Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында мариларны курганнар ясап җирли торган булганнар (+Фото)

    Рудник авылы турысыннан бераз уңга каергач, тимер юл посадкасының аргы ягында "Кырмыскалык" дип аталган үзәнлек бар. Элек без анда җир җиләге җыярга йөри идек. Үзәнлекнең уртасында тирән ерым, ә ерымның икенче ягында артыш куаклары үсеп утырган калкулыклар бар иде. Анда мари каберлекләре, җиләк җыярга ярамый, дип кисәткәннәр иде безне өлкән...

    Рудник авылы турысыннан бераз уңга каергач, тимер юл посадкасының аргы ягында "Кырмыскалык" дип аталган үзәнлек бар. Элек без анда җир җиләге җыярга йөри идек. Үзәнлекнең уртасында тирән ерым, ә ерымның икенче ягында артыш куаклары үсеп утырган калкулыклар бар иде. Анда мари каберлекләре, җиләк җыярга ярамый, дип кисәткәннәр иде безне өлкән яшьтәге рус апалары. Бу турыдан үткәндә абынып егыла күрмәгез, авырып китүегез бар, дип тә өстәделәр. Колхоз малларының да бу калкулыклардан өркүе биредә зират булуын раслаган, чөнки мал-туар үлекләрне сизә икән. Соңыннан үзәнлекнең җиләкле ягында, агачлар утырту өченме, буразналар сыздылар. Шуннан соң бу җирләрне биек үлән басты, аяк астындагы түмгәкләр аша йөрү кыенлашты, җиләк тә табылмый башлады. Шулай итеп, анда бармаганга дистә еллар узды.

    Поч. Кучук авылында яшәүче районыбыз мариларының карты, безнеңчә әйтсәк, баш дин әһеле Моисей Ямбулатов белән сөйләшкәндә әлеге каберлек турында сүз кузгаттым. Бу хәбәр Моисей абыйда зур кызыксыну уятты, бу хакта моңарчы ишеткәне булмаган икән, шуңа күрә барып күрү теләген белдерде. Июнь аеның җылы, кояшлы бер көнендә шунда юнәлдек. Еллар бу урынны нык үзгәрткән: биек-биек агачлар каплап алган. Шулай да калкулыкларны табарга була. Берсен күрүгә үк, Моисей абый дулкынлануын яшермәде.

    -Әйе, чыннан да кабер бу, - диде. - Диаметры кырык, биеклеге сигез метр булыр. Элек бит мариларны курганнар ясап җирләгәннәр. Мәрхүм никадәр дәрәҗәлерәк булса, курган шулкадәр зуррак булган. Ярлыларны гадәттә, гаиләләре әгъзалары, туганнары белән бер курган астына күмгәннәр.

    Эчкәрәк үткән саен без тагын шундый курганнарга юлыктык. Берсе аеруча зур: диаметры алтмыш метр, биеклеге сигез-ун метр чамасы. Әле бит аның җире басылган, гасыр җилләре күпме туфрагын ашагандыр... Димәк, монда гади генә кеше җирләнмәгән. Кемнең җәсәде ята икән биредә? Бәлки, зур башлык яисә бик бай кешедер. Моисей Ямбулатовның әйтүенә караганда, моннан бер мең ел элек Кукмара җирлегендә "Поршут" дип аталган мари кенәзлеге булган. "Пор" - "мари" дигәнне аңлата, "шут" исә "бәхет" дип тәрҗемә ителә икән Кенәзлекнең исемен "Бәхетле язмыш" дип тә әйтергә була, ди.

    Реклама

    -Бу курганнарга да мең ел чамасы, - диде юлдашым.- Районыбыз җирлегендә мари каберлекләре байтак, әмма моңарчы бер курган турында гына белә идем. Ул инде юкка чыккан Кече Кенә авылы янында. Аның диаметры сиксән метр, биеклеге 20-30 метр чамасы. Бер ягы инде тигезләнеп, басуга әйләндерелгән. Анда бик бай мари җирләнгән, дип әйтерлек нигез бар. Риваятьләргә караганда, мәрхүм янына ике арба көмеш салынган. Болай гына түгел, ырым белән. Казып алырга теләүчене зур бәхетсезлек көтә, ул гына түгел, бик күп кешеләр кырылачак, дигән сүзләр телдән-телгә күчеп килә.

    Берәү казып карамакчы булган икән, бу хакта белгәч, шунда ук ниятеннән кире кайткан. Дөрестән дә, кузгатылган каберләрнең, табылган хәзинәләрнең кемгә бәхет китергәне бар? Үлекләрнең каһәрен алу бит бу.

    "Кырмыскалык" янындагы курганнар хәзер моңсуланып утырмаслар. Моисей Ямбулатовның вәгъдә итүенә караганда, көзен биредә Семык бәйрәме - үлекләрне искә алу йоласын үткәрәчәкләр, аларның рухларына догалар багышлаячаклар. Бу бик мөһим мәгълүматны ул районыбыз марилары тарихы турында яза торган китабына да кертергә җыена. Туганнарыбыз кебек якын булган әлеге халыкның тарихына тагын бер ачыш өстәлүе өчен без дә бик шат.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотолары

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: