Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мал бөртекләгәнне ярата

    1960-70 еллар. Үзәк хисап идарәсенең бик көчле эшләгән чоры. Һәр колхозга һәм совхозга җиткерелгән планнар төп канун булды. Бөртекле ашлыкны җыеп алганда иң элек дәүләткә сату планын үтисе. Урып-җыю төгәлләнгәннән соң, мөмкинлекләрен исәпләп, һәр хужалыкка өстәмә сату билгеләнә. План үтәгәннәргә дә җиткерелә бу өстәмә. План үтәлмәсә, хисап идарәсе вәкилләре хуҗалыктагы...

    1960-70 еллар. Үзәк хисап идарәсенең бик көчле эшләгән чоры. Һәр колхозга һәм совхозга җиткерелгән планнар төп канун булды. Бөртекле ашлыкны җыеп алганда иң элек дәүләткә сату планын үтисе. Урып-җыю төгәлләнгәннән соң, мөмкинлекләрен исәпләп, һәр хужалыкка өстәмә сату билгеләнә. План үтәгәннәргә дә җиткерелә бу өстәмә. План үтәлмәсә, хисап идарәсе вәкилләре хуҗалыктагы ашлык амбарларын тикшерә, үлчи. Сатмый чараң юк. Сатсаң, хуҗалык терлекләренә фураж калмый. Фураж булмагач, ит тә, сөт тә юк. Плаксиха авылында урам читләренә (урам киң), элекке аерым хуҗалыкларның амбарлары төзелгән. Безнең колхоз рәисе Габделхак абый Мәүлин чистартылган ашлыкны иң беренче шушы амбарларга тутырттыра иде. Төп амбарларга, страховой фонд белән исәпләп, орлыкка җитәрлек ашлык салына. Уңыш хисапларын да районга берничә центнерга ким күрсәтеп бирделәр. Хәзерге кебек, кабартып түгел. Район вәкиле тикшерергә килгәч, Плаксиха урамын үткәндә, Мәүлиннан: - Бу нинди каралтылар? - дип сорагач, Мәүлин: -Бу аерым хуҗалыкларның чүпрәк-чапракларын, эш коралларын тутыру өчен салынган складлары, - диде. Ул складларны карап та тормадылар.

    Һәр башкарган эш күзәтелә, тикшерелә иде. Районның баш агрономы Әхмәт Шәйхетдиновичның машинасында 2 метрлы үлчәү таягы йөрде. Бәрәңге, чөгендер, яшелчә җирләре үлчәнде. Ул гына түгел, басудагы салам, печән эскертләрен, силос чокырын да хисап идарәсе ревизорлары үлчәп чыкты.

    Фермалардагы маллар даими саналып торылды. Хисапка алынмаган, каплатылган таналар өчен, хуҗалык җитәкчеләренә җавап бирәсе булды. План-икътисад бүлеге башлыгы Миргазиз Хөсәеновның: -Мансур, синнән икътисадчы ясап буламы-юкмы инде, пландагы саннарны түгәрәкли белмисең! - дип, ачуланганы булды. Райком сәркатибе Хәлил Хафизов (авыр туфрагы җиңел булсын), басуга килгәч, миннән контроль суктыру актын сорап алды. Контроль суктырылган басуның уңышы күпме буласын белгәч (ул 25 центнер да 40 килограмм - түгәрәкләгәч -25 центнер), Хафизов:

    -Күрше "Ударник" колхозының икъдисадчысы Әлфинурны да 1 гектардан чыгасы уңышны килограммлап язарга син өйрәткәнсең икән! - дип, язган актымны кире кайтарып бирде. Әлфинур да минем кебек бөртекчән икән, дип уйлаган идем ул вакытта. Ә менә хәзер, гектардан берничә центнер югалса да ачуланучы юк. Элекке елларда хуҗалык җитәкчесе терлекләрне ач итмәс өчен, фуражны янга калдыру әмәлен эзләсә, хәзергеләр һава шары кебек кабартып, "ел ярым, ике еллык" азык әзерлиләр. Чынлыкта, кыш көне ук терлекләргә ашатырга бетә. Бу, бөртекчәнлеккә дә, төгәллеккә дә туры килми.

    Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

    фото: https://yandex.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: