Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кызыл Чәчәк әле һаман үткән гасырда яши

    Районыбызда Кызыл Чәчәк дигән авыл барлыгын күпләр белмидер дә әле. Хәер, Нырья җирлегенә керүче 65 кешелек әлеге удмурт авылын үзебез дә көч-хәл белән эзләп таптык. Торак пункт икәнен күрсәтүче мәгълүмати тактасы да күзгә чалынмады хәтта... Сатып алган утын кадерле ...200ләп метр сикертмәле басу юлыннан кергәннән соң, авылның иң өлкән кешеләренең...

    Районыбызда Кызыл Чәчәк дигән авыл барлыгын күпләр белмидер дә әле. Хәер, Нырья җирлегенә керүче 65 кешелек әлеге удмурт авылын үзебез дә көч-хәл белән эзләп таптык. Торак пункт икәнен күрсәтүче мәгълүмати тактасы да күзгә чалынмады хәтта...

    Сатып алган утын кадерле

    ...200ләп метр сикертмәле басу юлыннан кергәннән соң, авылның иң өлкән кешеләренең берсе, берьялгызы яшәүче - Елизавета Назарова йортына тукталдык. Без кергәндә әбекәй тәрәзә янында вакытлы матбугат белән танышып утыра иде. Кулындагы гәҗитнең "Хезмәт даны" икәнен дә белгәч, и сөендек инде, үзеңнеке-үзәктә, күңелгә аеруча якын бит...

    -Аллага шөкер, гәҗит-журналларны күзлексез укыйм. Районныкын бигрәк тә яратам, бер җөмләсен дә калдырмыйм. Безне язмыйсыз, дип бераз ачуланып та алмакчы идем әле үзегезне, минем уйларымны укыгандай, килеп тә җиткәнсез, - дип шул арада урыныннан кузгалып, кулына чәйнеген алды әбиебез. - Сөбеханалла, 85ен тутыра димәссең дә аны, хәрәкәтләре җилдәй җитез!

    Пөхтәләп җыештырылган, матур итеп мендәрләр тезеп куйган карават читенә утырып, тарих эченә "чумдык". Сөйләр сүзләре бигрәк күп җыелган иде әбекәйнең.

    -Безнең авылга иң беренчеләрдән булып Иске Кенә авылыннан Константин Андреев һәм тагын берничә гаилә килеп урнашкан була, - дип башлады ул үзенең сүзен. - Басу тулы кып-кызыл вак чәчәк үскәнлектән, авылны Кызыл Чәчәк дип йөртә башлыйлар. Аннары колхозга да шундый ук исем бирәләр. Күмәк хуҗалык кырларында арыш, бодай чәчәләр иде. Көзге муллыкны чалгы, урак белән җыеп алган вакытларны әле хәзер дә хәтерлим. Фермада атлар, таналар асрыйлар иде, умартачылык белән шөгыльләнделәр. Әкренләп берсе дә калмады, эш урыннары булмагач, авыл халкы да кайсы-кая юл алды. Йортлар саны да сирәкләнеп, бармак белән генә санарлык калды хәзер.

    Елизавета Назарова тумышы белән Иске Юмья авылыннан. Финляндия якларына чыгып китәргә мәҗбүр булалар алар. Әтиләрен сугышка алганнан соң, әниләре кочагында бер малай, ике кыз кала.

    -Абыебыз Ленинградта барган чолганышлар вакытында ядрә кыйпылчыгы тиеп, әни исә туган якка кайту юлында вагонда үлделәр, - дип искә ала ул газиз кешеләрен. - 1936 елгы сеңлем Екатерина белән дә аерылдык. Икебезне ике балалар йортына җибәрделәр. Әти сугыштан кайткач, мине килеп алды үзе. Әмма Катяның язмышы ничек булып беткән, исән калганмы ул, юкмы, әйтә алмыйм. Күпме эзләсәк тә, табылмады ул. Моннан ике ел элек Вятка Аланында яшәүче бер туганыбыз "Көт мине" тапшыруына да хат юллап караган иде, файдасы гына булмады...

    Иртә белән миченә яккан булса да, өе шактый салкынча иде тыл ветеранының. Үзе әйтмешли, сатып алган утын кадерле, аны саклап тотасы шул, кыш корсагы озын...

    -Электр плитәсендә чәй кайнатып, аш пешергәч, өем шактый җылына. Азык-төлекне Ош.Юмьядан атнага ике тапкыр китерәләр, алардан алам. Кукмарадан да алып килеп саталар. Гәҗитләрне, пенсия акчасын Роза исемле почтальон кыз өләшә. Бик әйбәт ул, рәхәтләнеп сөйләшәбез аның белән, - ди Елизавета апа.

    Үзенә иптәш, кулга эш булсын, дип ике сарык, өч тавык һәм бер әтәч асраучы Елизавета ханым белән саубуллашып, юлыбызны дәвам иттек. Урамга кадәр чыгып, кул болгап озатып калды ул безне.

    "Ярый әле Александр бар"

    Халыкның борчу-мәшәкатьләрен уртаклашып, булган проблемаларны булдыра алганча хәл итәргә тырышып, авылның киләчәге өчен янып-көеп яшәүче кеше ул Александр Михайлов.

    -Проблемалар бик күп бит авылыбызда. Йортларга зәңгәр ягулык кертелмәгән, су юк, юл турында әйтмим дә инде. Язгы-көзге пычракларда урамның бер ягыннан икенчесенә чыгарлык түгел, авылга керә торган басу юлыннан бөтенләй йөреп булмый. Бу хакта кайда гына язмадык та, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек инде, нәтиҗәсе генә юк, - дип өзгәләнә өч бала атасы.

    Александрның өлкән улы Казанда, кызы 10нчы сыйныфта, ә төпчеге Лубян урман көллиятендә укый икән. Тимер юлда эшләп, авыруы нәтиҗәсендә икенче төркем инвалидлык алган ир үзе дә көч-хәл белән йөри. Әмма авырлыклар алдында сыгылып төшә торганнардан түгел ул.

    -Ярый әле Александр бар. Тизрәк аңа йөгерәбез. Беркайчан ярдәменнән ташламый ул, рәхмәт аңа, - ди авыл халкы.

    -Авылның киләчәге - яшьләрдә, дибез. Әмма биредә кемнең төпләнеп каласы килсен соң? Башлангыч мәктәп үз эшчәнлеген вакытлыча туктатканнан соң, клуб итеп үзгәрткәннәр иде. Әмма хәзер аның да утын өзеп киттеләр, - ди Александр. - Армия хезмәтеннән ике егетебез кайтырга тиеш иде, алар да монда озак тормас инде. Яшьләр өчен авылда бернинди мөмкинлек тә булмагач, акрынлап нәсел тамырлары да өзеләчәк бит...

    "Безгә юл кирәк"

    Авылдан сигез бала Нырья һәм Саба районының Иштуган мәктәпләрендә укый. Аларны әти-әниләре иртә белән зур юлга озата чыга, кичен каршы ала.

    -Яз-көз ашыгыч ярдәм чакыртасы булса, янгын чыкса, безнең авылга бөтенләй кереп җитә алмыйлар бит алар. Кыш көннәрендә дә юлыбыз көрәлми, үзебез трактор табып, юлны ачтырабыз. Без бит асфальт юл сорамыйбыз, вак таш җәелсә дә, бик яхшы булыр иде. Үзебезне үксез, бөтенләй беркемгә кирәксез итеп хис итәбез, - диләр алар.

    Суны чиләк-көянтәләп коедан ташый, сатып алып ел әйләнәсе җитәрлек утын әзерли Кызыл Чәчәк авылы халкы. Телефоннары бар үзе, әмма яшьләргә Интернет челтәре дә кирәк бит әле...

    -Мин Нырья мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ижевск педагогия институтында укыдым. Удмурт теле укытучысы мин. Хәзерге вакытта гаиләм белән әниләрдә яшибез. Безгә дә заман җилләре кагылып, Интернет кертсеннәр иде, - ди Роза Павлова.

    Аларның да автомат кер юу машиналарында гына кер юасылары, краннан су агызасылары, кыйммәтле машиналарда җилдерәселәре, төймәгә генә басып өйләрен җылытасылары килә. Мөмкинлекләр тудырмый торып, авылның үсүенә, киләчәге барлыгына да өметләнеп булмаячак бит...

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: