Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның киләчәге бар

    Район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Габделхак улы Шәмсетдинов белән әңгәмә.

    Реклама

    -Рөстәм Габделхакович, төзелешнең тормыш нигезе икәне билгеле. Төзелеш бармаса, икътисад үзеннән-үзе сүнә. Бу уңайдан районыбызда ниләр эшләнә?
    -Татарстан Республикасы Президенты төзүчеләр алдында шундый бурыч куя: бер кешегә исәпләгәндә елга 1 квадрат метр торак мәйданы төзелергә тиеш. 2010 елда районыбызда 26 мең квадрат метр торак йорт төзелсә, узган ел ул күрсәткеч 28 мең квадрат метр булды, агымдагы елда исә 30 мең квадрат метр торак йорт төзергә ниятлибез. Ә якын киләчәктә ул 52 мең квадрат метрга җитәргә тиеш! Районда барган төзелеш колачын тасвирлау өчен шуны әйтү дә җитә: үткән ел барлыгы ярты миллиард сум тирәсе төзү-монтаж эшләре башкарылды.
    -Безнең халык турында: "Агач күрсә - моннан ничә буй бүрәнә чыгар икән, ат күрсә - ничә центнер ит чыгар икән", дип уйлый, диләр. Арттырып җибәрү булса да, дөреслеккә якын тора бит?
    -Кукмара халкы тырыш. Аз гына мөмкинлеге булса, ул төзелеш эшенә керешә. Узган ел 251 шәхси йорт төзелгән иде. Шәхси төзелеш өчен ел саен 600ләп йорт урыны бирелеп барыла һәм бу мәсьәләдә тоткарлык булмаячак, генплан буенча Кукмара көньякка таба үсәчәк һәм, яңа кирпеч заводыннан көнбатышка таба яңадан 305 участок бирелеп, торак төзелеше планлаштырыла.
    -Кукмара генпланы тормышка ашмаслык киртәләр артында иде кебек.
    -Бик зур тырышлык куелып, ниһаять, Кукмараның генераль планы эшләнде. Моның өчен бик катлаулы документлар әзерләү белән беррәттән, район җитәкчелегенә Мәскәүгә кадәр барып, башка проблемаларны хәл итәргә дә туры килде. Кукмараның көньягында елга 60 миллион данә кирпеч сугарга сәләтле яңа завод салу каралган. Ул инвесторлар акчасына салыначак, коммуникацияләрен төзүдә Татарстан хөкүмәте ярдәм итәчәк. Иң мөһиме: көньяк микрорайонда газга булган кытлыкны да хәл итү комплекслы алып барылачак - халык өчен дә, завод ихтыяҗларын да канәгатьләндерү күздә тотыла. "Агрохимсервис"ның көнчыгышында мөселманнар һәм православие динендәгеләр өчен яңа зиратлар ачу планлаштырыла. Быел бу эшләрне башларга 6,4 миллион сум тирәсе акча каралган. Шуның 2,2 миллион сумы - җирле бюджеттан булачак.
    Алга таба Кукмараның үзәк урамындагы транспорт хәрәкәтен җайга салу өчен тимер юлга параллель рәвештә Боз сарае тирәсенә чыга торган итеп юл салу да планлаштырыла. Ясалма чирәм белән капланган футбол кыры төзү дә ерак перспективада түгел, күп кенә материалларын кайтарттык та инде.
    -Афәрин! Юллар, гомумән, Россиянең иң авырткан җире булып кала бирә. Быел бу эш кайларда башкарылачак?
    -Районда территориаль әһәмияткә ия булган 373 километр юлның 290 километрына асфальт, 53 километрына таш җәелгән, 30 километры җирдән тора. 457,1 километр җирле юлларның 3,7 проценты асфальт-бетон белән каплаган, 63,6 процентына таш җәелгән, өчтән бер өлеше - җир. 101 километрга сузылган Кукмара урамнарының 45,2 проценты асфальт белән түшәлгән, 20 процентына вак таш җәелгән.
    Үткән ел "Татавтодор" ААҖның Саба филиалы булган Кукмара юл төзү-ремонтлау участогы региональ юлларны тәртиптә тоту өчен 49,8 миллион сумлык, күперләр өчен 3 миллион сумлык эш башкарды. Кукмара эчендәге юлларны тәртиптә тоту "Чиста шәһәр" җәмгыятенә 7,8 миллион сумга төште.
    Быел федераль һәм республика программалары нигезендә Бөяр авылындагы үрле юлда зур күләмдәге эш башкарылачак, алты авылга юл сузу каралган, Филипповка, Чәбья, Лубян авылларында юл төзү эшләре күздә тотыла.
    -Яшәргә яраксыз хәлгә килгән йортлардан халыкны күчерү нияте сүрелмәдеме?
    -Андый йортлар бездә 23. Төрле ведомстволардан ярлы мирас булып калган бу йортлардан халыкны уңайлы фатирларга күчерү - бик катлаулы эш. Алай-болай фатир бирелә калса дип, пропискага керергә тырышу, биредә яшәмичә генә исәптә торуны дәвам итү кебек тискәре күренешләр белән дә очрашырга туры килә. Шуңа күрә депутатлар, җәмәгатьчелек вәкилләре белән берлектә төзелгән комиссияләр эшли. Шушы арада Тимер юл урамындагы 14нче йорттан - 6 фатир, 10нчы йорттан 37 фатирда яшәүчеләрне Гафиятуллин урамында төзелгән яңа йортларга күчерү булачак. Моны башкару өчен район бюджетыннан 4,5 миллион сум акча тотылды, ә быел бу максатларда 5 миллион сум каралган. Иң начар хәлдә булган Ворошилов урамындагы 6нчы йорттан 4нче корпуста яшәүчеләрне күчерергә исәп. Бу эшкә федераль һәм республика ярдәме көтелә, әмма ул бик четерекле һәм югарыда куелган норматив шартлардан аз гына тайпылу да программа үтәлешен шик астына куя. Начар шартларда яшәүчеләр белән бу мәсьәлә буенча төзелгән комиссия һәм хакимият органнары үзара аңлашып, акыл белән эш иткәндә генә куелган максатка ирешеп булачак.
    -Яңа салынган торак микрорайоннарында инженерлык коммуникацияләре, бигрәк тә газ үткәрү зур проблема булып тора.
    -Үткән ел озак вакытлар газны ягулык итеп файдалана алмаган "Көньяк-2", "Көньяк-3" микрорайоннарында, Восточная, Луговая, Ленин урамнарында, Ядегәр, Пчеловод, Нырья, Түбән Өскебаш, Югары Арбаш, Киндеркүл авылларында яңа салынган йортларга газ үткәрү өчен 35,5 миллион сум чыгымнар тотылды. 20 километрга якын газүткәргеч салынды.
    Чиратта "Көньяк-4" микрорайонында 12 километрга сузылган газүткәргеч салу. Лубянда 6,8 миллион сумга торак йортларга газ кертүне тәмамларга ниятлибез.
    -Социаль-көнкүреш объектлар кайларда корылачак?
    -Иң кирәкле социаль объектлардан булган балалар бакчалары челтәрен киңәйтү-үстерү йөзеннән республикакүләм "Бәләкәч" программасы районда уңышлы үтәлде. Байлангар, Чишмәбаш, Зур Кукмара, Манзарас, Лельвиж авылларында гомуми күләме 23,6 миллион сумлык эшләр башкарылды. Быел Олыязда 40 урынлы балалар бакчасы белән бергә 190 урынлы мәктәп төзибез, бәясе 100 миллион сумга якын. Бу төзелешнең нигезе үткән ел салынган иде. Район Башлыгы аны быел төзеп бетерү бурычын куйды. Вахит авылындагы мәдәният йорты да быел файдалануга тапшырылыр, аны төзеп бетерү өчен 47,2 миллион сум акча каралган. Урта Комарда 280 урынлы авыл клубы салу планда каралды. Үзәк дәваханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән яңа урында булачак.
    Моннан тыш, узган ел 77 фатирда ике контурлы аерым җылыту котеллары корылган булса, быел элеватор котельныена караган йортлардагы фатирларга аерым котеллар урнаштырырга уйлыйбыз. "Бердәм Россия" партиясе үткәргән конкурста отып алган 1 миллион сумга Степан Разин урамындагы котельныйны да үзгәртергә исәп.
    -Торак йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итәчәкме?
    -2011 елда 17 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылды. Быел 6 йортка шул кадәр үк суммага капиталь ремонт ясарга исәп. Хәзер подряд оешмалары белән килешүләр төзелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: