Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның язгы кыр эшләрендә катнашучылары иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып керми

    "Әсәнбаш" агрофирмасының дүрт бүлекчәсендә дә кызу эш кайный. -1200 гектарда күпьеллык үләннәрне, 3100 гектарда уҗым культураларын тырмалау, тукландыру төгәлләнде. Үлән басуларының һәр гектарына 50 килограмм, уҗымнарга 1 центнер исәбеннән минераль ашламалар кертелде. Җир әзерләүдә 15 берәмлек техника катнаша. Өч чәчү комплексы, бер гади чәчкеч агрегаты арпа белән борчак чәчә. Тагын...

    "Әсәнбаш" агрофирмасының дүрт бүлекчәсендә дә кызу эш кайный.

    -1200 гектарда күпьеллык үләннәрне, 3100 гектарда уҗым культураларын тырмалау, тукландыру төгәлләнде. Үлән басуларының һәр гектарына 50 килограмм, уҗымнарга 1 центнер исәбеннән минераль ашламалар кертелде. Җир әзерләүдә 15 берәмлек техника катнаша. Өч чәчү комплексы, бер гади чәчкеч агрегаты арпа белән борчак чәчә. Тагын ике чәчү агрегаты эшкә керешәчәк. Кыр эшләрендә әлегә бернинди тоткарлык юк, - дип каршылады безне "Әсәнбаш" агрофирмасының баш агрономы Василий Гайфуллин.

    Басулар буйлап йөргәндә үзебез дә моңа инандык. Уҗымнар бик матур кышлаган. "300 гектарын гына бозып, яңадан чәчәсе булыр", - ди агрофирма җитәкчесе Илдар Гарифуллин. Камышлы авылы артындагы басуда да уҗымнар куе булып күтәрелеп килә. Һава торышы уңай килсә, гектарыннан кимендә 30-40 центнер уңыш чыгачак дип бәяләделәр аның торышын. Әлбәттә, моның өчен чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә каршы яхшылап эшкәртергә туры киләчәк. Ә сабан культуралары орлыклары әле яңа җир куенына иңдерелә. Әнә, Егор Иванов иярләгән чәчү агрегаты борчак чәчә. Ярдәмчеләре Владимир Бекташев, Владислав Садыков, Алексей Кельмаковлар инде кояшта каралырга да өлгергәннәр.

    -Кичке сәгать 9-10нарга кадәр эшлибез, - диләр алар.

    Ә караңгы төшкәч, икенче сменага җир эшкәртүчеләр чыга икән. Семен Романов һәм Михаил Прокопьевлар иярләгән чәчү комплекслары әнә шулай тәүлек буе басудан кайтып керми. Өченче комплекста исә Шамил Хәбибуллин эшли. Без килгәндә ул "Алга" бүлекчәсендә арпа чәчә иде. Ә сабан культураларын барлыгы 5900 гектарда игү планлаштырыла.

    -Чәчүне кыска срокларда төгәлләү өчен сезгә көненә 400 гектарда эш башкарырга кирәк, - дигән бурыч куйды аларга район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин. -Чәчүнең сыйфатлы итеп башкарылуы да мөһим. Басудан техника чыгып киткәндә, артыннан тирә-юнь җыештырып калдырылырга тиеш. Теләсә кайдан салынган машина юллары да кырларны бизәми.

    Тиешенчә эшкәртелмәгән басулар очраганда, "Вахитлеләр болай эшләмәс иде", - дип, бераз кызартып та алды ул. Әле кул тимәгән, чүпле урыннар да күз уңаеннан читтә калмады. Әйе, эшнең иң күп чагы. Игенчелек тармагында да һәр эшче кул исәптә. Ләкин кеше күп булып та, әгәр хезмәт тиешенчә оештырылмый икән, кыр эшләре ай дәвамында да төгәлләнмәскә мөмкин. "Әсәнбаш"та исә яхшы оешканлык сизелә, район башлыгы да аларның хезмәтенә югары бәя бирде.

    -Техника төзек, механизаторларыбыз тәҗрибәле. Орлыклар җитәрлек. Яңа орлык партияләре дә алып кайттык. Шул исәптән 300 гектарга җитәрлек суданка орлыгы да алынды. Ул - корылыкка чыдам үлән. Безгә терлек азыгы культуралары игүгә игътибарны аеруча арттырырга кирәк, - диде агрофирма җитәкчесе Илдар Гарифуллин. Савымны арттыруга йөз тоткан агрофирмада шунсыз мөмкин дә түгел.

    "Дружба" агрофирмасында да эшкәртелгән, чәчелгән гектарлар саны арта бара.

    -Бездә туфрак үзенчәлекле, җир өсте катып, кәскә әйләнгәнче орлыкны тизрәк җиргә кертеп калдырырга кирәк, - ди гомер буе хуҗалыкта баш агроном булып эшләп, хәзер лаеклы ялда булган Владимир Ишкеев. Йөрәге түзми ветеранның - һәр елны чәчү өстендә ярдәмгә килә. Өлкәннәрдән - тәҗрибә, яшьләрдән - көч-куәт шул. Шуларны берләштергәндә генә матур нәтиҗәләргә ирешә аласың.

    Бу агрофирмада ике комплекс арпа чәчә. Аларны Рифнур Ярмиев белән Габделәхәт Хәмитов иярли. Норма буенча бу төр техникага бер сменага 60 гектарда эш башкару каралган. Ә егетләрнең эш көне иртәнге сәгать 5тән кичке сәгать 10га кадәр дәвам итә.

    -Бездә тракторларга эш күләме зур: һәркайсына берәр мең гектар җир эшкәртергә һәм берәр мең гектарда чәчәргә туры килә. Ә чәчеләчәк җирләр 4 мең гектарга якын тәшкил итә, - дип, эш күләме белән таныштырды агрофирма җитәкчесе Айрат Сафин.

    Хәзерге вакытта 16 агрегат чәчүгә җир әзерли икән. Старт бирелүгә, дүрт гади чәчү агрегаты да эшкә керешәчәк.

    -"Дружба" агрофирмасында бер елны да кыр эшләренең җиңел булганы юк. Өч бүлекчәдә җирләр төрле вакытта җитешә, туфрагы да авыр: бер көнне басуга керә алмыйсың, ә икенче көнне инде җир өсте катып киткән була. Шуңа биредә чәчү өчен кулай вакытны кулдан ычкындырмаска, агроталәпләргә аеруча игътибар бирергә кирәк. Эшне көнләп кенә түгел, сәгатьләп оештырыгыз, - дигән бурыч куйды район башлыгы агрофирма җитәкчеләренә һәм белгечләренә.

    Дружбалылар узган ел терлек азыкларын мул әзерләгәннәр иде, 3 мең тоннадан күбрәген әсәнбашлыларга да саттылар. Быел да планнар зурдан, әмма тормышка ашмастай түгел.

    -Кыр эшләренә оешкан төстә керешеп китә алганнар, хәзер темпны арттырырга кирәк. Киләчәктә хуҗалык итү турында үз фикерләре бар. Белгечләрдән яхшы команда тупланган. Агрофирма җитәкчесе биредә беренче елын эшләсә дә, авыл хуҗалыгы тармагында тәҗрибәсе аз түгел. Уртак көч белән бу сынауны уңышлы үтәп чыгарлар дип уйлыйм, - диде район башлыгы күргәннәргә йомгак ясап.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: