Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары ел саен бәрәңгедән мул уңыш алалар

    Бәрәңге игү отышлы түгел дип, күп хуҗалыклар соңгы елларда "икенче икмәк" үстерүдән ваз кичтеләр. Ә Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыкларында бу тармак ел саен саллы гына табыш китерә. Кыш уртасыннан бирле Вахитов исемендәге хуҗалыкның бәрәңге подвалы тирәсендә хәрәкәтнең тукталганы юк: хатын-кызлар тутырган капчыклар төялгән йөк машиналары бер-бер артлы китеп тора....

    Бәрәңге игү отышлы түгел дип, күп хуҗалыклар соңгы елларда "икенче икмәк" үстерүдән ваз кичтеләр. Ә Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыкларында бу тармак ел саен саллы гына табыш китерә.

    Кыш уртасыннан бирле Вахитов исемендәге хуҗалыкның бәрәңге подвалы тирәсендә хәрәкәтнең тукталганы юк: хатын-кызлар тутырган капчыклар төялгән йөк машиналары бер-бер артлы китеп тора.

    -Узган елгы уңыштан кышкы-язгы айларда 25 миллион сумлык бәрәңге саттык. Хәзер исә шәхси хуҗалыклар орлыкка дип алалар, көн саен 150 мең сумлык сатыла, - ди хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов.

    Бу тармакны отышлы түгел дип әйтеп кара: бер килограммының җитештерү белән бәйле үзкыйммәте 6 сум булса, сату бәясе 18-19 сум тора икән. Мул уңыш үстерү өчен үзләре дә акча кызганмыйлар: быел, әнә, "Молли" сортының бер килограммын 55 сумнан алып кайтканнар. Кыйммәт булса да, бер-ике елда әлеге сортны ишәйткәннән соң, чыгымның үзен бермә-бер каплаячагын аңлап эш итәләр.
    Узган яңгырлы көз бәрәңге алу өчен зур кыенлыклар тудырса да, быел да аның мәйданын киметергә җыенмыйлар - 250 гектар җир бүленгән.

    -Сигез төрле сорт бәрәңге үстерелә. Ә "Молли" - 60 көн эчендә өлгерә торган сорт, ягъни июль ахырларына инде аны сатуга чыгару мөмкин булачак, - ди хуҗалыкның баш агрономы Нәсих Рәхимуллин.

    Әлбәттә, бәрәңге сатып, миллион сумнар эшләгәнгә кадәр әле күп тир түгәргә - агротехник таләпләрне җиренә җиткереп башкарырга, җәй буе басудан кайтып кермәскә кирәк.

    -Һәр гектардан уртача 250-300 центнер уңыш җыеп алу, яхшы сыйфатлы орлык утыртудан тыш, берничә төр факторга бәйле. Дөрес чәчү әйләнешен булдырырга кирәк, без бәрәңгене узган ел көзге культуралар игелгән басуга утыртабыз. Туфракны тиешенчә эшкәртү, көздән сөрү катламын тирәнәйтү дә мөһим, соңгы еллардагы корылык шартларында дымны саклау өчен бу бигрәк тә әһәмиятле. Туфрак ашлауга зур игътибар бирәбез: җирне сукалаганда һәр гектарга 3 центнер исәбеннән калийлы ашлама, утыртканда центнер ярым исәбеннән катлаулы ашлама кертәбез. Ә үсемлекләрнең вегетация чорында микроэлементлар белән баетылган сыек ашлама сиптерәбез. Бәрәңге утыртканда да тиешле норманы саклау мөһим. Утыртуга яраклы вак бүлбеләр алу өчен бер гектарга 56-60 мең төп, эре бәрәңге үстерү өчен бер гектарга 50-52 мең төп орлык салынырга тиеш. Химик саклау чаралары да яхшы уңыш алу өчен төп таләпләрнең берсе булып тора. Без басуларны 4 тапкыр авыру-корткычларга каршы, бер тапкыр чүп үләннәренә каршы эшкәртәбез, - дип, тәҗрибәләре белән уртаклашты баш агроном.

    Җир җылыну белән кукуруз чәчүгә керешкәннәр. Быел аны 700 гектарда игәргә ниятлиләр. Бу культура да үзен тәрбияләгәнне ярата: орлык чәчеп, кукурузны җыеп алганчыга кадәр басуга биш тапкыр техника керә. Чыгымлы булса да, уңышның югары булуы белән ул үзен тулысынча аклый. "Терлекләр күп, азык мул кирәк, шуңа басуларда начар уңыш үстереп, без берничек тә яши алмыйбыз", - дип, юкка гына әйтмиләр биредә.

    -Яңа сенаж базын ачып, яхшы сыйфатлы азык ашата башлагач, сыерларның сөте 1-2 литрга арта. Шуңа терлек азыгы культураларын күпләп үстерү генә түгел, аннан сыйфатлы итеп азык хәзерләп, саклауга кую да мөһим. Без сенаж чокырын көн ярымда тутырырга тырышабыз, - ди Нәфыйк Хөсәенов.

    Яхшы азык ашату, нәсел эше белән тиешенчә шөгыльләнү нәтиҗәсендә биредә көн саен 25 тонна сөт саталар. Акча кермәсә, бурычка батмыйча гына мега-ферма төзи алырлар идеме? Аның төзелеше дә бүген кызу темплар белән бара.

    -Кайсы гына тармакны алсак та, оешканлык, ныклы тәртип күзгә ташлана, һәр эш план нигезендә алып барыла. Күрегез: басуда бер чүп әсәре, юл читләрендә аунап яткан чүп-чар, су буйларында корып ауган бер агач юк. Басу уртасындагы багана төпләре дә яхшылап эшкәртелгән, күп урыннардагы кебек, анда чүп үләннәре үсеп утырмый. Көн саен эшне тиешенчә оештырмасаң, җитәкче тарафыннан игътибар булмаса, мондый тәртип үзеннән- үзе килми. Хуҗалык, авыл җирлеге, мәктәп җитәкчелегенең бергәләп эшләве нәтиҗәсе бу, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин күптән түгел әлеге хуҗалык базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә.

    Хуҗалык итүдә вак-төяк юк, ә авыл хуҗалыгы һәр көн тырышып хезмәт куюны таләп итә. Бер көнне кулдан ычкындырсаң, еллык эшеңнең җилгә очуы да мөмкин. Әнә шуңа вахитлеләрнең елының 365 көнендә дә "урак өсте".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: