Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Мәхмүтфильм”ның беренче җимеше яки кем ала – намус сатам

    "Их, Заһид Мәхмүди нигә безнең авылныкы түгел икән ?! Киноны бездә төшерер иде",- дип көнләшеп куйдым Манзарас халкыннан. Тәмам артистларга әйләнеп беттеләр бит, "Мәхмүтфильм" киностудиясе биредә нәфис фильм эшләүгә керешкәч. 68 яшен тутырган Мөслимә апа Нәҗиповага оныгы: "Әби, Әмерикәгә Голливудка китәрсең инде хәзер", - дип әйтә икән, әнә. Мөслимә апа...

    "Их, Заһид Мәхмүди нигә безнең авылныкы түгел икән ?! Киноны бездә төшерер иде",- дип көнләшеп куйдым Манзарас халкыннан. Тәмам артистларга әйләнеп беттеләр бит, "Мәхмүтфильм" киностудиясе биредә нәфис фильм эшләүгә керешкәч. 68 яшен тутырган Мөслимә апа Нәҗиповага оныгы: "Әби, Әмерикәгә Голливудка китәрсең инде хәзер", - дип әйтә икән, әнә.

    Мөслимә апа үзе:

    -Авыр икән ул артист хезмәте. Гомер буе спектакльләрдә катнашкан булсам да, капка янындагы эпизодны төшергәндә өч көн рәттән сүзләремне әйтә алмый интектем, - дип көлә.

    Күрше-тирәдә яшәүче Дания һәм Фәимә апалар фильмда гайбәтче карчыклар булып уйнаганнар. "Сәлам актрисаларга!"- дип кенә исәнләшә хәзер алар белән хокук сакчысы ролен башкарган Камил Габдрахманов. Аның үзенең башка сурәткә-образга керү осталыгын фильм белән танышкач кына белдек.

    Әйе, әтиле-уллы Заһид Мәхмүди һәм Фәнис Камалның (киностудия җитәкчесе, "Яңа гасыр" каналында яңалыклар тапшыруын алып баручы) хыял җимеше - берничә камера ярдәмендә төшерелгән, югары сыйфатлы, чын татар фильмы әзер. Мәскәүдәге "Госфильмофонд" архивына да тапшырылган. Исемен генә үзгәрткән: башта уйланганча "Ахырзаман" дип түгел, "Ломбард" дигән заманча, яңгыравыклы исем белән дөнья күрәчәк ул. Күптән түгел Заһид әфәнденең Манзарастагы төп йортында әлеге фильмны "артистлар"ның үзләренә күрсәтү булды. Бу дулкынландыргыч тарихи вакыйгада катнашу бәхете безгә дә тиде.

    Тирән фәлсәфәгә корылган, табигатьнең гүзәл мизгелләре белән баетылып, Заһид әфәнде сүзләренә язылган матур җырлар белән бизәлгән фильм беренче минутларыннан ук үз дөньясына "урап" алып кереп китте. Уйландырды, моңландырды, урыны белән елмаерга мәҗбүр итте. Эчтәлеге белән бераз таныштырмый булмас, ахры.

    Гомеренең күп өлешен заяга үткәргән Шәфи атлы ир, аяклары авырту, ләкин акыллы хатынга өйләнеп, ниһаять, кешечә яши башлый. Өстәвенә күктән бәхет ишелә: лотерея билетына зур чемодан тулы акча ота ул. Әмма бу хәләл юл белән табылмаган байлыкка Иблиснең хуҗа булуы ачыклана, Шәфигә ул шул акчаларга кешеләрнең намусларын сатып алырга куша. Табыла бит андыйлар. Иң элек бер эчкече баш "төзәтергә" акча сорап килә, аннары икенчесе... Җайлы бит, тир түгеп аласы юк: журналга исем-фамилияңне, атаңның исемен язасы да, имзаңны гына куясы. Шуннан китә инде: Шәфи ачкан ломбардка хатын-кызлар, әбиләр дә өелеп килә, капкасы янында этеш-төртеш башлана. Тирә-юньдәге авыллардан халык агыла башлаганчы, намусны сатып калырга ашыгалар. Шәфинең күршесе, тән сакчысы да ( бу рольне Харис Мостафин ышандырырлык итеп башкара), акча урлап, юкка чыга. Аны эзләргә килгән полициянең участок хезмәткәре, соңрак салым инспекторы да (лаеклы ялдагы хезмәттәшебез Азат Сабитовның артистлык осталыгын әйткән дә юк!) Иблис коткысына биреләләр. Дөрес, намуслылар бар әле. Шәфинең хатыны яман хәлләр белән килешмичә китеп бара. Кадр артында калган бер карчыкның да Аллаһ каршында җавап бирүдән куркуы турында әйтелә.

    Кулына дисбе тоткан намаз карты сурәтендәге, зәгыйфьләнгән Намус үзе дә күренгәләп китә. Күзләрендә - "Иманга килегез, кешеләр" дигәндәй ялвару. Иң аянычлысы шул: фильм азагында ломбард, яшьләр кулына күчеп, алар намусны "уптым" кабул итәргә тотыналар.

    -Илдә үзгәртеп корулардан соң, татар авылына эшсезлек, эчкечелек, әхлаксызлык кебек заман чирләре үтеп керде. Бөтен нәрсә акчага корылган заманда хәтта намус та сатыла. Ни өчен бу хәлгә җиттек, кем моңа гаепле - фильмда Заһид Мәхмүди бу хакта фәлсәфи уйлана, борчыла. Иман бетсә, адәм баласында кешелек сыйфатлары югала бит", - ди фильмда катнашучыларның берсе Гүзәлия ханым Шәехова. Табигый, ихлас уйнавы белән җәлеп итте ул минем игътибарымны.

    Реклама

    -Намус иң арзан товарга әйләнде. Югыйсә, паспорт кебек бит ул, аның белән Аллаһ хозурына барасы, - ди Заһид әфәнде үзе, ачынып. Фильмны күрсәтүне дә юкка гына изге Рамазан аенда оештырмагандыр.

    Мактауларны яратмый Заһид Мәхмүди. Шулай да, "Афәрин!", дип әйтәсе килә аңа. Моңарчы без аны журналист-язучы, берничә газетаны гамәлгә куючы буларак кына белә идек. Ничә еллар буе яшереп яткан икән бит үзенең артистлык сәләтен! Берьюлы ике төп рольдә - Шәфи һәм Иблис булып уйнавы белән шаккатырды безне. Сценариен да үзе язган, фильмның продюсеры да - ул үзе. Шәфинең хатыны ролендә - хатыны Рашидә ханым, кибетче - киленнәре Гүзәл. Барысының көче кергән бу иҗат эшенә.

    Фильмның башыннан ук тынгылыгымны югалтып, баш миемдә бөтерелгән сорауны бирми кала алмадым.

    -Әллә чынлыкта да бер чемодан акча оттыгызмы? Кино төшерү өчен ничәмә-ничә миллион кереп киткәндер бит?

    Заһид әфәнде серле елмаеп куйды:

    - Финанс чыгымнарын "Мәхмүтфильм" үз өстенә алды...

    Октябрь аенда тагын бер фильмны төшерүгә керешәчәкләр икән. Ният-планнары зурдан булырга охшаган, хәтта вертолеттан файдаланырга җыеналар. Монысы инде башка тарих...

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    фото: http://wik-end.com/2012/12/24/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: