Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Минем сеңелем Мөслимә

    Минем сеңелем дөньяга ашыгып туган. Җиде айлык кеп-кечкенә сабыйны кулына алгач, кендек әбисе: "Бу бала гомерле булмас," - дип хөкем дә чыгарып куйган. Шуңа күрә, сабыйга әтинең 18 яшьтә мәрхүмә булган бик матур һәм сөйкемле Мөслимә апасының исемен кушканнар. Язган булса - яшисең бит ул. Сеңелем Мөслимәнең 10нчы апрельдә гомер...

    Реклама

    Ап-ак йөзле, кап-кара чәчле, бөгелеп торган озын керфекле сеңелемә карап: "Шундый матур сеңелемә нишләп шундый ямьсез исем кушканнар?" - дип уйлый идем. Хәзер генә аңладым: Мөслимә - ислам динендәге кеше, мөселман дигәнне аңлата торган бик мәгънәле исем икән. Сеңелем кечкенәдән бик җитди иде. Мин аның шау-шу килеп уйнап йөргәнен белмим дә. Әллә инде үзем уенны бик яратканга аңа игътибар ителмәгәнме? Шунысын хәтерлим, әнидән миңа еш "эләгә" иде. Ә аны ачуланганнарын исемдә түгел. Булгандыр инде, аны гына орышмыйча калмаганнардыр.
    Бервакыт әти Мөслимәгә бик матур курчак алып кайтты. Сеңелем уенчык бүләкне ипләп кенә кулына алды, бар җирен игътибар белән җентекләп карап чыкты һәм шуннан соң гына елмаеп җибәрде. Шатлык-сөенеченең чиге юк иде. Бүгенге чор балаларын бер курчак белән шулкадәрле бәхетле итүләре ай-һай?!..Хәзер бит һәр баланың үз бүлмәсе - уенчык кибете.
    Кечкенәдән сакчыл, пөхтә булды ул. Элек тәмле әйберләр - шул бер-ике конфет, я печенье, безгә сирәк эләгә иде. Энем белән без - тәмлетамаклар, үзебезнекен бик тиз юкка чыгарабыз. Ә сеңелем әле саклый, кагылмый. Шулай саклый торгач, кайчакларда "тәмлүшкә"ләреннән колак та кага иде.
    Балачак - иң матур, самими чак бит ул. Хатирәләре дә әнә нинди күңелле аның. Мөслимә Кукмара беренче урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлады. Теләге химия укытучысы булу иде, ләкин язмыш икенче төрле хәл итте. 1978 елдан бирле Кукмара районы санэпидстанциясендә эшли ул. Озак еллардан бирле табиб-эпидемиолог ярдәмчесе һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Минемчә, сеңелем нәкъ үз урынында. Үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкара ул. Хезмәттәшләре дә аны хөрмәт итәләр. Гаилә тормышы белән дә бәхетле ул. Камил белән үзләре кебек чибәр һәм уңган ул һәм кыз үстерделәр. Икесе дә югары белем алды. Улы Нияз сеңелемнең хыялын тормышка ашырды: КДПИның физика-информатика факультетын тәмамлап, укытучы, мәктәп директоры булды, хәзерге вакытта Биектау районы мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшли.
    Кызы Айгөл КДПИның чит телләр бүлеген тәмамлады. Казанда зур сәүдә оешмасында бухгалтер булып эшли һәм яңа һөнәре буенча читтән торып белем ала. Ике баласы да гаиләле. Яраткан оныгы - нәни Аязы бар. "Апам!" - дип өзелеп торучы энебез, "Яраткан сеңелем!" - дип торган мин бар. Дөньяларың гел шулай түгәрәк булсын, сеңелем. Кайгы-хәсрәт читләтеп үтсен, тормышыңда шатлыклы көннәр күп булсын. Аллаһы Тәгалә җан, тән, рух сәламәтлегеннән аермасын. Ходай биргән гомереңне тигезлектә, Камил белән бергә яшәргә язсын!
    Минем бу теләкләремә улларым, киленнәрем, һәм кечкенә оныкчыгым да кушыла. Алда: "Сеңелем ашыгып туган", - дип язган идем инде. Аны тагын да олыгайтырга теләптер инде, туган көнен 11ендә дип түгел, 10нчы апрельдә дип язганнар. Ләкин сеңелем картаерга ашыкмый, һаман да яшь, һаман да матур, һаман да сөйкемле әле ул...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: