Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Күз яшьләре аша көләм, үпкәләмим язмышка, ди җирле шагыйрә Кәүсәрия Галиуллина

    Шигъри күңелле кешеләр күп ул дөньяда. Ләкин һәр сүзең белән күңелеңне, йөрәгеңне ак кәгазь битләренә ачып сала алу сәләте бик азларга бирелгәндер, минемчә. Газетабыз битләрендә үзенең шигъри тәлгәшләре белән укучыларны сөендерүче Кәүсәрия Галиуллина әнә шундыйлардан. -Березняк авылында дөньяга килгәнмен мин, кечкенәдән табигатькә гашыйк. Чишмәләрнең чылтырап агуын, кошлар сайравын һәрвакыт таң...

    Шигъри күңелле кешеләр күп ул дөньяда. Ләкин һәр сүзең белән күңелеңне, йөрәгеңне ак кәгазь битләренә ачып сала алу сәләте бик азларга бирелгәндер, минемчә. Газетабыз битләрендә үзенең шигъри тәлгәшләре белән укучыларны сөендерүче Кәүсәрия Галиуллина әнә шундыйлардан.

    -Березняк авылында дөньяга килгәнмен мин, кечкенәдән табигатькә гашыйк. Чишмәләрнең чылтырап агуын, кошлар сайравын һәрвакыт таң калып тыңлый идем. "Сандугачлар кунып сайрый тәрәздәге челтәргә", дип язылган беренче шигырем дә юкка гына табигать турында булмагандыр. Әни белән ишегалдында ял итеп утырганда туды бу шигырь юллары. Әниемнең аптырап: "Кызым, бездә челтәр дә юк бит, каян килде бу башларыңа?" - дигәне әле дә хәтеремдә, - дип искә ала Кәүсәрия ханым. - Сугыш чоры баласы булганга, бала чагымны сагынып искә алырлык түгел. Әтиемне бөтенләй хәтерләмим, сугыштан кайтмаган. Әнием 33 яшендә тол калып, безне - дүрт баласын тәрбияләп аякка бастырган. Өскә, аякка кияргә булмаганлыктан, укырга кар яуганчы гына йөри ала идем. Кар бетеп, җир чыгуга тагын яланаяк йөри башлый идек. Ул вакытта аяк туңулар шулчаклы үзәккә үткән, исемә төшкәч, хәзер дә тәннәрем чемердәп куя.

    7 сыйныфны укып бетергәч, Кәүсәрия апа Кукмарага киез итек фабрикасы каршындагы ФЗУга укырга керә. Ул вакытта әниемне, туганнарымны сагынып яшәү иҗатымны үстерүгә зур этәргеч булгандыр. Иҗатымның яшьлек, мәхәббәт, сагыну турындагы беренче татлы җимешләре шушы чорда туды, ди ул.

    Күп авырлыклар күреп, ятимлек ачысын татып үскәнгәме - шигырьләрендә дә ниндидер сагыш, моңсулык чагыла аның. Авыр минутларда күңелне юатырлык, яшәү ямен югалтып, юлдан тайпылган чакларда сабак булырлык шигырьләре дә бик күп. Нәсел-ыруында иҗат кешеләренең булмавы, Кәүсәрия апага бу талантны Ходай үзе биргәндер дип уйларга җирлек бирә.

    -Табигатьнең гүзәллеген тасвирларга, тормыш, газиз кешеләребез - әниләр турында язарга яратам, кайчагында фәлсәфәгә дә кереп китәм. Заказ буенча түгел, күңелем ни куша, шуны ак кәгазьгә төшерәм, - ди ул. Шигырьләренең газетабыз битләрендә дөнья күрә башлавына да инде 30 ел булган. Бу елларда җитәкчеләр тарафыннан Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнгән, иң мөһиме - иҗатына битараф булмаучыларны таба алган ул. Күпьеллык хезмәтен туплап, китап чыгару турында хыяллана икән районыбыз шагыйрәсе.

    Хәзерге вакытта 400ләп шигырь авторы булган Кәүсәрия Галиуллина Манзарас авылында яши, яше барган саен тагын да канатланып иҗат итә. Янәшәсендәге терәге - тормыш иптәше белән 4 баланы олы тормыш юлына аяк бастырганнар, инде оныклар, оныкчыклар тәрбиялиләр. Яшьлегендә газаплар чоңгылында йөзсә дә, Кәүсәрия апа бүгенге тормышыннан бик канәгать.

    Авырлыклар килгән саен

    Сылтап булмый ялгышка.

    Күз яшьләре аша көләм,

    Үпкәләмим язмышка, дигән шигырь юллары шул турыда сөйлидер, мөгаен.

    Гөлия НУРИЕВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: