Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мин әле өйрәнчек кенә...

    Район Мәдәният йортында "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер", "Сагынырсың, мин булмам" китапларының авторы Зифа Кадыйрова белән очрашу булды.

    Реклама

    ...Хезмәттәшебез берара матур әдәбият уку белән мавыгып китте. Төш вакыты җиттеме, өстәл тартмасыннан китабын тартып чыгара да, мыштым гына шуның эченә "чума". Дөньяны оныттыра торган нинди әсәр укый икән дисәк, Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрова китаплары сихерләгән икән үзен."Зифа апаның өч әсәрен дә елый-елый укыдым. Менә ичмасам язучы ул!" - дип тырышып-тырышып мактаса, әсәр геройлары турында сөйләсә дә, ишеткән-белгән кеше булмагач, беренче карашка алай ис китмәде. Әмма шулай да кызыксыну үзенекен итте. Интернет челтәрендә казына торгач (китапханәдә булмады, халык ябырылып укый, берсе китерә, икенчесе ала, диделәр. - авт.), "Язмыш сынавы" дигәнен эзләп таптым бит. Исәбем: студент вакыттагы шикелле өстән-өстән генә сикертеп ярты сәгатьтә укып чыгу. Кая ул... энҗе-мәрҗән сыман тезелеп киткән сүзләрнең ник берсен төшереп калдырып булсын. Компьютер экранына төбәлеп утыра-утыра күзләр кызарып бетте, өстәвенә өзлексез яшь ага - әмма әсәрдән аерылам димә. Төнге сәгать уникегә кадәр утырсам утырдым, укып бетердем. Соңгы елларда беренче җөмләсеннән үк үз эченә бөтереп алып керә торган китаплар очрамаганга шулкадәр тансык тоелдымы, белмим, әмма калган өч повестьны да укымыйча күңел тынычлана алмады. Гади тел белән, аңлаешлы итеп язылган, һәркемгә таныш темалар, проблемалар күтәрелгән - халык мәхәббәтен яулар өчен тагын ни кирәк?! Башыннан азагына кадәр бер сюжет тирәсендә тирбәлүче сериалларың бер читтә торсын. Әсәрләрендә тормышның кайсы гына өлкәсенә кагылмый Зифа ханым: яшьләр, гаилә, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләре, ялгызлык ачысы... Китап укучыларның кайберләре геройлар язмышын үзенеке белән тәңгәл китереп күз яше түксә, икенчеләр әсәрләр аша гыйбрәт һәм сабак алгандыр.
    Китаплары кулдан-кулга йөреп бер сулыш белән укылырлык әсәрләр язучы кем икән ул?! Зифа Кадыйрованың үзен күрәсе, рәхмәт әйтәсе иде аңа, диючеләргә дә шушы көннәрдә бәхет елмайды бит әле. Район үзәк китапханә хезмәткәрләренең чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, Зифа ханым үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде. Әңгәмә башланганда ук кунагыбыз:
    -Залда ике генә кеше утырса да, мин аның белән очрашу уздырып, рәхәтләнеп аралашачакмын. Мәҗбүриләп зал тутырудан бернинди файда юк ул, - дисә дә, язучының иҗатын яратып өлгерүчеләр Кукмарада ике-өч, хәтта биш тә түгел, бихисап иде.
    Бернинди югары белеме булмаган, Яр Чаллы шәһәрендә төзелештә эшләүче әлеге ханым тиз арада халык арасында дан-шөһрәт казаныр, иң күп укылган китап авторы булып танылыр дип кем уйлаган?! Гади, эчкерсез булуы, тыйнаклыгы кояш сыман балкып торучы йөзендә, күзләрендә чагыла аның. Зифа ханым телгә, сөйләүгә дә искиткеч оста, һәрбер сүзе, җөмләсе чишмә челтерәведәй әкрен генә ага да ага...
    -Мин язучы түгел, өйрәнчек кенә әле. Язучылар союзына керүне дә максат итмәдем. Вакытым булганда, илһам килгәндә язарга утырам. Гади тормыш, көнкүрештәге хәлләр әсәрләремдә баштан ахырга кадәр кызыл җеп булып сузыла. Үзем тудырган геройлар белән яшим, аларның борчу-мәшәкатьләрен, кайгы-шатлыкларын йөрәгем аша уздырам, - ди ул.
    Китап укучылар үзләре дә әсәрләр белән танышканнан соң берничә көн дәвамында геройлар тормышы белән яшәгәндер дисәк, һич ялгыш булмас. Әнә бит Уразайдан Гөлсөяр ханым Мифтахова: "Фатыйманың фермадан кайтып кергән вакытлары турында язылган урыннарны укыганда борыныма ферма исе килеп киткәндәй булды. "Язмыш сынавы" әсәрендә Әлфиянең дәваханәдән ялгыз өйгә кайтуы күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәндерде", - ди. Вәракыя апа Нәбиевага да борчу-хәсрәтле көннәрендә күршеләре Зифа Кадыйрованың китапларын бирә. "Мин әлеге әсәрләрне чынбарлыктагыча кабул иттем, геройларның хис-кичерешләрен күңелемнән үткәрдем, - ди ул. - Кайгымны аз булса да оныттыра алган язучыны бик күрәсем килә иде. Алга таба да иҗатыгызда уңышлар юлдаш булсын".
    Рафаэль Хәкимов, Ясирә Гарифуллина, Гөлсәрия Нотфуллиналар Зифа ханымның китапларын тетрәнеп, яратып, кызыксынып укуларын сөйләделәр, язучыга үзләренең рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.
    Әлеге повестьлар ир-егетләрне дә елата, яшәү мәгънәсен югалтканнарга көч өсти, тормышны ямьләндерә алган икән, димәк, алар чын мәгънәсендә халыкчан. Безгә әнә шундый әсәрләр бик кирәк!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: