Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мария апаны сагынып...

    Умарта ояларын өй астына төшереп азапланганда, бил тотып алды. "Ух-вах" килеп, өйдә яткан чак. Табибларны беләбез: авыртуны баса торган укол бирәчәкләр дә, шуның белән шул. Хатын да: "Түбән Комарда Мария апа бар бит, барып кайт", - дип киңәш бирде. Көянтә кебек бөгелеп кердем өенә. Урындыкка утыртып, калак сөяге тирәли сыпыра...

    Реклама


    -Анда түгел, Мария апа, билдән авырта, - дим.
    -Беләм, нервларың чәбәләнгән бит, - дип сыпыргалый торгач, әйтеп куйды: тор, биеп йөрсәң дә була инде!
    Торырга куркам, бил тагын да ныграк тотып алыр кебек. Алай да аякка бастым. Авырту юк - сыпырып алды мени!
    Казандагы түрәбез күрешкәндә: "Зинһар кулымны каты кысма, болай да авырта..." - дия иде. Берничә тапкыр Мария апа турында сөйләгәч, минем киңәшне район Башлыгы да хуплагач, килергә булды. Мария апаның күңеленә хуш килсен, дип Кукмарадан икмәк алып киттек. Йомшак куллары белән сыйпый-уа торгач, түрәбез кычкырып ук җибәрде:
    -Кара, җылынып китте бит!
    -Чуалып беткән бит тамырлары. Менә шушы майны сөртеп бәйлә, якын арада авыр эш эшләмә! - Мария апа "тройной" ислемаена тузганак чәчәге салып төнәткән даруын бирде.
    -Менә хикмәт, мин бит Казандагы танылган профессорга йөрим, меңәр сумлык даруларны ике ел кулланам. Бер мизгелдә дәвалады бит Мария апа, -дип юл буе гаҗәпләнде түрәбез. Ай-ваема карамыйча, ресторанга алып кереп үз исәбенә сыйлады да әле.
    ...-Мария апа, кайсы төш ничек авыртканын ничек беләсең син? -дип сорадым бер килүдә.
    -Бармаклар тоя. Нигә аптырыйсың? Әнә, берәү гармун ала да кош кебек сайрата, икенче берәү карандаш ала да гаҗәеп рәсемнәр ясый. Ходай биргән талант инде, -дип куйды.
    Урыны оҗмахта булсын, Мария апаның игелеген бик күп кеше күрде.
    -Ахирәтем белән телефоннан сөйләшсәм дә, тамак авырулары басыла минем, кил әле бер, -дип Түбән Камадагы җиңгәчәм чакырды бервакыт.
    Альмира ханымнарның ике бүлмәле фатирының алгы бүлмәләре керә-керешкә халык белән тулган. Мин ахырдан, кеше таралып беткәч килергә булдым. Күзләрне йомып ятам. Кулын аркадан йөртеп: "Үпкәләрең чиста, бавырың зурая төшкән, бөереңдә ком бар...- дип, сөйләнде дә, - хәзер әзрәк кенә пешергәндәй итәр, курыкма, - дип, бөер турысына бармагы белән басты. Чыннан да, ару гына эсселек тойдым. Кайткач савытка җыелган бәвелгә игътибар итәргә кушты. Болытланып торса - бөердә ком буласы, ком чыкса -таш, имеш. Күзлекне хәзергә кими торырга кушты. Синең, - ди, - күзләрең картаеп бара инде, әмма кайткач табибка күренерсең, күз күрүең яхшырачак. Йөрәк даруларын да эчми торырга киңәш итте. Янәсе, ул биргән энергия белән дару тәэсире тәңгәл килмәскә мөмкин. Күндем, әлбәттә. Биш-алты көн йөрәк турына бармаклары белән баскалый торгач, сул кул буенча гөжләп кан акканын сиздем.
    -Йөрәгеңне туендыра торган кан тамырың әйбәт эшләмәгән синең.
    Шул кичне шәһәр буйлап өч тукталышны дәртләнеп җәяү кайттым. Күзем ике диоптриягә яхшырып, унике-унөч еллап йөрдем әле. Альмира ханымга башка барып булмады, каядыр киткән диделәр.
    Ул вакытларда Рәфыйк Миннекәевның бик популяр чагы. Альмира ханым аның турында: "Газетадагы сурәтенә кулны куеп карадым. Энергиясе бар аның, тик бар кешегә дә ярдәме тимәвенә аптырарга ярамый, кемгә нинди энергия килешә бит", - дип куйды. Мамадыш ягыннан килгән бер егетнең Рәфыйк турында әйткәне бар: "Теләсә ни дисеннәр, Әфганнан кайткан ярам эренләп интектергән иде, Рәфыйкта булгач, аякка бастым".
    Халык табиблары күп хәзер. Шарлатаннары да бар. Аларның заман үзгәргән саен артып торган тариф бәяләре дә бар. Ә мин белгән Мария апа, Рәфыйк, Альмиралар түләү турында берни әйтмәделәр, үзең белеп калдырсаң, каршы да килмәделәр.
    Ходай табигатьне камил итеп яраткан. Тәнгә хәл кертерлек ризыкны кеше үзенең туган төбәгендә таба ала. Чукча, әнә, балык, болан итен чи килеш тә тәмләп ашый, казах - терлекнең туң маен чүмечләп эчә. Халык гомер-гомергә үз тирәлегендә үскән үсемлек-җимешләрдән дәва тапкан. Аның серләре буыннан-буынга күчеп килгән. Эч күтәртү, чүлмәк салу, сөяк-буыннарны утыртучылар, кендек әбиләре һәр төбәктә булып, имчеләр хәзерге табиблар вазыйфаларын үтәгәннәр.
    Үзебезнең Ядегәрдә Галимә апа Рәхмәтуллина бар иде. Күзгә пычкы чүбе керде бит балачакта, һич ачып булмый. Күршедә генә участок дәваханәсе. Фельдшер Гайшә апа күзгә дару салды да чыгарып җибәрде. Юк, күзне тырмавына чыдар әмәл юк. Әнкәм ахирәт адашына җибәрде. Галимәттәй башымны ипләп кенә тотты да, күземне ниндидер йомшак нәрсә белән ялмый башлады, үзе шул арада:
    -Менә, дип тел очындагы чүбемә күрсәтте. Теле белән алган икән!
    Әле шушы арада гына Казанда чыга торган бер газетада игълан басылып чыкты. Ике яшьлек бер сабыйның 5 айлык вакытта ук эче китә башлаган. Һич туктамый икән. Акча түгеп, Түбән Новгород, Мәскәүгә кадәр барып җиткәннәр. Андагы табиблар да чарасыз -диагноз куя алмыйлар. Германиягә барырга киңәш иткәннәр, 500 мең сум түләсәң, бер-бер хәл буласы, имеш.
    Кукмарадагы бер ханым (массаж ясарга, буыннар кертергә, эч күтәрергә әвәс ул) бу хәбәрне укыган да, "соң бит бу эч төшкәннеке, кая, чылтыратыйм әле",- дип газетадагы телефон номерын җыйган.
    -Егылганы юкмы?
    -Юк.
    -Өйдә тагын балаларыгыз бармы?
    -Бар.
    -Алардан сорагыз әле, күтәреп йөргәндә ялгыш төшереп җибәрмәгәннәрме икән?
    Телефонда ыгы-зыгы.
    -... Әйе, булган икән шул.
    -Балагызның эче төшкән булырга тиеш. Тәвәккәлләсәгез, килегез, мин сездән акча сорамыйм...
    Язмам һич кенә дә хәзерге табиблар бакчасына таш ату ниятеннән түгел. Үзебезнең Кукмара дәваханәсендә дә төрле табиблар эшли. Үземне дә: "Йөрмә инде буталып, бетә торган авыру түгел ул синең, - дип, теләми генә кабул иткәннәре дә, аякны чак өстерәп кереп, егетләр кебек йөгерә-йөгерә чыгып китәрлек итеп дәвалаганнары да бар.
    Бер табиб: "Каз алып киләләр дә, каз алып киләләр, тәмам туйдым инде, әле алмасаң үпкәлиләр",- дип зарлана икән. Икенче берсе, алдына рәхмәт йөзеннән каз, коньяк чыгарып куйган авыруга: "Син нәрсә, минем акчага теләсә нәрсә аласың?" - дип ачуланып аткан. Мәзәк - тормыштан алынган гыйбрәт ул дигәнме әле бер олуг зат.
    Үзебез дә гаепле: табиб күзенә яхшырак күреним дип, затлы аракы (!) аннан акча төртә-төртә өметле, сәләтле табибларны бозып, юлдан яздырып бетерәбез бит инде. Пүләнкә (Нократ Аланы) кешеләре соңгы вакытта сөйләшә имеш: "Шул кукмаралылар килеп безнең табибларны аздырып бетерәләр инде, хәзер безнекеләр дә кулга карап тора башладылар". Әйе, хәрәмне бирүче дә, алучы да гаепле диләр. Кайсыбыз гөнаһсыз, әйтегез алайса?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: