Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Кулыма яман шеш диагнозын тоттыргач, 90 га җитәм әле мин, дидем”

    Интернетта Казан кызы Айгөл Мөхәммәтдинова белән дуслаштым. Айгөлнең ашказанында соңгы дәрәҗәдә яман шеш икәнен белдем. Дуслары, якыннары аны дәвалау өчен акча җыя башлаган. Башта Айгөл чит ил табибларына мөрәҗәгать итә. Ә алар мондый диагнозлы кешене алмыйлар. "Дә­валаудан файда булмаячак",- ди­ләр. Ә ул бу сүзләргә игътибар да бирми. - Кулыма диагнозымны...

    Интернетта Казан кызы Айгөл Мөхәммәтдинова белән дуслаштым. Айгөлнең ашказанында соңгы дәрәҗәдә яман шеш икәнен белдем. Дуслары, якыннары аны дәвалау өчен акча җыя башлаган. Башта Айгөл чит ил табибларына мөрәҗәгать итә. Ә алар мондый диагнозлы кешене алмыйлар. "Дә­валаудан файда булмаячак",- ди­ләр. Ә ул бу сүзләргә игътибар да бирми.

    - Кулыма диагнозымны тоттырдылар. 15 минутлап шул кә­газьгә карап утыргач: "Мин авырмыйм. Сау-сәламәтмен. Әле миңа яшисе дә яшисе, 90 га җитәм әле мин", - дидем. Шул минутта үземә беркайчан да үлем турында уйламаска, еламаска дип әмер бирдем. Шулай эшләдем дә. Танышларым аша Мәскәүдәге онкология клини­каларының берсенә эләктем. Башта алырга теләмәделәр. Операцияне дә тынычлансын дип ясаганнардыр инде, - дип искә ала ул. - Мине коридор буйлап ике шәфкать туташы алып бара.

    Сөйләшәләр болар. Берсе әйтә: "Моны нинди палатага?" - ди. Икенчесе: "Ялгызын гына", - дип җавап бирде. Баштарак әһә­мият бирмәдем. Ә соңыннан бер урынлы палатага үләсе кешеләрне озатканнарын аң­ладым. Ятам шулай. Башта бер генә уй да юк. Тормыш белән икәү генә калдык. Иң элек Аллаһы Тәгаләдән сорадым. Миңа хәзер бар нәрсә дә якын. Урамдагы агач кәүсә­ләренең матурлыгын да күрәм. Машина тавышларын да ишетәм. Ниһаять, яңа тормышка аяк бастым. Кая монда үлем турында уйлау!

    Табиблар, ятып кына тор, диләр. Ә минем ятасым килми. Икенче көнгә аякны өстерәп булса да, тәрәзә төбенә менеп утырдым. Ишектән кергән табиб шаккатты: "Төш аннан, сиңа ятып кына торасы", - ди. Берзаман минем белән сау­буллашырга дип, туганнарым, якын кешеләрем килә башлады. И елыйлар бичаралар! Әле ярый, табиблар мине үлә ди­гән. Гомердә бер дә күрмәгән туганнармны да күрергә насыйп булды. Барысы да елый. Боларның кү­ңелен күтәрер өчен мәзәк сөйли башладым. Күңелләр күтәрелә. Кә­еф яхшыра. Тик менә көлгән тавышларга табиб­лар гел кисәтү ясый. Өченче көнгә дә үлмәгәч, табиб кулыма бер кәгазь тоттырды. Анализ тапшырасы. Жәлмени, канымны да бирдем. Шуннан соң теге табиб тагын керде. "30 ел эшлим. Мондый хәлне күргән юк иде әле. Гемоглобиның 20гә җитә язган. Башка күтәрмә", - ди бу.

    Иртәгесен мине биш кешелек палатага күчер­деләр. 9 нчы химияне алып бетер­гән көн иде бу. Бу палатада сагыш: барысы да үләргә җыенган. Стенага текәлеп, соңгы минутларын кө­теп яталар. Монда эләккәч, миңа да шомлырак булып китте. Әмма ике генә сәгать тик ята алдым. Шуннан соң, урынымнан тө­шеп, карбыз юдым да шуны кис­тем. Хатыннар миңа таба борылды. "Беләсез­ме, карбыз организмны химия белән дәвалаганнан соң бик булыша икән", - дим. Барысына да кисеп тараттым. Болар торып ук утырдылар. Ә үзем карбызның нәрсәгә булышканын да белмим. Сөйләшеп киттек. Әкренләп, ха­тыннарның да кәефе күтә­релде. Алар зарланудан, үләм диюдән туктады. Без юктан да көлеп, шаярта башладык. Сөй­лә­шеп сүз бетми. Мәзәкләр сөйли­без дә көлешәбез. Төнге икеләрдә без­дән зарланып, табибларны чакырталар. Нә­тиҗәсе булды - кал­ган­нар­ның да анализлары яхшырып китте. Бернинди үлән төнәтмә­се дә эчмибез, бары тик тормышны яратырга гына өйрәнә башладык.

    "Яман шешне ничек җиңәргә?" ди­гән китаплар укыдым. Безнең палатадагы барлык хатыннар да өйлә­ренә кайтып китте. Шуннан соң табиблар: "Башка палатага күч әле. Кәефләре күтә­рел­мәсме?"- дип үз­ләре үк керә башлады. Тик мин күч­мәдем. Аның каравы, авырулар үзләре минем янга кереп, кызыклы хәлләр сөй­лиләр иде. Минем авырганыма ышанмаучылар да булды. Социаль чел­тәргә гел елмаеп төш­кән фотоларымны куеп бардым. Тормыш­ның никадәр кадерле икә­нен аңладым.

    Соңгы анализларым ноябрь аена билгеләнгән иде. Тик ни сә­бәп­тер аны ике атна алдан бирдерт­те­ләр. Менә шунда шатлыктан балкыдым. Минем онкомаркерларым яхшырган. Тиешле нормадан да ким­рәк калганнар. Табиб: "Синең бит анализларың яхшырган. Авы­руың кая китте соң? Диагнозны ничек дип языйм?" - ди. Хәтта ышанып та булмый. Мин яман чирне җи­ңә алдым! Дөрес, әлегә миңа гел күре­неп торырга, анализлар тапшырырга кирәк булачак. Әмма мин үземне бик тә яхшы хис итәм. Иң мө­һиме: тормышны өзелеп яратам!

    Айгөл киләчәктә үзенең башыннан кичкән авыруы турында китап та язмакчы. "Башкаларга фай­дасы тисен генә. Яман шеш сү­зен ишетүгә, күпләр үлә башлый. Тормыш белән саубуллаша. Тик көч­ле булырга кирәк. Беркайчан да моңаеп утырырга ярамый. Шатланып яшәргә, юк-бар мәшә­кать­ләр­не уйламаска. Кемнедер кайгыртып түгел, үзең­нең тормы­шың бе­лән яшәргә ки­рәк!" - ди ул.

    Гөлгенә ШИҺАПОВА
    Ватаным Татарстан
    № 168 | 06.11.2015

    Реклама

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: