Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Үлем көтеп яшим ди, районыбызда гомер кичерүче 43 яшьлек хатын-кыз

    Кызым белән урамда йөрибез. "Кызың үзеңә ошаган", - дигән тавышка күтәрелеп карамыйча булдыра алмадым. Йөзендә елмаю чаткылары булмаса да, ягымлы булырга тырышкан бер хатын-кыз безне күзәтә иде. "Минем дә сезнең шикелле кызым, бәлки инде оныкларым да булган булыр иде", - дип өстәде ул. Якындагы эскәмиягә барып утыргач, күңелен бушатасы килгән...

    Кызым белән урамда йөрибез. "Кызың үзеңә ошаган", - дигән тавышка күтәрелеп карамыйча булдыра алмадым. Йөзендә елмаю чаткылары булмаса да, ягымлы булырга тырышкан бер хатын-кыз безне күзәтә иде. "Минем дә сезнең шикелле кызым, бәлки инде оныкларым да булган булыр иде", - дип өстәде ул. Якындагы эскәмиягә барып утыргач, күңелен бушатасы килгән бу ханым да безгә таба борылды.

    -Кызым, алай дип дәшкәнгә ачуланма. Гомер буе балалы кешеләргә кызыгып яшәдем. Ходай мине андый бәхеттән мәхрүм итте, чөнки үзем гаепле. Акылсыз булдым, ялгыш юлга кереп киттем, абындым, янәшәмдә кул сузучы булса да, беркемне дә кешегә санамадым. Хәзер менә бөтенесен аңлыйм да бит, тик үткәнгә юл ябык, кире кайтарып булмый, - дип сөйләп китте Сылу апа (исемнәр үзгәртелде.- авт.)

    - Кечкенәдән әллә нинди идем мин. Кеше белән аралаша, юньләп сөйләшә алмадым. Шуның өчен үземә-үзем бик ачулы идем. Кемгә охшап шундый булганмындыр, әти-әнием дә андый түгел иде. Дусларым да булмады, ул егетләрне әйтәсе дә юк. Ләкин яшь чакта уйныйсы-шаярасы да, сөясе сөеләсе дә килә бит.

    Мәктәпне тәмамлап, шәһәргә эшкә урнашырга дип чыгып киттем. Тегү фабрикасына эшкә урнаштым. Әкренләп, дуслар да табыла башлады, үземне тормыш баскычыннан күтәрелгәндәй тойдым. Дус кызларым җай чыккан саен бәйрәм ясау, я булмаса, кичке клубларга баруны чамалап кына торалар. Берсендә мин дә иярдем боларга. Болай өйдә ятсаң, карт кыз булып калырсың, дигән сүзләре куркытты бугай. Төнге клубка керер алдыннан Роза мине үзе янына чакырып алды да: "Син бит безнең бик оялчан кыз, хәзер синнән стерва ясыйбыз. Андыйларга егет халкы тиз "каба", - дип, миңа ниндидер он шикелле әйбер бирде. - "Иснә! Тизрәк! Хәзер кызлардан калабыз". Үрнәк күрсәткәндәй, үзе ялт кына иснәде дә, төреп, чит кеше таба алмаслык җиренә тыгып та куйды. Шуннан соң нишләп йөргәнемне хәтерләмим, ләкин миңа ул көнне бик рәхәт булды. Үземне беренче мәртәбә кирәкле кеше итеп тойдым.

    Хәзер ул рәхәтлекне сиңа сөйләп утыру мәгънәсезлек булыр иде. Шул кыска вакытлы мизгелгә мин бөтен тормышымны, сәламәтлегемне, туачак балаларымны, әти-әниемне, туганнарымны алыштырдым.

    Әлеге төн минем өчен ак үлем дөньясына бер адым булды. Башта күпләр шикелле, кызык өчен генә, бәйрәмнәрдә генә куллансам, тора-бара наркотиксыз бөтенләй яши алмый башладым. Күңел ачулар күбәеп китте, иртән эшкә торып булмый, шулай итеп эштән дә кудылар. Берничә мәртәбә ташларга талпынып карадым, икенче эшкә урнаштым, бер ир-ат белән яши башладым. Ул тәртипле кеше иде, ике мәртәбә балага узсам да, таба алмадым. Ахырдан, табиблар бала таба алмыйсың, дип диагноз куйдылар. Бу - "рәхәтлектә" яшәвемнең нәтиҗәсе иде. Соңгы мәртәбә "ычкынуым" әти белән әни юл фаҗигасенә очрагач булды. Әти шунда ук җан биргән, әни ике атна комада ятып, якты дөнья белән хушлашты. Гаиләдә мин бер бала булганлыктан, барып таяныр кешем калмады. Соңгы еллардагы кыланмышларымнан бөтен туганнар туйган, миннән ваз кичкәннәр иде инде.

    Авырлыклардан чыгу юлын бары тик наркотикларда гына күрдем. Иремә рәхмәт. Ул мине күпме коткарырга тырышты, соңыннан кул-аякларым йөрмәс дәрәҗәгә җиткәч, хастаханәгә алып барып тапшырды. Ике елга якын урын өстендә яттым.

    Реклама

    Мине бу юлга өндәүчеләр бәхетле булдылар: берсе яшь вакытта ук, икенче дус кызым 7 яшьлек кызын, ирен калдырып үлеп китте. Роза гаиләсе булса да, наркотикларсыз яши алмады. Ә мин менә "җан асрыйм".

    Бу як кешесе түгел мин, танышларымның, якыннарымның күзләренә карап яши алмадым, күчеп киттем. Сызланмаган, авырмаган бер көнем юк. Нишләп миңа Ходай шундый озын гомер бирде икән дим. Миңа бит инде 43 яшь, бер мәгънәсез гомер кемгә кирәк соң?! Кылган гөнаһларым өчен биргән газапларны кичереп бетермичә, бу дөньялардан китеп булмас инде, дип тә уйлыйм.

    Исемемне, кем икәнемне кешегә әйтмә, кызым, төртеп күрсәтеп сөйләүләреннән куркам, әмма мин күргәннәрне, якыннарыма кылган начарлыкларымны кешегә сөйлә. Гыйбрәт булсын, яшьләр ишетеп аңласын иде. Яшьлек ничек яшәсәң дә үтә икән ул, ә менә картлыгы килгәч, бик яман шул.

    Сылу апа башыннан үткәннәрне сөйләгәндә йөрәгем кысып-кысып куйды. Түзә адәм баласы михнәткә, ә менә рәхәтлектә озак яши алмый. Ниндидер "батырлыклар" эшлисе килә башлый, һаман нәрсәдер җитми аңа дигән уйлар башымны әйләдерде.

    - Кайда яшисез соң, торыр урыныгыз бармы? - дип соравыма каршы, теләмичә генә: "Яхшы кешеләр бар бит ул", - дип җавап бирде.

    Карап торышка, чыннан да, бик олы күренгән бу ханымның үлем, картлык турында сөйләве бер дә гаҗәп түгел шикелле. Ләкин аңа 43 кенә яшь икән бит әле. Үзе әйтүенчә, гомерендә бер бәхетле көне булмаган, инде яшәүдән туйган Сылу апаның шундый хәлгә калуына кем гаепле соң?! Дусларымы, җәмгыятьме, әти-әнисеме? Әллә инде дөньяның матурлыгын күреп куанмаган, булганына шөкер итә белмәгән, мин көчсез дип, җиңел юлны сайлаган Сылу үземе?!

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: