Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кыр эшләренә хәзерлек темпын арттырырга кирәк

    Быел яз февраль аенда ук юлга кузгалды. Аның иртә килүе игенчеләр өчен бик уңайлы булмаса да, табигатькә каршы килергә җай юк. Шуңа кыр эшләренә хәзерлек темпын арттырырга гына кала. "Исток Агро" агрофирмасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә шундый бурыч куелды. Зур Сәрдек машина-трактор паркының буеннан буена язгы кыр эшләрендә катнашачак техника тезелгән....

    Быел яз февраль аенда ук юлга кузгалды. Аның иртә килүе игенчеләр өчен бик уңайлы булмаса да, табигатькә каршы килергә җай юк. Шуңа кыр эшләренә хәзерлек темпын арттырырга гына кала. "Исток Агро" агрофирмасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә шундый бурыч куелды.

    Зур Сәрдек машина-трактор паркының буеннан буена язгы кыр эшләрендә катнашачак техника тезелгән.

    -Авыл хуҗалыгы машиналары тулысынча ремонтланды. Чәчү комплексларының тракторлары да төзек, тагылма машиналарына запас частьлар алу өчен инвестор акча бүлеп бирде, тиз арада аларны сафка бастыруга керешәчәкбез. Механизаторлар җитәрлек, бер елны да читтән кеше эзләгәнебез юк. Кыр эшләрен үз көчебез белән башкарып чыгабыз, - дип хәзерлек торышы белән таныштырды агрофирманың генераль директоры урынбасары Заһит Төхвәтуллин.

    Бу төбәк халкы, никадәр һөнәрле булса да, язгы-җәйге сезонда авыл хуҗалыгында эшләргә дә мөмкинлек таба. Оештыру җитәрлек булса, алар таулар күчерергә сәләтле. Әмма соңгы елларда хуҗаларның, җитәкчелекнең гел алышынып торуы, киләчәккә билгесезлек эш нәтиҗәсендә чагылыш тапмый калмады. Менә шул кимчелекләрне төзәтү өчен, булган мөмкинлекләрне барлап, язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыгарга кирәк. Терлекчелекнең ничек эшләве игенчелек тармагына бәйле бит.

    -Өч фермада барлыгы 1278 сыер асрала. Тәүлегенә 14 тонна сөт җитештерәбез. Терлек азыгы бар, ләкин сыйфат дәрәҗәсе аксый. Безгә быел бик яхшы сыйфатлы 27 мең тонна сенаж белән силос салырга кирәк. Шул чагында гына көнлек сөтне 18 тоннага җиткерә алачакбыз, - ди Заһит Төхвәтуллин.

    Сатарлык сөт булса, бүген бер агрофирма да кайдан акча юнәлтергә дип аптырап яшәмәс иде. Ә акча кирәк - хезмәт хаклары түләмичә, кешедән эш таләп итеп булмый. Салымнарны вакытында күчереп бармасаң, аларны киләчәктә пенсиясез дә калдырачаксың дигән сүз. Техникага запас частьлар, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары алу өчен дә терлекчелек тармагыннан көн саен акча кереп торуы кирәк. Быелгы кыр эшләренә минераль ашламалар алу өчен республикадан 1 миллиард сум акча бүленеп бирелде. Ягулыкка да бераз ташлама булачак. Әмма чыгымнарның иң зур өлеше авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үз өсләренә төшәчәк. Эленке-салынкы йөргән, җирдә юньләп уңыш үстерә белмәгән, булган азыгын да малларга тиешенчә эшкәртеп ашата алмаган агрофирмаларның тагын да җитмәүчелек сазлыгына батачакларына шик юк. Яхшы уңыш үстерү өчен сыйфатлы орлык чәчәргә кирәк - ел саен бу хакта кат-кат искәртелсә дә, инвестор карамагындагы агрофирмаларда моңа тиешле игътибар җитми. Үзәкләштерелгән тәртиптә кайтарылган чәчүлек материалның сыйфаты да күп вакыт көтелгән нәтиҗәне бирми. Шуңа кайбер басуларда ашлык урынына чүп үсә. Ә бит яхшы орлыкны читтән эзлисе юк. Вахитов исемендәге хуҗалыкның, әнә, сату өчен югары репродукцияле бер мең тонна орлыклары бар.

    -Районда орлык белән тәэмин ителеш 112 процент булса да, аның яртысыннан күбрәге - массакүләм репродукцияле. "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыклар яхшы орлыкны читкә сатып бетергәнче, үзебезгә алып калырга кирәк. Бүгеннән үк хәстәрен күрә башлагыз, - дигән бурыч куйды район җитәкчесе Сергей Димитриев.

    Бүген районыбыз узган елның шушы чорына караганда 17 тонна күбрәк сөт сата. Терлекләр саны, үрчем, ит җитештерү буенча да үсеш күзәтелә. Игенчелек елы да уңай нәтиҗә бирсә, күрсәткечләр тагын да югарырак булыр иде.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: