Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кузбасста яшәүче якташыбыз Кукмараны сагына

    -Бер-ике данә "Хезмәт даны" бирә алмассызмы? Мин Кемерово өлкәсенең Березовский шәһәреннән идем, - дип, беркөнне редакциягә зәвыклы итеп киенгән бер татар абые килеп керде. Илдус Хисамбиев Березовский типографиясендә 40 ел буе баш бухгалтер булып эшли. Тамырлары белән Кукмара һәм Мамадыш районнарыннан. Кукмарага инде 20 ел кайтканы булмаган. Ниһаять, кырык эшен...

    -Бер-ике данә "Хезмәт даны" бирә алмассызмы? Мин Кемерово өлкәсенең Березовский шәһәреннән идем, - дип, беркөнне редакциягә зәвыклы итеп киенгән бер татар абые килеп керде.

    Илдус Хисамбиев Березовский типографиясендә 40 ел буе баш бухгалтер булып эшли. Тамырлары белән Кукмара һәм Мамадыш районнарыннан. Кукмарага инде 20 ел кайтканы булмаган. Ниһаять, кырык эшен кырык якка ташлап, туганнарын барларга юлга чыккан. Ә маршруты исә мондыйрак: Кемерово-Төмән-Кукмара-Мамадыш-Яр Чаллы-Казан-Кемерово... Үзе белән таныштырган арада тиз генә карта өстендә исәп-хисап кылдым: Кытай, Монголия чикләрендә урнашкан Кемерово белән Кукмара арасы 2733 чакрым икән.

    -Кемеровога ни сәбәпле, кайчан барып чыктыгыз соң? - дип кызыксындым иң элек кунактан.

    -Сәяхәтче гаиләдән мин. Кукмараның Түбән Өскебаш авылында туып-үскән әнием Наҗия 18 яшендә Донбасска шахтага чыгып киткән. Мамадыш районының Олыяз авылы егете - әтием Котдус белән алар шунда танышканнар. Мин Донбасста дөньяга килгәнмен һәм бер яшем тулганчы без инде Түбән Тагилга барып чыкканбыз. Ә 7 яшемдә без Олыязга кайттык. Тагын өч елдан Кукмарага күчендек. Биредә мин татар мәктәбендә укып алдым. Аннары без Кузбасс шахтасына китеп, Березовский дигән шәһәрдә төпләндек. Миңа ул вакытта нибары 12 яшь иде. Әмма Кукмара гомер буена минем өчен кендек каны тамган җир булды. Мин биредә татар теленә өйрәндем.

    -Димәк, сез Кемеровога татар рухын алып килүчеләрдән дә булгансыз?

    -Бәлки... 8 ел элек: "Әйдәгез, татарлар, нишләп кул кушырып утырабыз? Оешыйк, эшлик", - диештек тә, Березовский тарихында беренче тапкыр Сабан туе уздырдык, "Салават күпере" дигән милли ансамбль, "Дуслык" татар мәдәни үзәге оештырдык. Татарча көрәш буенча күчмә "Себер кубогы"н да без нигезләдек. Әмма проблемаларыбыз турында аерым бер китап язарлык: "Иртыш моңнары", "Себер йолдызы" кебек атаклы бәйгеләр җиңүчесе булган әлеге ансамблебез инде өлкәнәйде, гармунчысы юк. Катнаш никахлар күбәйде. Яшьләр татар телен белми. Милли сәясәткә тартылмый. Татарлар бүген бик пассив, киләчәкләре өчен борчылмыйлар. Билгеле, моңа акча мәсьәләсе дә килеп кушыла. Уч төбендә эшләп китерсәң - бөтенесе бәйрәменә дә, табынына да килергә әзер...

    -Ник татар байларын җәлеп итмисез, әллә алар анда юкмы?

    -Эшмәкәрләр, күренекле шәхесләр дә җитәрлек. Тик аларның бер өлеше татар тормышы белән кызыксынмый. Ә шулай да без "Березовская" шахтасы директоры Альберт Салиховка (аның хатыны Кукмарадан), Кемерово районының элекке җитәкчесе, "Колмогоровский бройлер" кошчылык фабрикасының директорлар шурасы рәисе Марат Кәлимуллинга бик рәхмәтле. Алар безнең оешмага даими ярдәм итәләр. Мин хәзер җирле татарлар турында мәгълүмат туплыйм. Үземә инде шактый ачышлар ясадым. Катастрофалар медицинасы үзәге директоры урынбасары Илгиз Галиев, гер күтәрү буенча СССР чемпионы Фоат Сафиуллин, шахтер-рекордчы - Галимхан Мәгъсүмов (ул да Кукмарадан), Березовский мәчетен төзетүче - эшмәкәр Рәшит Зелендинов, Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев та әнисе ягыннан - татар кешеләре икән. Ләкин Аман Тулеев татарларга уңай мөнәсәбәттә булса да, татарлыгын бик белгертми. Чөнки әнисе Мөнирә урыска кияүгә чыккан һәм Аман шул мохиттә үскән. Кемеровоның "Мөнирә" үзәк мәчетен дә әнисе хөрмәтенә ул төзеткән. Ләкин бу турыда үзе ләм-мим.

    -Кемеровода татарлар белән бәйле тагын ниләр бар?

    Реклама

    -Элек-электән Себер җирендә яшәгәнгә, халкыбыз өчен бу яклар чит булмаган. 1906-1907 елларда Казан татарлары, мишәрләр шушы якка Столыпин реформасы нәтиҗәсендә күпләп күченгән. Мәсәлән, Туйла дигән зур гына татар авылы әнә шулай барлыкка килгән. Ә заманында Җылы чишмә авылы җирлегендә оешкан "Азат Себер" дигән атаклы колхоз да бар иде. Хәзер дә бу авылларда яшәүчеләр татарлыгын онытмаска тырыша. Тагын Кемерово өлкәсенең төп халыклары рәтенә телеутлар һәм шорлар керә. Березовский шәһәреннән ерак түгел Юрты-Константиновка дигән калмак авылы бар. Өлкә Сабан туенда шушы авылдан катнашучыларның чыгышлары шактый кызыклы була. Үзләрен калмак дисәләр дә, алар саф татарча җырлыйлар, сөйләшәләр. Шулай ук, шәһәребездә мәчет, татар-мөселман зираты бар. Березовский шәһәре хакимияте татар үзәге өчен 5 ел элек ташландык бер бина да биргән иде. Аны торгызу өчен миллион сумнар кирәк. Шуңа күрә без шәһәрдә төзелеп килүче Спорт сараен көтәбез. Ул сафка баскач, югарыдагылар белән килешеп, биредә милли музей, спорт секцияләре, төрле түгәрәкләр эшләмәкче булабыз. Киләчәктә укытучы табып татар теле дә укытырга ниятлибез.

    -Кукмараны күргәч, күңелегезгә нинди уйлар килде?

    -Үзгәргән Кукмара... Катлы йортлар, адым саен кибетләр калыккан. Шәрә таулар да яшелләнгән. Бистә үскән, матурайган, тик моның бәрабәренә авыллар да бушаган. Аннары үзәк урамнарда юллар, җәяүлеләр сукмакларын төзекләндерү кирәклеге дә күзгә ташланды. Боз, бассейн үзәкләре булуы сөендерде.

    -Монда кайтып төпләнергә исәбегез юкмы соң?

    -Андый хыялым бар иде. Тик ул хыял булып калды инде. Мин үзем гаилә кормадым. Әмма янәшәмдә туганнар булгач, үземне ялгыз тоймадым: бертуган сеңелемнең балаларын татарчага өйрәттем, татар рухында тәрбияләдем. Татарлар белән кавыштырдым. Хәзер оныклары белән шөгыльләнәм. Аллаһка шөкер, нәселебез дәвамчылары өчен бернинди борчу-үкенечем юк.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илдус әфәнде, Кукмарага тагын кайтыгыз!

    -Очрашулар насыйп булсын, рәхмәт! Җаегыз булса, Березовскийга рәхим итегез!

    Кемерово өлкәсендә бүген 2 миллион 742 мең 450 кеше яши, шуның 70 меңе - татарлар. Березовскийда исә 50 мең кешенең 1500е - татар. Шуларның зур өлеше - Кукмарадан. Районыбыздан татарлар бу якларга егерменче гасыр башында, шахтада эшләү нияте белән барып чыкканнар.

    Редакциядән: Илдус әфәнде моннан соң "Хезмәт даны" газетасының һәр санын укый алачак, газетаның электрон вариантын аның өенә интернет аша җибәреп барачакбыз.

    Исегезгә төшерәбез: читтә яшәүче туганнарыгыз "Хезмәт даны"н укып барсын дисәгез, редакциягә аларның электрон адресларын хәбәр итәргә кирәк. Айлык язылу хакы - 30 сум.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: