Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның Рудник авылында "магнитлы" әби яши

    -Күрче, төшеп китмиләр бит! Менә гаҗәп! Рудник авылында яшәүче Талига әби Шакированың түшенә тезгән тимер калаклар, чыннан да, ябыштырып куелган кебек торалар. Әйтерсең, әбинең эчендә күзгә күренмәс магнит бар. Бу кызыклы үзенчәлеген ул моннан унбиш еллап элек ачкан. -"Магнитлы" кешеләр турында ул елларда гәҗитләрдә язмалар чыккалады бит. Күкрәк турысына калак-чәнечкеләр...

    -Күрче, төшеп китмиләр бит! Менә гаҗәп!

    Рудник авылында яшәүче Талига әби Шакированың түшенә тезгән тимер калаклар, чыннан да, ябыштырып куелган кебек торалар. Әйтерсең, әбинең эчендә күзгә күренмәс магнит бар. Бу кызыклы үзенчәлеген ул моннан унбиш еллап элек ачкан.

    -"Магнитлы" кешеләр турында ул елларда гәҗитләрдә язмалар чыккалады бит. Күкрәк турысына калак-чәнечкеләр тезеп төшкән фотосурәтләре дә басылды. Мин дә үземне тикшереп-сынап карарга булдым. Түшемә бер калак куйдым - тора! Икенчесе, өченчесе дә береккәндәй булды! Нилектән икәнен әйтә алмыйм: организмымда тимер күптер, бәлки.

    Хәер, Талига әбинең башыннан кичкәннәренә түзәр өчен тимердән булу кирәктер. 1929 елның салкын кышында Сазтамак авылында дөньяга килгән ул. Җиде яшендә әнисе вафат булып, үги ана белән үскән. Унбиш яшендә исә дөм ятим калган: тимер юлда эшләгәнлектән, сугышка җибәрелмәгән әтисен поезд бәреп киткән. 1944 ел бу. Михнәтле, ачлы-туклы чор. Елап утырып булмый: тормыш арбасын олылар белән беррәттән җигелеп тартырга кирәк. Никадәр авыр булуга карамастан, җиде сыйныфны тәмамлый алган Талига фермага эшкә кереп, сыерлар сава башлый. Белемле һәм чая булуын исәпкә алып, бераздан ферма мөдире итеп куйганнар үзен.

    -Мал-туар күп түгел, әмма һәрберсе өчен "башың" белән җавап бирәсе иде,- дип искә ала ул. Бер үк вакытта комсомол оешмасы сәркатибе итеп тә сайлыйлар аны.

    Соңрак кладовойчы вазыйфасын тапшыралар. Ә бервакыт колхозга вәкил килеп, яшьләрне Кемерово шахтасына вербовка белән китәргә кыстый. Талига ризалаша. Шулай итеп, берничә кыз белән күз күрмәгән ерак якларга чыгып китәләр.

    -Мин җир астына төшмәдем, өстә моторист булып эшләдем,-дип кыскача гына сөйли бу хакта.

    Әсир немецлар да күп була анда. Ә хезмәт хакына су буе кадәр чиратлар тезелә. Өч ай буе акча ала алмагач, иптәш кызлары белән сүз берләшеп, качып кайтырга була кыз. Булган акчаларын җыйнап, проводникка "төртеп", поездга утыралар. Свердловскины узгач, ревизорлар керә башлый. Берсендә кызны "эләктерәләр" һәм вагонның тышкы баскычына чыгарып бастыралар.

    -Күпме кайтканмындыр шул көе - хәтерләмим. Март ае иде бу, карлар эреп бетмәгән иде әле. Каршыга килгән поездлардан бәргән көчле җилнең суыгы әле дә тәнемне өшетә кебек. Башымда юка гына яулык иде ул чакта, тешләрем шуңа иртә бетте минем,- дип көрсенә Талига әби. -Авылга кайткач әле өйдән чыгарга куркып яттым. Иптәш кызларымның өчесен милициягә алып киткәннәр. Бәхеткә каршы, минем турыда хәбәр итүче булмаган.

    Кәчимир авылы егете Исмәгыйль белән кавышып, янәдән бәхет сынарга дип, Свердловск өлкәсенә чыгып китә алар. Ылыслы агачлардан сагыз җыю эшенә алыналар. Бу бик авыр хезмәт була. Сагызны агызу өчен бүрәнәнең кайрысын махсус кискеч ярдәмендә "чыршы" формасында кисеп чыгу зур көч сорый. Бу хакта менә ни сөйли Талига әби:

    -Килүгә ике мең төп агачтан торган участок бүлеп бирделәр. Костюм-чалбар киеп эшләргә туры килде, киемнәр сагызга буялып, катып бетә иде. Бервакыт безгә өйрәнчек итеп ике егетне җибәрделәр. Киенү рәвешемне һәм бүрәнәгә аяк терәп, җан көчем белән тырышуымны күреп, ир кеше дип уйлаганнар мине башта. Түзмәделәр бу эшкә, китеп югалдылар.

    Ун ел чамасы яшиләр әлеге Мултан разъездында. Шунда йорт сатып алалар, мал-туар асрыйлар. Кызлары Гүзәлия белән Зөлфия дә шунда туа. Аннан соң Кәчимиргә әйләнеп кайталар. Ике-өч айдан ире вафат була. Тормышны җитеш итү өчен Талига әбигә нык тырышырга туры килә. Коммуналь хуҗалыкка урнашып, поселок мунчасында хезмәт куя. Аннары лаеклы ялга киткәнче үзәк район дәваханәсенә санитарка булып эшли. Төгәллеген, тырышлыгын исәпкә алып, физкабинетта парафин белән дәвалауны да ышанып тапшыралар аңа.

    -Бик күп кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишеттем. Бервакыт Кукмара базарында йөргәндә бер ир, чәчәк бәйләмнәре сатып алып, миңа сузды. Сез мине аяклы иттегез, рәхәтләнеп йөрим хәзер, дип сөенечен җиткерде,- дип елмая Талига әби. Тик үзе буыннары-сөякләре сызлаудан интегә хәзер, өй эчендә дә, кечкенә урындыкка таянып, көч-хәл белән хәрәкәтләнә. Күргән авырлыклары, кайгы-хәсрәтләре эзсез калмаган шул. Туганнарын, оныгын, оныкчыгын югалту ачысы да йөрәк түрендә. Ярый әле, картлыгында ялгызы түгел.

    Тимер калаклар турында сүз кузгаткач, матур итеп, балаларча кеткелдәп куйды ул. Әйе, кечкенә генә могҗиза кешенең күңелен үзгәртә дә куя.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотосы

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: