Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның “Эко-Сервис”җәмгыяте ел саен 30-35 мең куб метр чүпне урнаштырып бара

    "Эко-Сервис" җәмгыяте, исеменнән үк аңлашылганча, Кукмара поселогын байтак еллар буе каты көнкүреш калдыкларыннан арындырып, экологик хәлне яхшырту өчен зур хезмәт куя. Язгы санитар-чистарту икеайлыгы кысаларында бу оешма хезмәткәрләренең эше бермә-бер арта. -Моңа нинди әзерлек чаралары күрелә? "Эко-Сервис" җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов белән әңгәмәбез шул хакта. -Быел исә Бөек Җиңүнең 70еллыгын бәйрәм...

    "Эко-Сервис" җәмгыяте, исеменнән үк аңлашылганча, Кукмара поселогын байтак еллар буе каты көнкүреш калдыкларыннан арындырып, экологик хәлне яхшырту өчен зур хезмәт куя. Язгы санитар-чистарту икеайлыгы кысаларында бу оешма хезмәткәрләренең эше бермә-бер арта. -Моңа нинди әзерлек чаралары күрелә? "Эко-Сервис" җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов белән әңгәмәбез шул хакта.

    -Быел исә Бөек Җиңүнең 70еллыгын бәйрәм итү алдыннан поселогыбызның йөзен матурлау өчен аеруча тырышлык куярга туры киләчәк. Моңа нинди әзерлек чаралары күрелә?

    -Поселогыбызда 120дән артык урам бар. Һәрберсеннән көнкүреш калдыкларын чыгару график нигезендә башкарыла. Икеайлык чорында поселогыбызның эш сөючән халкы активлык күрсәтер, кар астыннан чыккан чүп-чардан тиз арада, бердәм көч белән арынырбыз, дип ышанам. Безнең оешма, үз чиратында, транспорт белән ярдәм итәргә әзер. Чүп чыгаруда атнаның алты көнендә алты техникабыз эшли. Моннан тыш, оешмалардан өстәмә техника биреләчәк. Алардан мөмкин булганча нәтиҗәле файдаланып калу кирәк булыр. Иң мөһиме - чүпләр тәртипләп, артык зур булмаган кисәкләр белән өеп куелсын иде, бу төяү эшләрен җиңеләйтергә һәм тизләтергә ярдәм итәчәк. Югыйсә, бакчалардан кисеп чыгарылган зур-зур агачларны төяү бик мәшәкатьле, өстәвенә алар машинада күп урынны ала. Кайбер шәхси йортлар каршында кечкенә тау кадәр төзелеш калдыклары өелеп тора. Мондый калдыкларны чыгару өстәмә түләү шарты белән башкарыла.

    -Поселоктагы чүп контейнерлары җитәрлекме? Контейнерлар урнаштырылган мәйданчыклар нинди хәлдә?

    -Бүгенге көндә поселокта 56 вакытлыча чүп җыю урыны бар. Бу мәйданчыкларга 186 контейнер урнаштырылган. Күп кенә контейнерлар искергән, быел яңаларын кайтарттык. Бәяләре арзан түгел, 4 мең сум тирәсе, шуңа күрә саклап тотуны, анда чүпләр яндырмауны, сыек калдыклар түкмәүне сорыйбыз. Вакытлыча чүп җыю мәйданчыкларының да күбесе тузган, шуңа күрә яңаларын төзергә, кайберләренең урыннарын да алыштырырга туры киләчәк. Моннан тыш, күпчелек оешма-предприятиеләрнең каты калдыкларны вакытлыча саклау урыннары һәм контейнерлары начар хәлдә яисә бөтенләй юк. Бу җитешсезлек бетерелергә, һәрберсенең территориясендә контейнерлы мәйданчыклар булырга тиеш. Әлеге санитар-эпидемиологик таләпләрне һәм нормаларны үтәмәгән вазыйфаи затларны административ җаваплылыкка тарту каралган.

    -Чүп җыю белән бәйле нинди проблемаларыгыз бар?

    -Күпфатирлы йортлар тирәсендә рөхсәтсез салынган сарайлар, корылмалар күп. Алар, беренчедән, янгын чыгу куркынычын тудырсалар, икенчедән, коммуналь техникага ишек алларына керү юлларын каплап, чүп җыю мәйданчыкларына үтәргә комачаулык ясыйлар. Бу проблема поселок башкарма комитеты белән берлектә хәл ителә. Бүгенге көндә хуҗасыз, ташландык хәлдәге шундый корылмаларны сүтү өстендә эшлибез.

    -Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү тәртибе турында сөйләп үтсәгез иде.

    -Кайларга гына куеп бетерәсез бу кадәр чүп-чарны, дип кызыксынучылар күп. Әйе, безнең оешма һәр елны 30-35 мең куб метр чүпне урнаштырып бара. Соңгы елларда күләмнәр шактый артты. Бу халыкның яшәү дәрәҗәсе күтәрелүе хакында сөйли. Кешеләр искелектән арына һәм яңалыкка омтыла, дигән сүз. Калдыклар чүплеккә, ягъни полигонга озатыла. Бу федераль кадастр исәбендәге объект Кәчимир авылыннан бер чакрым ераклыкта, күрше Вятка Аланына илтүче юлның уң ягында урнашкан. Полигон койма белән уратып алынган биш гектар җирне били һәм дүрт өлешкә бүленгән. Биредә сигез эшче, ике трактор-бульдозер хезмәт күрсәтә.

    Полигонның таләпләре бик зур, чүп урнаштыру мәшәкате дә шактый. Калдыклар иң элек радиациягә тикшерү үтә, күләмнәре үлчәнә һәм морфологик составлары карала, шуннан соң гына илтеп бушатыла. Аннары бульдозерлар ярдәмендә таратыла һәм кат-кат тыгызландырыла, 25 сантиметр калынлыктагы туфрак белән каплатыла. Моның өчен елына 650-700 машина балчык тотыла. Чүпләрне яндырырга ярамый, чөнки бу вакытта агулы газлар бүленеп чыгып, экологиягә зыян салачак. Чыгымнар зур булгач, хезмәтебез дә түләүле: бер куб метр чүпне юк итү 137,04 сумга төшә. Чүп-чар урман-кырларга, елга буйларына ташланмасын өчен санитар-экологик икеайлык вакытында шактый чүпне бушлай кертәбез. Бу акция шәхси йортларда яшәүче һәм үз транспорты белән алып килү мөмкинлеге булган кешеләргә кагыла. Шулай да, төзелеш калдыкларын китергәндә безгә телефон аша алдан хәбәр итү кирәк, алар өчен аерым урын билгеләнә.

    -Полигонның әйләнә-тирәгә йогынтысы өйрәнеләме?

    -Казаннан лаборатория хезмәткәрләре, квартал саен килеп, һаваның, янәшә тирәдәге туфракның, җир асты суларының составларын тикшереп торалар. Әйтергә кирәк, бу түләүле хезмәт. Барлык технологик таләпләрне үтәп барганда полигон 2020 елга кадәр хезмәт итәчәк.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    Чүпләрне юк итүгә кагылышлы төпле фикерләрегез туса яки сорауларыгыз булса, "Эко-Сервис"ка 2-83-87 (дүшәмбе-шимбә, 8.00-17.00), 2-82-40 (диспетчер, тәүлек буе) телефоннары аша шалтыратырга мөмкин.

    фото: https://yandex.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: