Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Лельвижда эшли беләләр

    Вахитов исемендәге хуҗалык районда беренчеләрдән булып игеннәрне урып-җыюны төгәлләде. Җәй коры килүгә карамастан, һәр гектардан уртача 30 центнердан күбрәк уңыш җыеп алынды. 40-47шәр центнер ашлык суктырылган басулар да булды. Һәр шартлы терлеккә исәпләгәндә 35 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Әле кукурузны җыеп аласы бар, анысының да уңышы яхшы, сабакларның озынлыгы 2...

    Реклама

    Әлеге хуҗалык составындагы Лельвиж агрофирмасында да, кайсы гына тармакны алсаң да, тәртип, оешканлык күзгә ташлана. Узган шимбәдә биредә үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашучылар моңа тагын бер кат инанып киттеләр. Чыннан да, аларның хуҗалык итү, яшәү рәвешләре күпләргә өлге булырлык. Гомуми хуҗалык буенча 7 айда 127 миллион сум табыш алынса, шуның 63 миллион сумы лельвижлылар өлешенә туры килә. Аның 20 миллион сумын саф табыш тәшкил итә. Хезмәткә инде июль ае өчен исәп-хисап ясалган. Хезмәт хакы эшләнгән сәгатьләргә карап түгел, җитештерелгән продукциядән чыгып түләнә. Бүген һәр сыердан көнгә уртача 25 килограмм сөт савыла икән, димәк, терлекчеләрнең хезмәт хаклары да югары дигән сүз. Шуңа да аена 17-18 мең сум алган савымчылар бар диюләре хактыр. Көнгә 45-50 килограмм сөт биргән сыерларны да күрдек. "Искра", "Веснушка" дигән матур кушаматлар йөртүче сөтлебикәләр икән болар.
    Күп җирдә терлек асрау малга булган азыкны ашату белән генә чикләнсә, биредә бу мәсьәлә фәнни нигездә хәл ителә. Елына 6-7 мең килограмм сөт биргән малдан продукцияне күпләп арттырып булмаганлыгын аңлап, алар Ленинград өлкәсенә барып, иң яхшы терлекчелек комплексларының тәҗрибәсен өйрәнеп кайтканнар. Андагы зоотехниклар да бирегә килеп өйрәтеп киткәннәр. Шуның нигезендә алар рационны төрле азык өстәмәләре белән баетканнар, хәзер биредә сыерларның физиологик халәтенә, продуктлылыгына карап, һәр группа өчен аерым азык хәзерләнә. Билгеле, азык өстәмәләре өчен шактый суммалар чыгарырга туры килә, ләкин чыгымнар үзен аклый. Сөт җитештерү узган елның шушы чорына караганда 4 тоннага арткан. Абзарларда тиешле микроклимат, яктылык булдыру өчен тәрәзәләрне, түбәләрне үзгәртеп корганнар. Нәсел эше югары дәрәҗәдә алып барыла. Яшь маллар өчен шартлар да кечкенә баланы тәрбияләгәннән ким түгел. Кыскасы, булганы ярап торыр әле дигән караш юк биредә, кайдан нинди файда алып була, нәрсәне яхшыракка үзгәртергә мөмкин - барысы да эшкә җигелә. Җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр, авыл интеллигенциясе - барысы да уртак нәтиҗә өчен тырышалар.
    -Иң артта калган, авыр хәлле хуҗалык иде бу элек. Вахитов исемендәге хуҗалыкка кушылгач, аякка бастылар, хәзер хәтта кайбер күрсәткечләре югарырак та. Бу беренче чиратта җитәкче факторына бәйле. Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов та, Лельвижны җитәкләүче Рәис Хөсәенов та үзләрен халык мәнфәгатен кайгыртып яшәүче саллы җитәкче итеп таныттылар. Тиешле дәрәҗәдә оештыру, хезмәт кешесенә игътибар булганда эштән тәмам бизгән халык та кузгала, иртәгәге көне өчен ышанычы арта. Биредә дә шул хәл күзәтелде, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, лельвижлыларның хезмәтенә олы бәя биреп.
    Күптән түгел биредә агрофирма җитәкчеләре булып, басуларда эшнең барышы белән танышып киткәннәр иде. Аннан соң үткән санаулы көннәр эчендә кырлар бушап калган. Бер эш тә чиратка куелмаган, ашлык суктырылуга, саламы җыеп алынган, җире эшкәртелгән. Көзге чәчүгә дә басулар хәзерләп куелган. Техника күптән әзер, чәчүне 4 көндә башкарып чыгу күздә тотыла. Ә эштән бушаган башка төр техника саклауга куелган. Инде тагылма машиналарның күбесе төзекләндерелгән дә. Сокланмый һич мөмкин түгел: барысына да җитешәләр, эшләре майлаган арбадай тәгәри. Хезмәткә тиешенчә түләнгәч, кадрларга да кытлык юк. Социаль мәсьәләләр дә уңай хәл ителә. Шушы көннәрдә Югары Чура зиратын чистартып, картайган агачларны кисеп, профнастил белән әйләндереп алдылар. Лельвиж мәктәбенең яшелчә бакчасын, чәчәккә күмелгән ишегалдын күреп тә таң калдык. Өстәмә табыш алу өчен дуңгызлар да асрыйлар икән.
    Әйе, Лельвижда эшли беләләр, тир түккәннең әҗерен дә күрәләр.

    Рәсемнәрдә: савымчылар Раиса Капитонова, Светлана Демьянова; мастер-көйләүче Владимир Порфирьев, тракторчы Юрий Чернов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: