Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кызым, син ни хәлдә?!

    Кукмара кызы Регина Фәйзуллина белән күптәннән таныш идек. Университетның дүртенче курсында белем алганда безне - бер төркем Кукмара кызларын - беренче гимназиягә практика узарга җибәрделәр. Кемгәдер - алтынчы, ә кемгәдер җиде, сигезенчеләр эләкте. Мин исә бишенче сыйныфларга билгеләндем. Берсеннән-берсе кечкенә малай-кызлар арасында Регина да бар иде. Үзенең шаянлыгы, шуклыгы, белемгә...

    -1993 елгы район газетасында бер язма бар. Аның төп герое, ягъни язмыш кочагына ташлап калдырылган кызчык мин булам. Балалар йортыннан алып үстергән, үз балаларыдай якын күргән әти-әниемә район газетасы аша рәхмәт әйтәсем килә, - дигәч, ни әйтергә дә белми, каушап калдык.
    Тиз арада архивыбызда сакланучы, саргаеп, битләре таушалып беткән 1993 елгы төпләнмәнең 10 июль санында басылган, ташландык бала турындагы "Кызым, син ни хәлдә?!" дигән язманы эзләп таптык. Үзебез укыйбыз, ә тамакта төер, күзләрдә яшь...
    Регинаның үтенечен ирештергәнче журналист Гөлгенә Фәхретдинованың 20 ел элек язылган әлеге мәкаләсен газетада кабатлап бастырырга булдык (исемнәр барысы да үзгәртеп бирелгән).
    Бy сабый туганда ук көтеп алынган, тансык, кадерле бала булмаган. Иренең сүзенә каршы килергә базмаганга гына (әллә башка сәбәпләр беләнме?) аны тудырырга ризалашкан яшь хатын өчен ул дөньяга килгәненең беренче көненнән үк артык йөк, кирәкмәс бер мәшәкать булып калган. Шулай да, сабыена күкрәк сөтен имезгәндә, елаганда юатканда, тирбәтеп йоклатканда ана күңелендә бу балага карата берәр җылы хис уянды микән - шуны беләсе иде. Юктыр, аз гына булса да күңелендә мәхәббәт һәм шәфкать хисе яшәсә, 6 айлык сабыен буш өйдә берүзен калдырып чыгып китә алмаган булыр иде ул. Баланың үрсәләнеп елавына түзә алмаган күршеләре кереп, аны үзләренә алып чыкканнар, юатканнар, ашатканнар.
    Илдар белән Рәсимәнең уртак гаилә тормышы мәхәббәт, бер-берсен аңлау, хөрмәт итү белән башланып киткәндерме - анысы миңа караңгы. Тик аның башка гаиләләр кебек тәртипле, тату-тыныч булмавы гына билгеле. Яшь килен йорт эшләренә күңел салмаган, баласы тугач, аны тәрбияләү белән юньләп шөгыльләнмәгән. Ире дә шактый эчкәләргә яраткан. Мондый өйдә җылылык, иминлек буламы соң? Шуңа да бу гаилә тормышы озакка сузылмаган. Алты аена кадәр баласын ничек кирәк шулай караган Рәсимәнең шуннан артыкка түземлеге җитмәгән - көннәрдән беркөнне беркемгә бер сүз әйтмичә, баласын ташлап туган авылына китеп барган. Берникадәр вакыт үткәннән соң, кире әйләнеп кайткан да, тагын китеп барган (монысында бөтенләйгә). Яңадан әйберләрен алырга килгәндә дә кызының хәле, киләчәк язмышы белән кызыксынмаган. Әйтерсең, бу бала бөтенләй булмаган да. Ярый әле, әти кеше азрак мәрхәмәтлелек күрсәтә - кызны балалар йортына илтеп тапшыра. Ә икенче тапкыр өйләнгәч, ул аны яңадан үзенә алып, 2нче балалар бакчасына урнаштыра. Ләкин аның да аталык бурычы шуның белән төгәлләнә: атналар буе баланы бакчадан килеп алмыйлар, алып кайтсалар, яңадан китергәндә кызның өс-башы пычрак, үзе юынмаган, чәчләре таралмаган була. Тәрбиячеләр үзләре аның бит-кулларын, киемнәрен юып, чәчләрен тарап тәртипкә китереп торалар. Әти кеше атналар буе күренмәгәндә тәрбиячеләр хәтта аның өенә барып та сөйләшеп карыйлар. Ләкин бу сөйләшүләрнең нәтиҗәсе генә булмый. Көннәрнең берсендә болай да әти-әнисенең кагылуына дучар булган кызчыкка тагын бер бәхетсезлек килә. Иртән бакчага килгәндә үк кызның авыртып торуын сизгән тәрбиячеләр, аны җентекләп тикшереп караганнан соң, баланың аягы сынуын белеп алалар. Шунда ук аны шифаханәгә озаталар. Озак-озак шифаханәдә ятканда да әти-әнине балаларының хәле кызыксындырмый. Берсе дә килеп ягымлы сүзен әйтми, башыннан сыйпап юатмый. Сәламәтләнеп кайтып, яңадан балалар бакчасына йөри башлагач та, хәлләр яхшыга үзгәрми. Ә тора-бара баланы бакчадан алудан бөтенләй баш тарталар. Чөнки Илдар даими рәвештә эчүчелек белән шөгыльләнә, эш урынын еш алыштыра. Үги ана да ул кызчыкны кирәксенми.
    -Үз әнисе бар бит, шул карасын. Әтисенә дә кирәк түгел ул бала, - дип үз-үзен юата ул.
    Нәтиҗәдә сабый яңадан шифаханәнең балалар бүлегенә килеп эләгә.
    Ә бу вакыт эчендә "әни" кеше нәрсә белән шөгыльләнә соң? Кияүгә чыкканчы ук җиңел тормыш алып барган, спиртлы эчемлекләр кулланганы өчен 18 яшенә кадәр балигъ булмаганнар арасында тәртип бозуларны бетерү һәм кисәтү бүлегендә исәптә торган Рәсимә, кызын ташлап киткәч тә, тәртипсез яшәвен дәвам итә. Эчә, беркайда да эшләми. Исерек хәлендә берничә тапкыр эчке эшләр бүлегенә дә эләгә. Шулай да көннәрнең берсендә үзенең ире һәм кызы барлыгын "исенә төшерә" һәм никахны өзү, баланы үзенә кайтаруларын сорап судка гариза яза. Үзен баласыннан мәҗбүри аерылган, аны үз янына алдырырга теләгән бәхетсез ана итеп күрсәтергә тырыша. Ләкин ул чакта суд алар арасындагы никахны өзсә дә, Рәсимәнең яшәү рәвешен, үз-үзен тотышын, кызга карата мөнәсәбәтне исәпкә алып, баланы әтисе карамагында калдырырга карар бирә. Ләкин соңыннан күренгәнчә, әти кеше дә өметләрен акламый. Икенче тапкыр булган судта инде Илдар белән Рәсимә икесе дә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә. Алар әле икесе дә яшьләр, холык-гадәтләрен, яшәү рәвешләрен үзгәртсәләр, киләчәк гомерләрен бәхет-сәгадәттә уздырырлар, бәлки. Балалары да булыр. Кем белә, бәлки аларны чын ата-ана була белеп үстерерләр, бәхетле дә итә алырлар. Тик менә беренче балалары - үзләре ташлап, ятимлеккә, бәхетсезлеккә дучар иткән кызлары исләренә төшәрме, йокысыз төннәрдә аның билгесез язмышы йөрәкләрен сыкратмасмы? Бу баланың гомере әле яңа башлана. Озын гомер юлында яхшы күңелле изге кешеләр күп очрар. Дөньяга килгәннән бирле әти-әни мәхәббәтеннән мәхрүм калган сабыйга кайчан да булса бәхет кояшы елмаер әле. Сау-сәламәт килеш үз балаларыннан баш тарткан адәмнәргә дә Ходай үз җәзасын бирми калмас. Башкача булуы мөмкин түгел.
    Әйе, өч яше дә тулмаган, әмма шушы кыска гына вакыт эчендә күпне күрергә өлгергән Регинага, чыннан да, бәхет елмая. Кукмарада яшәүче Миңлефәүзия һәм Мөбарәкҗан Фәйзуллиннар аны үзләренә балалыкка алалар, тиешле тәрбия, ата-ана назы биреп, кадерләп, сөеп үстерәләр. Регина Кукмара беренче гимназиясен тәмамлап, Казан театр училищесына укырга керә, кулына диплом алып, Зур Кукмара авылы мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаша. Бүгенге көндә читтән торып КФУның филология факультетында өченче курста белем ала. Узган ел Регина үзенең сөйгәне, Зур Кукмара авылы егете Рәзилгә тормышка чыкты. Кызының туена берничә көн кала әнисе аңа гомере буе йөрәк түрендә саклап йөрткән серен ача. Әлеге мизгелләрдә 22 яшенә кадәр "үзенеке"ләр дип уйлаган әти-әнисенең бөтенләй чит-ят кешеләр булып чыгуын ишетүнең ни дәрәҗәдә авыр булганлыгын Регина бер үзе генә белгәндер...
    -Компьютер каршында утыра идем, әни яныма килде дә: "Балам, укып кара әле, нинди аянычлы язмыш", - дип, саргаеп беткән газета кисәген кулыма сузды. "Кызым, син ни хәлдә?!" дигән язмага күз йөртеп чыккач, тетрәнеп куйдым. "Син ул кыз урынында булсаң, нишләр идең?" - дип тә сорагач, бөтенләй коелып төштем, - ди Регина. - Туу турындагы таныклыгымда "повторно" дигән язу, медицина карточкасының беренче бите ертып алынган булгач, күңел түрендә барыбер ниндидер шик йөри иде. Кечкенә вакытымда урамда уйнаган җиремнән "син - ятим", дип елатып та керткәннәре хәтердә. Аннары никах алдыннан кешеләрнең: "Фәүзия асрамага алган кызын кияүгә бирә икән", - дигәннәрен ишеттем. Ләкин боларның барысы да коры шикләнү генәдер, дип үземне юата идем. Әнинең соравыннан соң, ятим, алып үстерелгән бала булуыма бернинди шигем калмады һәм аны тынычландырып: "Минем хәзер сезгә карата булган хөрмәтем икеләтә артты", - дип күкрәгемә кыстым. Ул көнне әти-әнием белән озаклап елаштык, аңлаштык. Әнә шулай итеп, мин үзем турындагы дөреслекне бары тик 20 ел узганнан соң гына белдем.
    Үзләренең йөрәк пәраләреннән баш тарткан затларны җир йөзе ничек күтәрәдер, белмим. Мине дөньяга китергән әни кеше Кукмара районының бер авылында яши, өченче тапкыр кияүгә чыккан, әти кеше исә өченче хатыны белән Казанда гомер кичерә икән. Үз гомерләрендә беркайчан минем белән кызыксынмыйлар, бер тапкыр килеп тә карамыйлар бит алар. Әни дигән кеше мине алты айлык вакытымда ташлап чыгып китә, әти исә үзе үстереп карый, әмма булдыра алмый, өстәвенә үги әни берөзлексез кага. Хәтта аягымны сындырып, дәваханәгә эләгәм. Ул вакытта мине алып үстергән әти-әнием, үз балалары булмаганлыктан, ятим бала алу өчен чиратка баскан булалар. Минем турыда ишеткәч, үзләренә бирүләрен сорап, әти кеше янына баралар, әмма ул: "Кызны алты елга гына бирәм, аннары кире кайтарырсыз", - дип әйтә. Әлеге сөйләшүдән соң әниемнең күңеле бераз сүрелсә дә, мине оныта алмый. Үги әни өстемнән бикләп киткәч, көннәр буе тәрәзәгә капланып елавымны күреп үзәге өзелә аның, кызганып, кечкенә форточка аша мине тәмле әйберләр белән сыйлый торган була. Салкын тидереп тагын дәваханәгә эләккәч, әти кеше миннән баш тартып гариза яза. Әти-әнием, тиз арада тиешле документларны әзерләп, мине үз йортларына алып кайталар. Аларга башта авыр ияләнгәнмен, әни беркайчан янымнан китмәгән, әмма әтине чит иткәнмен. Үз әтиемнеке сыман мыек үстергәч кенә аны "әти" дип йөгереп барып кочаклаганмын.
    Тапкан ана түгел, баккан - ана, диләр. Бик дөрес сүзләр. Мин бик рәхәттә үстем, һәрвакыт игътибар үзәгендә булдым, матур киендем, тәмле ашадым. Кайбер балалар үз әти-әниләреннән дә күрмәгән назны күреп үстем - боларның барысы өчен дә газиз кешеләремә мең-мең рәхмәтлемен. Әгәр дә мине тудырган әти-әнием гаиләсендә тәрбияләнсәм, хыялымдагы уку йортына кереп белем алу түгел, мәктәпне дә тиешенчә тәмамлый алмаган булыр идем. Исерткеч эчемлектән башканы күз алдына китермәгән ата-анадан нинди тәрбия, нинди якты киләчәк көтәргә мөмкин?!
    Кадерләп үстереп, олы тормыш юлына чыгаручылар - "Сәфәр" кибетендә эшләүче әнием Фәүзия, район үзәк дәваханәсендә шофер вазыйфасын башкаручы әтием Мөбарәкҗанга мәңге бурычлы мин. Сау-таза булсыннар, озын-озак яшәсеннәр иде. Килен булып төшкән йортта да әти-әнием Зөбәйдә белән Рамил мине үз кызларыдай якын күрәләр. Аларга да рәхмәтем чиксез. Кайгы-хәсрәт безнең гаиләләрне читләтеп узсын, бәхеткә, шатлыкка күмелеп яшәргә Ходай насыйп итсен иде.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: