач, аны Зур Сәрдек мәктәбенә физкультура укытучысы итеп билгелиләр. Мәктәп музеенда Чишмәбаш авылыннан йөреп, Зур Сәрдек мәктәбендә укыган Сания апа Вәлиуллинаның шул чор укытучылары турындагы истәлекләре саклана. Миннегали абый турында ул түбәндәгеләрне яза: "Сугышта яраланып кайткан офицер Әминов абый мәктәптә физкультура укыта башлады. Иртән 3-4 чакрым җирдән килсәк тә, мәктәп ишегалдында физзарядка эшләтмичә безне мәктәпкә кертмәде. Директор кушуы буенчамы, әллә үзе теләпме, яз көне безне "Фабрик үзәне" дигән урынга озатып куя иде. Чүпрәк сумкаларыбызны елга аша ыргытып, үзебезне елга ярына тезә дә: "Ложись!" дип команда бирә. Без "Вперед!" дигән команда буенча, үрмәләп елга аша чыгабыз һәм сумкаларыбызга йөгерәбез. Безнең арттан "Бегом марш!" дигән көчле тавышы гына яңгырап кала иде. Аның чыныктыру дәресләре белән яшим кебек әле дә".

    Зур Сәрдектә ул шушы авыл кызы, укытучы Мәгъфүрә апа Хафизова белән гаилә корып җибәрә. Гаиләдә бер-бер артлы өч егет дөньяга килә, ләкин аларның үсеп җитүен Миннегали абыйга күрергә насыйп булмый. Сугышта алган яралар аның сәламәтлеген нык какшата. Авыруы көчәйгәч, 1951 елны 17 февралендә Кукмарага дәваханәгә алып барганда, юлда үлә. Фронтта күп мәртәбә үлемне җиңгән батырның гомере шулай өзелә. Аңа бары 32 яшь була. Олы улы Радикка - 4, уртанчы улы Фәһимгә - 2 яшь, ә кечесе Таһир - 20 көнлек булып кала. Мәгъфүрә апаның үзенә генә егетләрне аякка бастырырга туры килә. Өч егет тә югары белем алып, тормышта үз юлларын табалар. Радик Әминов - республикада билгеле җурналист; Фәһим абый - районның авыл хуҗалыгы идарәсендә белгеч, соңрак ул әтисе һәм әнисе укыткан мәктәптә укытучы булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Таһир эколог һөнәре алып, районыбызда бу юнәлештәге нәтиҗәле эш алып барды, хәзер мәрхүм. Хәзерге вакытта илебезнең төрле төбәкләрендә Миннегали абый белән Мәгъфүрә апаның 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы яши. Әминовлар нәселе дәвам итә.

    фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxaWZ2di1VcjEtbUxoUkdOZ0Z3N2FFU0lvUURNZl9uMDBwVnp0ekRSV2hhZ0p0RWt0bWh3VTlub1RfVTNJem5OWldRWkdOcHN2ZlRBZkVJSnVzZkhhTk5ncjR6dEwxbmdhdHRrUUZDUk9tWnZrbWhhcDV3TmhlMA&b64e=2&sign=ff91d5f33ee48f463f25015ea3851850&keyno=0

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: