Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кул сузымындагы Пенәгәр (+ФОТО)

    Пенәгәр башы, Пенәгәр Сабан туе, Пенәгәрдән Нургали, Пенәгәр ипие, Пенәгәр басуы... Киров өлкәсенә караса да, Кукмарабызга терәлеп торган бу авылга бәйле әлеге сүзләр сөйләмебездә еш кулланыла. Пенәгәрне элеккеге елларда "Икенче Мәскәү" дип тә йөрткәннәр. Һәр нәрсә дефицит заманда бу авыл халкы башкалабыздан азык-төлек, туннар, махер шарфлар, бүрекләр һәм тагын башка...

    Пенәгәр башы, Пенәгәр Сабан туе, Пенәгәрдән Нургали, Пенәгәр ипие, Пенәгәр басуы... Киров өлкәсенә караса да, Кукмарабызга терәлеп торган бу авылга бәйле әлеге сүзләр сөйләмебездә еш кулланыла. Пенәгәрне элеккеге елларда "Икенче Мәскәү" дип тә йөрткәннәр. Һәр нәрсә дефицит заманда бу авыл халкы башкалабыздан азык-төлек, туннар, махер шарфлар, бүрекләр һәм тагын башка кирәк-ярак алып кайтып, сату-алу белән шөгыльләнгәнгә шулай дип аталган ул. Кукмаралыларның байтагы юк нәрсәне шунда барып табалар иде, дип сөйлиләр.

    Чит өлкә булып торса да, Кукмарадан чакрым ярым ераклыкта урнашкан Иске Пенәгәр безгә якын: авыл халкының бер өлеше бистәбезгә дә килеп эшли, анда барып хезмәт куючылар да бар. Узган ел - быел аралар тагын да якынайды, кайбер хуҗалыклар безнең "Хезмәт даны" газетасын алдыра башладылар. Аларга бүләк ясап, бүгенге саныбызның бер битен Иске Пенәгәр авылына багышларга булдык.

    Авыл белән танышуыбызны иң элек Иске Пенәгәр авыл җирлеге бинасыннан башладык. Килеп керүгә үк беренче очраткан кешебез ... Кукмара егете булды. Ришат Шәйдуллин бу авыл мәктәбендә инде өченче ел физкультура фәне укыта икән.

    -Директорны көтеп тора идем әле. Игезәк сыңарым Илшат Байлангар мәктәбендә эшли. Аның хезмәт хакы минекеннән күбрәк булса да, моннан китәсем килми, коллективыбыз бик әйбәт, - диде ул.

    Бу бинада элек балалар бакчасы булган, китапханә дә бирегә урнашкан. Китапханәче Сәрия Мөхәметдинова тырышлыгы белән шунда ук музей оештырылган. Китапханә җанлы, яши. Яр Чаллы шәһәреннән кайткан Суфия ханым Яруллина кызы Регина белән элеккеге көнкүреш җиһазларын, сугыш чоры экспонатларын бик кызыксынып күзәтә иде. Ике укучы бала китаплар алырга килгән.

    Авыл җирлегендә эшләүче кызлар -апалар да Ризидә Хәйдәрова (төп чыгышы -Күкшелдән), Минсәрия Фәләхиева, Лилия Баймөхәммәтовалар бик аралашучан, үз эшләренең осталары булып чыктылар. Кем нинди "сулыш" белән яши, ничек тормыш алып бара, авыл халкын нәрсә борчый - барысыннан да хәбәрдар алар. Кайсы хуҗалыкның нинди адрес буенча яшәвен дә төп-төгәл әйтеп бирәләр. Авылларындагы берничә хуҗалыкны аеруча мактап телгә алдылар. Бу көнне алар әйткән Нурия белән Таһир Ульдановлар һәм Фирдәүсә апа Зәләлетдиноваларда булдык.

    Мәүләви Хаҗиев, авыл җирлеге башлыгы:

    -Киров өлкәсендәге иң зур авыл ул Иске Пенәгәр. Моннан ун ел элек "Тойма" җирлегеннән аерылып чыгып, Карьер-Нурминкә авылы белән берлектә аерым җирлек булып яши башладык. Октябрь аенда бу эшкә алынуыма 10 ел була. Эшкә авылны су белән тәэмин итүдән тотындым. Торбалар тузган, котельнаяга да суны бензовоз белән тутыра идек. Хәзер җәй-кыш суга кытлык юк, торбалардагы суның басымы һәрвакыт бертөрле - 2.8. Күп кешенең өендә суга исәпләгеч куелган. Авылыбызда кешеләр саны кимеми. Буш торган өйләр бик сирәк. Халкыбыз тырыш, күбесе итек басу белән шөгыльләнә.

    Чишмә юлы тап-такыр

    Пенәгәр ипие ничек шулай тәмле була икән, сорап кайт әле, - дип әйтеп җибәргәннәр иде хезмәттәшләрем. Серен белдем. "Бисмиллә сүзе керә аңа, шуны кушып эшләүдә", - диде данлыклы Пенәгәр ипиен пешерүдә 14 ел хезмәт куйган Нурия апа. Анарчы авыл кибетендә 18 ел сатучы булып эшләгән ул. Аларның ялт итеп торган, брусчатка җәелгән ишегалларына килеп кергәч, карлары кая киткән соң боларның, дип уйлап куйдым. "Бездә кар яумады бит", - дип шаяртты ишегалдында йөргән Таһир абый, өйләренә дәшеп.

    Икенче тапкыр соклануым тәрәзә төбендә үсеп утыручы, чәнти бармак зурлыгындагы кыярларны күргәч булды.

    - 3 мартта утырткан идем, ел саен Таһирнең туган көненә өлгерә алар, - ди Нурия апа елмаеп.

    Исемен белеп кушканнар Нурия апага. Чыннан да йөзе нурлы, көлеп тора аның. Лаеклы ялга чыккач, Таһир абый белән киңәшләшеп, тау кырыендагы "Идрис" чишмәсен төзекләндерергә, аңа бара торган юлны рәтләргә уйлаганнар алар.

    -Язгы ташуларда, аяк асты юеш булганда чишмәгә бара торган юл уңайсыз, аның ике өлешенә күпер кирәк иде, - дип сүзен башлады Нурия апа. - Иң элек шушы тирәдә яшәүче авылдашларны җыеп сөйләштек тә, бу хакта аларның фикерен белдек. Беркем дә каршы килмәде. Хәтта: "Чишмәгезне карыйсыз икән", - дип югары очта яшәүчеләр дә акча китереп бирделәр әле. Беренче мәлдә 17 мең сум акча җыелды. Ул Кукмарадан тимер-томырлар алып кайтырга гына җитте. Аннан соң тагын 23 мең сум акча тупланды. Безнең хезмәт кенә түгел бу, авылдашлар белән бергәләп, күмәкләшеп атна дәвамында күперләрне ясап куйдык. Чишмә юлыннан кыш буе да кеше өзелми, Кукмарадан да киләләр әле. Ашка, чәйгә суны шуннан тотабыз.

    Көздән бирле чишмәгә барган юк иде, Таһир йөрде, дип иңенә чиләк-көянтәсен асып, Нурия апа безне чишмәне күрсәтергә алып китте. Өйләреннән шактый барасы икән үзе. Кеше йөргәне күренеп тора, сукмак тапталып беткән. Чишмә юлында без генә түгел идек, тагын ике кеше очрады.

    18 яшьлек улларын югалту ачысын кичергән Нурия апа белән Таһир абыйның бер-берсенә булган хөрмәтен тоеп, аларның нык-таза тормышта яшәүләренә күз тимәсен, дип саубуллаштык.

    Карлыгачлар кайткач килерсез

    57 яшьлек Фирдәүсә апаның тормышта күрмәгәне калмаган дисәк, хата булмас. Гомер иткән ирен төп йортта калдырып, берсеннән-берсе кечкенә өч баласы белән буш нигезгә чыгып китәргә туры килә аңа. Авылның Яшьләр урамына беренче йортны ул салып керә. Шөкер, балалары бүген инде урнашкан, һәркайсы гаиләле.

    -Түбән Шөннән, ике ел эчендә түлим дип, бура алып кайттык. Аның нигезе дә булмаганлыктан, балалар белән ноябрь аена кадәр печәнлектә йокларга туры килде. Таудан балалар белән таш чыгарып, чишмәдән су ташып, фундамент ясадык. Кышны утсыз чыктык. Ике ел идәндә йокладык. Урамга газ кертү, ут баганалары сузу артыннан да йөрдем. Бер елны 12 килограмм суган орлыгы чәчеп, 1 тонна 700 килограмм уңыш алдык. Аны Кизнерга алып барып саттым. Шул акчага өйгә янкорма салырга 10 мең данә кирпеч алдым, -диде ул.

    Тырыш, булган хатын Фирдәүсә апа. Үткәннәрен дә ул сүз арасында гына сөйләп алды. Аның матур итеп төрле әйберләр бәйләве турында ишетеп, танышырга дип килгән идек.

    -Итек сезоны башлангач, салым инспекциясенә исәпкә басам да, төрле җирләргә итек сатарга чыгып китәм,- диде ул, мавыгуы турында сөйләргә керешеп. - Берсендә Октябрьск шәһәрендә сатып торганда, бер хатын яныма килеп басып, үзе бәйләгән әйберләрен сатарга урын бирүемне сорады. Ул вакытта сеңлем Нурисә авырый иде. Аның күңеленә юаныч булыр, шундый әйберләр бәйләсә, дип уйладым һәм бәйләү тактасын да ясатып алып кайттым. Сеңлем әлләни эшли алмады. Инде 7-8 ел чамасы менә шундый урындык япмалары, мендәр тышлары, чәчәкләр бәйлим. Сораучылар күп, ошатып алалар. Күзем нинди чәчәк тели, шуны булдырырга тырышам. Хыялым - тәвә кошы үрү. Хәзер бит дөньясы кыйммәт, тормыш итүләре авыр. Пенсия акчасы янына өстәмә, иш янына куш булыр, балаларга ярдәмем тияр, дип эшлим.

    Фирдәүсә апа, пенсиягә чыгар алдыннан укып, машина йөртү таныклыгы ала. Әнисенең, көн саен җәяүләп, сеңлесе Нурисә каберенә зиярәт кылганын күреп, машина йөртергә өйрәнә. Әнисен дә йөртергә өлгерә, гөмбә-җиләк, сырганак җыярга да йөри.

    Моннан 7-8 ел элек аның ишегалдына карлыгачлар оя корган. "Ел саен 5әр бала чыгаралар. Көз көне саубуллашкандай китәләр дә, апрельдә кайтып җитәләр. Иртәнге намазыма да алар уята. Озакламый кайтыр вакытлары җитә, тагын килегез" ,- диде ул безне озатып чыкканда, карлыгач ояларын күрсәтеп.

    Иске Пенәгәрдә 1250 кеше яши, якынча 400 хуҗалык, 11 урам бар. Карьер -Нурминкәдә исә 85 кеше теркәлгән. Көненә тугыз тапкыр Кукмарадан 2нче номерлы автобус килә, Нократ Аланыннан исә 5 тапкыр автобус рейсы ясала. Иң олы кеше - Бөек Ватан сугышы ветераны, 95 яшьлек Галимҗан Әшрәпов һәм 94 яшьлек Адия Таҗетдиновалар. Авылда 5 кибет, пекарня, балалар бакчасы, китапханә, урта мәктәп, почта бар. Мәктәптә 100 бала укый, балалар бакчасына 50 бала йөри, чиратта торучылар да күп. Бу авылда ике генә түгел, хәтта өч катлы йортта яшәүчеләр дә бар икән.

    Авылда мәчет ачылуга быел июль аенда 180 ел тула. Бәйрәмгә күп кенә кунаклар килүе көтелә. "Авыр вакытларда, шатлыклы чакларда безне тыңларга вакыт тапканы, туры юлга керткәне өчен газета аша Зыятдин хәзрәткә рәхмәтебезне белдерәсебез килә

    Рәсүлә Зиннәтуллина.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: