Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Күз яшьләре өстенә корылган бәхет дәвамлымы?

    Иртән иртүк чыгып киткән Искәндәр һаман юк. Кайда йөридер шулай соңарып. Кичке мал-туарлар да каралмаган. И, гомерләре үтте инде Гүзәлнең шуның кайтканын көтеп. Үтте Искәндәр Гүзәлнең үзәгенә, ай үтте! Әнә бит, иртә белән чыгып киткәндә дә: "Бәхәстән гарык. Кайда булды икән элегрәк күзләрем?!" - дип битенә генә түгел, җанына төкереп...

    Иртән иртүк чыгып киткән Искәндәр һаман юк. Кайда йөридер шулай соңарып. Кичке мал-туарлар да каралмаган. И, гомерләре үтте инде Гүзәлнең шуның кайтканын көтеп. Үтте Искәндәр Гүзәлнең үзәгенә, ай үтте! Әнә бит, иртә белән чыгып киткәндә дә: "Бәхәстән гарык. Кайда булды икән элегрәк күзләрем?!" - дип битенә генә түгел, җанына төкереп чыгып китте. Их, яшь чакта үзе дә ялгышты шул. Менә хәзер шуның кайтканын көтеп утыр инде. Нәрсә җитмидер: ашы пешкән, чәе кайнаган, киеме юылган, мунчасы ягылган. Бер аек көне булмаган шул ирнең нәрсәсенә кызыккандыр?

    Ул вакытта Гүзәл ирдән аерылган ялгыз хатын иде. Үзләренең авылындагы кибеттә сатучы булып эшләгән чагы. Беренче тапкыр кибеткә кергән Искәндәргә ул бер күрүдә гашыйк булды. Искәндәр өйләнгән, өч баласы булу да куркытмады аны. Шул вакытта ук: "Бу ир минеке булачак", - дип күңеленә җим салып куйды. Ничек итсә итте, ай ярымнан Искәндәрне гаиләсен ташлаттырып үзенә йортка кертте. Шулай итеп, Искәндәр күрше авылда, Гүзәл йортында яши башлады. Өч баланы ятим иткән Гүзәлгә авыл халкы бик ачулы иде. Хатыннар гына түгел, хәтта исерек ирләр дә кибеткә кереп тә карамыйлар, аракы алыр өчен генә дә хәтта күрше авыл кибетенә баралар. Көндәлек кирәкле әйберләр дә сатылмагач, Гүзәлне кибеттә озак тотмыйлар, күмәк хуҗалык ашханәсенә эшкә урнаша ул. Әмма икенче көнне бу эштән китәргә мәҗбүр була. Механизатор ирләр җыелып хуҗалык рәисенә керәләр: "Без ул пешергән ашны ашарга җирәнәбез, икенче кеше куегыз", - диләр. Гүзәл бөтенләй эшсез калгач, тилгән чебешне саклаган кебек, Искәндәрне саклап йөри башлый. Ирнең авылдашын очратып сөйләшеп торганын күрсә дә, яннарына барып, кара тавышлар чыгара. Искәндәрнең аңа әйтмичә авылга барып балаларын күреп кайтканын ишеткәч, Гүзәл тәмам чыгарыннан чыга, ачуыннан чыдаша алмый, көнләшүдән шартлар дәрәҗәгә җитә. Көн дә төн дә үзәгенә үткән көнләшүләрдән туйган ир вакытында өенә кайтмый да башлый.

    Менә бүген дә көтеп-көтеп тә ире күренмәгәч, ачуына чыдаша алмаган хатын, эчен бушатырга дип, күршесе Мөнәвәрә әбисенә керде. Давыл кебек атылып кергән хатынның төкерекләрен чәчә-чәчә, иреннән зарланганын карчык бүлдерми генә тыңлап торды. Пулеметтан аткан кебек тыкы-тыкы килеп, кызулана-кызулана үзенең эчен бушатып бетерде дә Гүзәл, киңәш көтеп Мөнәвәрә әбисенә текәлде. Күрше карчыгы сүзне нидән башларга белмичә бер мәл тын торды. Аннан каты итеп тамагын кырып куйды. Кырыс сүз ишетәсен аңлап, Гүзәлнең эче "жу" итеп китте.

    -Кеше ирен тартып алган хатынга нинди киңәш бирергә дә белмим инде, - диде дә Мөнәвәрә әби, туктады. Аннан тагын тамагын кырып куйды да сүзен дәвам итте. -"Мин сөяргә хаклы!" - дип сөрән саласың. Сүз дә юк, хакың бар. Әмма хак белән хакның да аермасы бар бит. Шушы гомер яшәп бер генә кешенең дә кеше яры белән бәхетле булганнарын күргәнем дә, ишеткәнем дә булмады. Үзең үк әйтеп торасың бит: "Квартирантым бүген тагы күренми әле", - дип. Ул синеке түгел, бары синдә квартирант кына. Кеше ире шулай була ул, балакаем. Бүген синеке булса, иртәгә хатыны янына кайтып китә. Йөрмә газап чигеп, җибәр син Искәндәрне. Кайтсын гаиләсенә, хатын белән балаларын үстерсеннәр. "Мин чибәр", - дип масаясың, чибәрлек үзе генә берни тормый, җаваплы мәхәббәт булмаса. Гүзәл, минем сүзләр белән килешергә тырыш, Искәндәр сине яратмый һәм яратмаячак та, чибәрме, юкмы ул хатынын ярата, балаларын сагына. Ходайдан язган булса, үз насыйбың чыгар. Язмышыңа язылган булса, башыңны ташка орсаң да ялгыз калачаксың. Сөймәгәнгә сөйкәлмә, дигән әйтем юкка гына әйтелмәгәндер. Җибәр, эзләмә аны, ул синеке булмады һәм булмаячак та.

    Өметсезлеккә бирелгән Гүзәл:

    -Киткәндер инде, кайтмас инде, бөтенләй киткәндер - дип уфтанып алды.

    Икесе дә бераз тын утырдылар.

    -Әй, ник чукынып китми шунда. Кеше ире өчен кайгырып, йөрәгемне бозып утырмыйм әле. Ул китте дип дөнья бетми лә. Чыгыйм әле, малларымны карыйсым, сыерымны савасым бар. Бакчадагы чәчәкләрем суга тилмереп утыралардыр. Аларга су сибәргә кирәк. Шаулап чәчәк аткан розаларыма кызыгасылары бар әле, бар - дип сөйләнә-сөйләнә Гүзәл өенә йөгерде. Җил-җил атлап чыгып киткән күршесе артыннан Мөнәвәрә яратып карап калды.

    -Кеше фикеренә колак салып, үзенә нәтиҗәләр ясый белгән кеше кабат ялгышмый. Кызыгасылары бар әле диме? Кара син аны, - дип елмайды Мөнәвәрә.

    Фәридә ХИСАМОВА

    фото: http://gurallar.blogspot.com/2013/09/blog-post_4107.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: