Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кызыл чүәкләр

    Иртәнге кояш нурының тәрәзәдән йөзен иркәләгәненә уянып китте Луиза. Кәефе бик күтәренке иде аның. Күтәренке булмаска, бик матур төш күрде ул бүген. Әбисе Хәбибә керде аның төшенә, түм-түгәрәк күмәч бирде ул аңа. Берәр шатлык-куаныч, сөенеч көтсә, гел әбисе төшенә керә аның. Бүгенге төшен дә яхшыга юрады ул. Шулай булмыйча, гомере...

    Реклама

    ...Луизага биш-алты яшьләр тирәсе иде. Әнисе Китәк авылыннан өр-яңа чүәкләр алып кайтты аңа. Чүәкләр кып-кызыл төстә, аягыңа киюгә, үзләреннән-үзләре биеп торалар иде. Шушы яңа матур чүәкләрен киеп, Луиза әбиләренә таба юл алды. Әбиләре күршедә генә яшиләр. Әтисе янәшәдәге урынга йорт җиткереп, башка чыккан. Шуңа күрә әти-әниләре эштә чакта ике йортка да күз-колак булып тору Хәбибә әбисе җилкәсендә. Эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел, бер генә минут та тик тормый ул. Ике гаиләнең балаларын карау өстенә, ашарга пешерү, тавык-чебешне барлау дисеңме, җитмәсә, киленнәр икесе дә участок хастаханәсендә эшлиләр, төнге дежурга да бик еш калалар иде.
    Менә бүген дә әбисе ашарга пешерү белән мәшгуль. Луиза аларга килеп керүгә, Мирзанур абыйсының улы Марат аның янына килеп җитте: "Әйдә, су буена барабыз, әби үземне генә җибәрми", - дип тәкелдәргә тотынды. Марат читтән карап торсаң бик кызык ул. Үзенә өч кенә яшь булса да, гәүдәгә шактый калку. Шул калкулыгы өстенә әле түм-түгәрәк тә ул. Аны яратып иңе-буе бер диләр. Атлап йөргәндә аны беркем дә атлый дими, Марат тәгәри генә диләр. Анысы Луизаның үзенең дә буе зарланырлык түгел. Шулай булмый ни, Ишәмәтләр нәселеннән бит алар. Авылда Ишәмәт нәселе көрәшчеләре белән, гәүдәгә зур булулары белән дан тота. Бабалары Гыйльмөхәммәт тә, Маратның әтисе Мирзанур да, Ленузаның әтисе Әхмәт тә баһадир гәүдәле ир-атлар.
    Әби үз эшләре белән мәшгуль булган арада Луиза белән Марат капкадан чыгып юк та булдылар. Икәүләшеп су буена юл алдылар алар. Бу, мөгаен, җәйнең иң матур көне булгандыр. Бөтен дөнья тып-тын, җилнең әсәре дә юк, бөтен җирдән ниндидер бик тәмле бал, чәчәк исе килә. Су буенда үсүче таллар үзләренең ябалдашларын суга кадәр игәннәр, әйтерсең, эссе көндә әлсерәгәннәр дә, су эчеп кинәнәләр. Тыкрыктан төшүгә асылмалы басма бар. Әлеге басма иң яраткан урыннары аларның, чөнки ул үзеннән-үзе атынчык кебек атына.
    Тәкелди-тәкелди тыкрыктан төшеп килүче Марат белән Луизаны күреп, су буенда балык тотып утыручы абыйсы Зөлфәт аларга ымлап шауламаска кушты, имән бармагын ирене янына китереп:
    -Тсс, тавышланмагыз, бала-чагалар, балыкны куркытасыз, - дигән булды. Һи, кыланчык, Луизадан ике-өч яшькә олырак Зөлфәт, янәсе, абый кеше, аны тыңларга кирәк. Луиза абыйсына игътибар да итмичә, өр-яңа чүәкләре белән басмага керде. Чүәкләр үзләреннән-үзләре тыпырдап, сикереп торалар иде. Кыз басмада скакалка сикерергә тотынды. Әй, кинәнеп тә сикерде инде ул, ике аяклап та, бер генә аягына басып та сикерде. Ләкин һич көтмәгәндә бер аяктан чүәк салынып та китте, басмадан түбәнгә таба очып, шапылдап суга төшеп тә чумды. Бу көтелмәгән хәлдән Луиза чырр итеп елап та җибәрде. Үзе елый, үзе такмаклый:
    -Төшеп китте, төшеп китте!
    Шул арада басманың теге башында сөйләшеп торучы Гайшәбикә, Фәнзилә, Хашига апалар чабып килеп:
    -Нәрсә булды, нәрсә төшеп китте? - дип сораша башладылар. Луиза нәрсә төшеп киткәнен әйтер хәлдә түгел, үксеп-үксеп елый, үзе һаман:
    -Төшеп китте, төшеп китте,- дип такмаклавын гына белә. Шул арада балык тотып утыручы Зөлфәт алан-йолан каранды да:
    -Марат төшеп китте! - дип кычкырды. Чынлап та туп кебек тәгәрәп йөрүче Марат су буенда юк иде.
    Су буендагы апаларның күзләре маңгайларына менде. Шул арада алар, борыннарын кысып тотып, суга чумдылар. Су өстендә киң итәкләре генә зонтик кебек кабарып торалар. Бер-ике минут үтүгә алар башларын калкытып:
    -Юкмы? - дип сораштылар да, тагын чумдылар. Шактый эзләгәч, апалар ардылар, судан чыгып, шундагы ямь-яшел чирәмгә утырып сөйләшә башладылар:
    -Һай, аллам! Мирзанур белән Розага ничекләр әйтик?!
    - Хәбибә апа белән Гыйльмөхәммәт абзый нәрсә дияр?!
    -Шушының кадәр генә судан да тапмадык бит?!
    Апаларның өсләреннән, чәчләреннән шыбырдап су ага, төсләре беткән. Күршеләргә коточкыч авыр хәбәрне ничегрәк җиткерергә дип кайгырышалар алар.
    Шул арада Зөлфәтнең:
    -Марат! - дип кычкырганы ишетелде.
    Өсләреннән шыбыр-шыбыр су агып торучы өч хатын үз күзләренә үзләре ышанмадылар: тыкрыктан майкасы кыскарып киткәнлектән ачык бүксәсен ялтыратып, кулына каймак яккан ипи тотып әкрен генә тәгәрәп Марат төшеп килә иде. Ул арада шатлыктан ни әйтергә белмәгән хатыннар аны урап алдылар:
    -Марат, энем, син чынлап та суга төшеп китмәдеңмени?
    -Юк, мин суга аягымны да тыгып карамыйм бит, алайса, әби ачулана.
    Басма башында һаман үксүеннән туктый алмаган Луизаны Фәнзилә апа тынычландыра башлады:
    -Луиза, балакаем, елама инде. Марат энең исән-сау бит, ходайның биргәненә шөкер! Син нигә елыйсың соң?
    -Мин Марат өчен еламыйм бит. Минем яңа чүәгем суга төшеп китте.
    Булган вакыйганың асылын аңлаган хатыннар бот чабып көләргә тотындылар. Луиза аның саен көчлерәк үртәлеп елавын дәвам итте. Гайшәбикә апа:
    -Әйдә, бер чүәк өчен елап торма. Иң мөһиме - башыгыз исән. Чүәкне тагын алырсыз да кайтырсыз, - диде.
    Зөлфәт, Луиза, Марат әкрен генә тыкрык буйлап өйләренә киттеләр. Әбисенең таба бәрәңгесе дә, кайнар кабартмасы да, тынычландыруы да тәэсир итмәде Луизага, аның кәефе күтәрелмәде. Кич йокларга яткач та күз алдыннан кып-кызыл чүәкләре китмәде аның. Иртән дә кәефсез уянды кыз. Су буена да төшәсе килмәде аның. Болдырга чыгып утыруга, күзе кайсы кайда таралып яткан аяк киемнәренә төште, караса, бер почмакта чүәкләрнең икесе дә аны көтеп торалар иде. Луиза үз күзләренә үзе ышанмады, сөенече эченә сыймады. Төш түгелме дип хәтта үзен-үзе чеметеп тә карады. Аннан чүәкләрен күтәреп, әбисенә чапты. Оныгының ашыга-кабалана сөйләвен әби көлемсерәп тыңлап торды, яратып аркасыннан сөйде. Чүәкләрне исә иртән Хәбибә әби су буеннан табып, юып алып кайтып куйган иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: