Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Менә без дә картаеп җиттек, әнкәй! (моңсу гына көлемсерәп)

    Беләм, сизәм, җаным белән тоям: сүземне болай башлау безне, дөм дүрт ятимне тәрбиягә алган Сәгыйть бабама бер дә ошамас иде. Гомерең озын, картлыгың кыска булсын дип гомер иткән, җитмешне сикереп чыккач та урман чикләвеген үз тешләре белән ватып ашаган, гаярь бу авыл аксакалы: әле 76 яшьтә нинди картлык турында сөйләү",...

    Беләм, сизәм, җаным белән тоям: сүземне болай башлау безне, дөм дүрт ятимне тәрбиягә алган Сәгыйть бабама бер дә ошамас иде. Гомерең озын, картлыгың кыска булсын дип гомер иткән, җитмешне сикереп чыккач та урман чикләвеген үз тешләре белән ватып ашаган, гаярь бу авыл аксакалы: әле 76 яшьтә нинди картлык турында сөйләү", - дип пыр-тузар иде. Гомумән, бабам иртә картаюны ялкаулык галәмәте дип саный, аны яман чиргә тиңли иде. Аныңча бөтен начарлык, эчкечелек, сукбайлык, хөсетлек, караклык кебек ямьсез күренешләрнең башы ялкаулыкка барып тоташа. Моны дәлилләү өчен аның мисаллары бихисап иде. Адашып-саташып, хыялланып-хаталанып, бәрелеп-сугылып, тырышып-тарткалашып үскән сугыш чоры балаларына ялкаулык чире янамый, моңа һич кенә дә шигем юк дияргә ярата иде.

    Туган авылы Елышта агротехник, яшелчә бригадиры кебек вазыйфаларны бар көченә тартылып җиккән, җир-Ананың көче-куәте турында төрле риваятьләрне мавыктыргыч, үтемле сөйләгән бу горур, сер бирмәс әйләнә-тирәнең абруйлы шәхесе безнең турыда үзенең сигез баласыннан да ныграк кайгырта кебек иде. Кәефсез, борчулы чагыбызны күрсә: "Әйдә бакчада эшләп алыгыз әле. "Онытмагыз, бакчада эшләү кәефне күтәрә, яшәртә, тәнгә, җанга да сихәт бирә", - дип кабатлый иде.

    Бабам җор, үткен телле, мәкаль-әйтемнәр кушып сөйләргә ярата. Вакыты белән аны аңлап та җиткерә алмыйм. Ул сөйли иде: "Кеше җырсыз яши алмый, дөньяга җырлап аваз, хәбәр сала, җырлап хушлаша". Шунда мин моннан күп еллар элек, әни исән чагында булган вакыйганы искә төшерәм. Бабай әйтә бер көнне: Улым, бар, урам буйлап йөреп чык, малай-кызларны безгә аулак өйгә чакыр. Бәйрәм ясыйбыз.

    -Әни авырта, урын өстендә, - дим. -Бу аңа ошармы соң?

    Сүзгә әбием Мәрьямбикә дә кушыла.

    -Ходай кушып, табын әзерлим. Мул итеп катык ясадык. Бәрәңге, чөгендер пешерәм. Чәй куярмын. Без уйлаштык инде, Хафиз, чакыр яме.

    Кичен өебез кызлар-малайларның көр авазына күмелде. Җырладык, биедек, шаярдык. Менә шунда өйгә сихри, сагышлы моң таралды. Әнием җырлый иде. Балалар таң калган, җыр дөньясына чумган. Әби-бабамның күзләреннән яшь тамчылары тәгәри. Бу әниемнең якты дөнья белән хушлашуы булган икән, озак яшәмәде.

    Бабай үзе көйләп йөрсә дә, кычкырып җырламый. Аягыма аю баскан, тавышсыз калдырган, дип шаярта иде. Ә әбием Мәрьямбикә җырласа, җан кузгала, күңелне җылыта, иркәли иде. Сугыш чорында хөрмәт казанган тракторчы кызлары Тайбә апа, үзе гармунда уйнап, үзе җырлый. Сугышка җырлап киткән балалары - Мирзаҗан, Сабирҗан, Ахунҗан, кияве Гафурбайдан (минем әтием) бары Ахунҗанга гына исән-сау кайту насыйп була. Авылда бригадир булган, соңыннан гаиләсе белән Чаллыга барып төпләнгән Ахунҗан абыйның җыр гомерлек юлдашы булды.

    Инде әби-бабайның озак еллар сер итеп саклаган, үзем өчен һаман да табышмак булып калган бер маҗаралы хәлне искә алмасам һич ярамас кебек тоела. Хикмәт шунда, урамда бабама бер сәләмә киемле хатын очрамаса, бу дөньяда мин инде күптән булмас идем. Ул елны бәрәңге Мишә елгасының теге ягында, фермадан ерак түгел басуга утыртылган иде. Бөтен халык бәрәңге җирендә. Билгеле инде, ут яктык. Ничек инде утлы күмердә бәрәңге пешермисең, - ди. Тик аны карап торасы, бәрәңге янып көлгә әйләнмәсен. Аны карап тору миңа йөкләнгән. Ничек килеп чыккандыр, учак янында кайнашканда үзем дә сизмәстән башта сул кулым, аннан уңы белән утлы күмергә таянганмын. Куллар ут яна, хет каравыл кычкыр. Бармаклар кызарды, кабарды. Кемнеңдер киңәше белән медпунктка йөгердем. Кирәк бит шундый чакта: фельдшер Сабага киткән. Санитарка үзе генә: "Менә бу төймәләрне эч, авыртуың басылыр", - ди ул миңа.

    Печәнлеккә менеп яттым да, бер төймә йоттым, аннан икене, өчне, дүртне... Бүтән берни дә хәтерләмим.

    -Эңгер-меңгердә ишегалдында уянып киттем, ике кулымнан әби-бабай тоткан. Сөт эчертәләр. Косам. Тагын сөт. Тагын косам.

    Эш болай була. Минем юклыкны әби сизеп ала. Эзлиләр, таба алмыйлар. Аптыраган-йөдәгән бабай урамга чыгып йөгерә. Күрүче-белүче юкмы диптер инде. Аңа сәләмә киемле бер хатын очрый. Хәерчедер инде.

    -Улыңны эзлисеңме? - ди ул. - Ашык, печәнлектә ята. Юкса, соңга калуың бар.

    Чынлап та, аз гына ятсам, инде мәңгегә күзләремне йомасым булган икән. Фельдшер шулай дигән.

    Соңыннан ул хатын авылда бөтенләй күренмәде. Бабай таныш-белешләре аша да эзләтте. Юк, эзсез югалды. Үсә төшкәч, мин дә аны эзләп, Теләче якларыннан әйләнеп чыктым. Мине тегендә-монда җибәреп карадылар. Тик файдасыз.

    Атеизмның чәчәк аткан чоры иде. Бабай бу хакта онытырга, берәүгә дә сөйләмәскә кушты.

    Сугыш чоры балаларына тирән хөрмәт һәм ихтирам белән Хафиз ТИМЕРБАЕВ.

    фото: http://www.stihi.ru/2012/05/08/7758

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: