Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мәчкәрә авылы халкы Чыңгыз Айтматовның кайтуын көтеп яшәде

    Танылган язучы, дөнья әдәбияты классигы, сәясәт эшлеклесе, Кыргызстанның Бельгиядәге илчесе булып торган Чыңгыз Айтматовның яртылаш татар икәнлеге хәзер беркемгә дә сер түгел. Хәер, Мәчкәрә халкына элек тә яшерен булмаган ул: Чыңгызның әнисе Нәгыймәнең әтисе - Хәмзә Габделвәлиевның биредә туып-үсүен, сәүдә эшләре белән Урта Азиягә чыгып китүен күпләр белеп яшәгәннәр... Табышу...

    Танылган язучы, дөнья әдәбияты классигы, сәясәт эшлеклесе, Кыргызстанның Бельгиядәге илчесе булып торган Чыңгыз Айтматовның яртылаш татар икәнлеге хәзер беркемгә дә сер түгел. Хәер, Мәчкәрә халкына элек тә яшерен булмаган ул: Чыңгызның әнисе Нәгыймәнең әтисе - Хәмзә Габделвәлиевның биредә туып-үсүен, сәүдә эшләре белән Урта Азиягә чыгып китүен күпләр белеп яшәгәннәр...

    Табышу

    Әмма татарның тыйнаклыгы аркасында моның белән горурланып: "Чыңгыз безнеке дә ул!" - дип, бар дөньяга шаулап йөрмәгәннәр. Айтматовның татарлыгы, нәсел-нәсәбе һәм якташыбыз булуы, бәлки, инде онытылып та беткән булыр иде. Ярый әле моннан 17 ел элек Кукмара музее мөдире Ләбүдә Дәүләтшина Чыңгыз Айтматовның Ишмән шәҗәрәсенә каравын белеп ала һәм җиң сызганып әлеге нәсел йомгагын сүтәргә тотына...

    -Чыңгыз аганың тамырлары Кукмарадан булуын әле музейга эшкә килгәнче ишеткәнем бар иде. Әмма шәҗәрә табылгач та үзенә хәбәр итә алмадым: ул Бельгиядә иде, - ди Ләбүдә ханым. - Якташыбыз, Казандагы милли китапханәнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев белән элемтәгә чыктым. Ул миңа "Идел" журналының 1996 елгы бер саныннан Ренат Габделвәлиевның мәкаләсен җибәрде. Ренат әфәнденең әтисе Шәриф белән Нәгыймә - бертуганнар. Ренатның Кыргызстандагы адресын юнәтергә тотындым. Язучылар Союзы рәисе Фоат Галимуллинга шалтыраттым. Ул исә Кыргызстанга хат язарга киңәш итте... Ә бервакыт күземә газетадан бер өзек чалынды. Анда Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка дин әһелләренең Урта Азиягә сәфәр кылулары турында басылган иде.

    -Барасыгызны белгән булсам, бер әманәт куша идем. Чыңгыз Айтматов белән ничек элемтәгә керергә мөмкин икән? - дидем Җәлил хәзрәткә шалтыратып.

    -Кыргызстандагы Татар-башкорт оешмасы белән Вәлиулла хәзрәт Якупов элемтә алмашты, - диде дә, аның телефон номерын бирде. Шулай итеп, мин Ренат Габделвәлиевның адресын таптым, почта аша хат юлладым. Инде ике айдан без аның белән хат алыша башладык. Шулай итеп, Кукмара һәм Бишкәк арасында күпер салынды, - дип сөйләде Ләбүдә ханым.

    Мирас

    ...Шушы вакыйгаларны күз алдыннан кичереп, Мәчкәрәгә барыш. Бу авылга Айтматов, Үтәмешев, Ишмән турында мәгълүмат җыю өчен күп тапкыр кайткан бар. Ләкин һәр кайту ниндидер яңалык ача, күңелдә йөргән сорауларга җавап таба шикелле. Ничәмә тапкыр ураган Мәчкәрә зиратына бу юлы кабат сугылдым. Авылда бүген өч каберстан исәпләнә. Иң өлкәне шушы - Ишмәннәр нәселе җирләнгәне. Биредә 32 борынгы кабер ташының 23е - Үтәмешевларга карый. Моны галимнәребез Ирек Һадиев белән Раиф Мәрданов районның барлык зиратларына уздырылган экспедиция вакытында ачыклаган булганнар. Димәк, Чыңгыз Айтматовның әби-бабалары да монда күмелгән булырга тиеш. Ләбүдә ханым әйтүенчә, әле башка кабер ташларының да бу нәсел вәкилләренеке булуы мөмкин икән. Эзләнүләр һаман дәвам итә.

    Тау башында утырган зираттан авыл уч төбендәгедәй күренә. Заманында Мәчкәрәне бирегә Балтач районы Бөрбаш авылыннан күченеп, нигез салучы Туктаргали улы Ишмән хөрмәтенә "Ишмән иле" дип йөрткәннәр. Ә бүген авылда бу нәселдән калган өч бина саклана: 1791 елда салынган беренче Җәмигъ мәчете, 1872 елгы икенче Җәмигъ мәчете һәм Гали байларның ике катлы пулат йорты. Ике катлы йортта коррекция мәктәбе урнашса, Икенче Җәмигъ мәчетендә - клуб. Беренче Җәмигъ мәчетендә исә инде ничә еллар төзекләндерү эшләре бара. Киләчәктә, аны беренчел вазыйфасы хәлендә - мәчет итеп файдаланырга исәплиләр.

    -Аллаһка шөкер, дәүләтебез дә, бу нәсел вәкилләре дә, гади халык та мәчетне торгызуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә, - диде авылның имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов.

    Нигез

    Мәчкәрә - элек-электән сәүдәгәрләре, мәгърифәт учаклары белән мәгълүм җирлек. Чыңгыз Айтматовка зыялылык, гыйлемлелек, затлылык сыйфатлары шушы туфракта туып-үскән бабасы Хәмзә, ерак бабалары Үтәмешевлар, Ишмәннәрдән күчмәгәндер дип әйтеп булмый. Чөнки кеше холкына геннар да тәэсир итә бит әле.

    Реклама

    Үтәмешевлар торгызган мәдрәсәнең нигезе генә сакланса, башка байларның йортлары һәм кибетләре һаман сафта тора. Мөнир хәзрәт белән аларның һәммәсен җентекләп карап-өйрәнеп йөрибез. Менә Чыңгыз аганың бабасы Хәмзә яшәгән йорт урыны янына килеп чыктык. Биредә хәзер Хәкимовлар гаиләсе гомер итә. Әлеге йорт хуҗабикәсе Мөнәвәрә ханым безне бәрәңге бакчасына алып чыкты:

    -Элегрәк бакчаның урта тирәсендә иңкү урыннар бар иде. Хәмзәләр нигезе шунда булгандыр. Шушы тирәдә зур алмагач бакчасы, күл булган, - диде ул. Гомумән, авылда кемнән сорасам да, Чыңгыз Айтматовның чыбык очы Мәчкәрәгә тоташуы белән горурлануларын әйттеләр. "Ник исән чагында кайтып килмәде икән?!" - диючеләр дә булды. Үзе дә Чыңгыз ага белән бер нәселдән булган Рәсимә Камалова да шулай ди:

    -Без гомер буе Чыңгыз Айтматовны үзебезнеке дип яшәдек. Элегрәк ул Казанга еш килә иде. Шулчак аны телевизордан күрсәткәндә, авызыннан Кукмара, Мәчкәрә турында да сүз ишетәсе килеп, бертөрле үпкә хисе белән яшәдек. Ичмасам, сүзләреннән булса да күңелгә бер җылы кергән булыр иде. Картаеп беткән әнием дә аны дикъкать белән тыңлап торганы истә. Ә бабам Ибраһим - Үтәмешевлар белән сәүдә итеп йөргән кеше. Бу турыда миңа әтием Гомәр сөйләде, ул бик хәстәрле кеше иде. Ата-бабалардан калган беренчел Ишмән шәҗәрәсе дә безнең өйдә сакланды. Соңыннан әтием аны мәктәп музеена тапшырды. Ә 1968-1969 елларда мәктәп директоры Наумир Сәмигуллин кушуы буенча, тарих укытучысы Фәүзия Абдуллина шәҗәрәгә соңгы буыннарны өстәп, әтидән тулыландыруын үтенде. Әти уллары Раиф һәм Рамилләр ярдәме белән шушы шәҗәрәне өстәп зурайттылар. Аннары әтинең Кыргызстанда сеңелләре яшәде. Ул анда еш барып йөрде. Ләкин Чыңгыз ага белән очрашканы булмады, - дип сөйләде ул.

    Бу авылда Чыңгыз Айтматов турында истәлекләр саклаган Сәрвәр Әхмәтгалиева инде вафат булган. Ул Хәмзәнең ничек итеп Кыргызстанга китеп, сәүдәгәр булып танылуын гомере буе хәтерендә йөрткән.

    -Аның яртылаш татар, өстәвенә якташ булуын белгәч, ник бу турыда чаң сукмадыгыз? Әллә очрашырга теләмәдегезме? Мәчкәрә аны ник онытты? - дип сорадым Рәсимә ападан биредән китәр алдыннан.

    -Заманында репрессиядән куркып яшәгән халыкка нәсел турында сөйләшү тыелган тема булган. Күрәсең, бу безнең буынга да тәэсир иткән. Ә онытты дип ялгышасыз, бездә Чыңгыз Айтматовны оныткан кеше юк! Без аны элек тә, әби-бабайлардан ишетеп, "Азат хатын" журналларыннан укып белдек. Аның кайчан да булса бер кайтасына өметләндек һәм көттек, - диде ул.

    фото: http://www.liveinternet.ru/users/lkormacheva/post252072016/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: