Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мәңгелеккә юл бармы?

    Бу караш, күзләр, ни сөйли алырлар икән алар? Инде сиксән алтынчы көзен озатучы бу җан иясе тормышның асылына төшенеп беткән дә сыман, тик юк шул: ул һаман да уйлана, эзләнә, әйтерсең лә нәрсәнедер үзгәртергә тели. Ә ул бит белә: күпме генә тырышсаң да, тормыш ул -тормыш, язмышыңа, тәкъдиреңә язылган, гомерне...

    Реклама


    Мөгаен, тормыш шулай үтәдер ул, уйланулар, кызганулар белән. Әнә бит, утыра, кулында- шешә, ә үзе уйлана. Югыйсә инде үзенә илледән артык, чәчләре агарып бетә язган. Аның да бит әти-әнисе, гаиләсе булган, ә хәзер? Шул ялгышлар аркасында барысын да югалт инде син! Ә Сафура әби... Күпме ялгышлар эшләсә дә, ул кеше булып кала белгән.
    Иске генә йорт, каз үләне баскан ишегалды, аварга торган койма янында бер аяксыз эскәмия, каралып, череп беткән мунча, аның бер өлешен генә такта белән тышлаганнар, тик нигәдер туктап калганнар. Шушы, бер карасаң, инде ничә еллар кеше аягы басмый, бер кеше дә яшәми торган каралты-кураның өй тәрәзәсе янында, ян-як тәрәзәләрне каплап, алмагач үсеп утыра. Шушы җайсызлыкка гүзәллек өстәп утыручы бу алмагачка күз ташлау белән никтер башка сәер уйлар килә, тормыш, яшәеш турында уйлана башлыйсың. Шушы йорт тәрәзәләре каршында инде өченче буынны озатучы бу сихри гүзәллек үзеннән яшәү дәрте сирпеп тора сыман. Кайчандыр Сафура әбинең бабасы утырткан агач -бу нәселнең бер өлеше, бер әгъзасы кебек. Яраларсыз түгел ул, кайрысын телеп, Әминә дип язган язу инде күренер- күренмәс кенә. Тик сәер хәл, яңгыр вакытында ул ап-ачык булып күренә башлый, әйтерсең лә, яңа гына язганнар, ә югыйсә аңа бит инде туксан елдан артык. Сафура әбинең анасыннан калган бердәнбер истәлеге - шул язу, төс-кыяфәтен дә хәтерләми ул аның. Шахтага эшкә китәр алдыннан Сәфәргали абый сөйгән хатынының исемен агачка язып калдыра. Ул китә. Атна үтүгә Әминә дөнья куя. Кырыгын үткәргәндә, Сәфәргали абыйның мәетен кайтаралар. Язмыш - аяусыз нәрсә. Җәзасын үзе билгели. Ә йөрәк - мишень, түз генә.
    Ата-анасыз, шул язмыш кочагында үскән кызыйның карашында- сагыш. Кызый да түгел инде үзе, тормыш көзендәге әби. Нәселенең соңгы кешесе, сүнгән өмете. Нишли ул бу тормышта? Аның бит бер кешесе юк. Өч ел элек яраткан картын озатты, аннан башка туган-тумачасы бу авылда юк та. Тормышындагы якты көннәрне кайгылы хәбәрләр юк иттеләр, әйтерсең лә, күген болыт каплады, тик болытлар да китә бит, ә Сафура әбинең кояшы бик аз күренгәләде. Бердәнбер абыйсын югалткан көнне дә онытмады. Ап-ак кар өстендә кызыл кан таплары, аның үле гәүдәсе, төнге буранда юкка чыккан эзләр... әле барысы да истә, төннәрен төшләренә кереп йөдәтәләр.
    Бер карасаң, яшәү мәгънәсез. Юк.. аның өчен ул мәгънәсез, һәр көн ялгызың кояшны каршы алу, урман ягына карап, аны озатып калу. Картайгач, бигрәкләр дә авыр икән ул дөньяларда. Үткәннәр турында яңадан да уйлана башлыйсың. Ярты гасыр элек булган хәлләр искә төшә, сагынасың... Тик ни яшәтә соң аны? Мәхәббәттер, мөгаен. Әле дә исендә, Хәбибе белән гомер буе бергә булырга дип хыялландылар, кайсыбыз беренчерәк ташлап китәр микән дип уйландылар, ахыр чиктә бер көндә үләргә сүз куештылар. Хыяллары чынга ашты, тик Хәбибе генә китеп барды...
    Син - гомер
    агышларым,
    Син - минем
    сагышларым.
    Син - минем
    шатлык идең,
    Югалту -
    табышларым, - дип җырларга ярата иде аңа сөйгәне. Әле шул җырны ишеткән саен, күз яшьләреннән тыела алмый. Хәтерли, үләр алдыннан, газиз Хәбибе: «Син гомер агышларым»,- дип, күзен йомды. И, язмыш...
    Карый да Сафура әби яшьләргә, авыр гына сулап куя. Әйе, үзгәрә заманнар. Алар уйнаган көйләр бик сирәк тыңлана, гореф-гадәтләр югала бара, саф татар сөйләме үзгәрә. Үзгәрәләр кешеләр дә. Ә алга таба ни булыр? Юк, үзгәрмиләрдер алар кешеләр. Үзләренең начар гадәтләрен, кимчелекләрен вакыт үтү белән күрсәтмәскә, яшерергә өйрәнәләрдер. Ата-аналар үз ялгышларын балаларына эшләтмәскә тырышалар. Бер карасаң, бәлки, шулай булырга тиештер дә ул, тик бала кысрыклануга ничек түзсен? Үзләре үк мәхәббәт җимешләрен упкынга юнәлтәләр. Үзгәрә дибез заманнар, үзебез үзгәртмибезме соң? Кеше бит, ялгышларын үзе төзәтеп кенә, туры юлга чыга ала. Ялгышмады түгел Сафура әби, ялгышты ул да. Ялгышлар - кешелекнең бер авыруыдыр инде ул. Ә бу самими күзләрнең күпме авырлыклар күрәсе, күпме кайгыларга түзәсе бар, Аллаһы гына белә. Тормыш дуслыкка, мәхәббәткә корыла, бары тик шулар гына саклыйдыр инде үләргә җиткән кешелек дөньясын.
    «Әйе, бик сәер тәэсир итә бу алмагач кешеләргә»,-диде дә Сафура әби, һәм яшь бөртеген сөртеп, торып китте. Ул күзен йомса, бу гүзәллекнең дә юкка чыгуын белү җанын тырный иде аның. Бар нәрсәгә өйрәнде кешеләр, авыруларны басарга, җиңәргә, үтерергә өйрәнде, ә җан авыруларына дәваны күрә алмады. Һәр көн шушы сагыш тулы күзләр кояш нурларының, әйтерсең лә соңгы тапкыр, күктәге болытларны кочып, урман эченә кереп югалганын күзәтәләр. Алар, кайчан да булса, бу гүзәллекне соңгы тапкыр күрәчәкләрен беләләр. Курку юк аларда. Киресенчә, омтылалар кебек алар. Шул караңгы урман эчендә аларны иң газизләре көтә. Гомер-гомергә кеше яшәеш, мәңгелек өчен көрәш алып бара. Сафура әби өчен бу мәңгелеккә юл инде бер адымда гына...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: