Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның бер авылында яшәүче малайны 17 ел элек әнисе ташлап киткән булган

    Миңа аның язмышы да, бүгенге тормышы да таныш. Интернет аша хатлар алышып, хәл-әхвәл белешеп торабыз. Үзе әйтмешли, "күке-әни" тарафыннан моннан 17 ел элек балалар йортында калдырылган, туганда ук әнисеннән төрле авырулар эләктерүе нәтиҗәсендә бүгенге көндә бик көчле дәвалану курслары алучы Ибраһим (исеме үзгәртелде) хәзер районыбыздагы бер авылда яши. Дербышки балалар...

    Миңа аның язмышы да, бүгенге тормышы да таныш. Интернет аша хатлар алышып, хәл-әхвәл белешеп торабыз. Үзе әйтмешли, "күке-әни" тарафыннан моннан 17 ел элек балалар йортында калдырылган, туганда ук әнисеннән төрле авырулар эләктерүе нәтиҗәсендә бүгенге көндә бик көчле дәвалану курслары алучы Ибраһим (исеме үзгәртелде) хәзер районыбыздагы бер авылда яши. Дербышки балалар йортында тәрбияләнүче Ибраһимны моннан берничә ел элек мәрхәмәтле, изге күңелле бер гаилә уллыкка алган иде.

    Беркөнне почтамны ачсам, Ибраһимнан хат бар. "Исәнмесез, Лилия апа! Бер хәбәр языйммы? Шоковый?!! Кичә без Казанга больницага баргач... минем биологический мамага кердек", - дип хәбәр иткән иде ул. Әлбәттә, Ибраһим әйткәндәй, шаккатмалы хәбәр булды бу. "Чынмы? Ничек булды соң очрашу, еладымы? Ә синең күңелең нечкәрдеме соң, нәрсәләр сөйләштегез", - дигән сорауларны Ибраһимга бер-бер артлы тезеп кенә тордым. Һәрберсенә бик теләп, җентекләп җавап язды ул. "Синең күңелеңдә аңа карата берәр нәрсә бармы?" - дигән соравыма: "Юк, берни дә юк. Минем әнием монда, янымда", - дип җавап биргәч, аңа дөрес тәрбия бирелүенә тагын бер кат инандым.

    Ибраһимның ризалыгы белән безнең сөйләшүне бергә туплап, газета укучылар хөкеменә дә тапшырам. Бәлки, 17 яшьлек әлеге чын ир-егетнең уйланулары, аек фикерләре кемнедер ялгыш адым ясаудан туктатып калыр.

    "17 ел... Кем өчендер бу еллар бер мизгел шикелле генә, ә кемдер өчен бик озак үткән гомер кебек тоелырга мөмкин. Менә мин дә 17 елдан соң үземне тудырган анам янына очрашуга барырга җыендым.

    Ике-өч ел элек "в контакте" сайты аша "күке-анам" шушы булырга тиеш, дип уйлап, бер апага интернет аша хат язып салдым. Үземнең уй-кичерешләрем, уку, мәктәп хәлләре белән таныштырдым. Ә ул, күпме генә, нәрсә генә язсам да, минем ташланган балам юк, дип гел кире какты, берни белән дә кызыксынмады. Ә бит безгә ДНК тикшеренүе дә кирәк түгел, төскә-биткә бик охшаганбыз. Үземнең күңелем кушмаса да, үстергән әти-әнием һәркем үзенең тамырларын, туганнарын белергә тиеш, тормышта нинди хәлләр генә булмый, бәлки ул бик яхшы кешедер дип, тудырган анамны гел яхшы яктан гына күрсәттеләр.

    Иртәнге сәгать 6. Телефоннан шалтыратып: "Бүген өйдә буласызмы? Әти-әнием белән сезнең янга очрашуга киләбез" - дип хәбәр иттем. Мин каршы килсәм дә, әти-әнием авыл күчтәнәчләре әзерләделәр. Аларга өстәп торт, чәк-чәк, пироглар алдылар. Фотолар буенча күреп, 7 яшьлек энем барлыгын белә идем, аңа зур гына конструктор уенчыгы алдык. Казанда бер үк исемдәге өч урам булганлыктан, навигатор безне шактый "адаштырып" йөртте. Ниһаять, сәгать 11дә мин үземнең "туган йортым" каршында идем. Безне каршыларга фотода күргән апа чыкты. Тормыш фоторәсем түгел, аерма би-и-ик күп. Очрашкач, шаккатып карап торды, еламады үзе. Мине күргәч: "О, син нинди чибәр, сөйкемле, зур егет икәнсең", - дип сокланды. Сөйләшеп утырганнан соң өстәл әзерләде. 17 ел күрешмәгән улын "сагынып көткән", ниләр генә "әзерләмәгән" иде ул. (Өстәлдә берни юк, хәтта ипи дә). Алып килгән тортны: "Аборт ясатмыйча мине тудырганыгыз өчен рәхмәт", - дип әйтеп бирдем. Чөнки кечкенә чагымда ук шулай эшләрмен әле, дип уйлап куйган идем.

    Юк, барыбер минем тормышым, туганнарым, дусларым, кайда-ничек яшәвем, нинди авыруларым барлыгы, укуым, нәрсәләр белән шөгыльләнүем, ниләр ашарга яратуым белән кызыксынмады ул. Әти-әнием янында мине үз улы итеп таныса да, үкенү тойгысы күрмәдем, сизмәдем. Тудырган анам булса да, аны күңелем белән кабул итә алмадым. Без бер-беребезгә чит-ят кеше, минем чын әти-әнием - янымда. Газетага язганда да мине 17 ел күрешмәгән улы дип түгел, баласы диегез, яме. Уйлап-уйлап йөрим дә, ярый әле миннән "отказать" иткәннәр, дип сөенәм. Аның белән саубуллашканда да: "Миннән "отказать" иткән көнегезгә рәхмәт, мин монда калган булсам, подъезд төбендә ятучы кече яшьтәге бер җинаятьче булган булыр идем", -дидем. Ә ул безне озата да чыкмады.

    Реклама

    Менә шулай булды, Лилия апа. Шулай да минем әти-әниемә: "Аңлы, белемле, тәртипле малай үстергәнсез", -дип рәхмәт әйтте. Ә миңа исә: "Гафу ит, шулай туры килде", -диде. Ә мин аңа: "Ислам дине буенча өч көннән дә артык ачу сакларга ярамый, мин кичерермен сезне, Аллаһы Тәгалә кичерсен", -дидем.

    Андагы шапшаклык, юклык, ДЦП белән туган энекәшнең кызу холкы... Әти белән әни моның тормышы авыр, дип сөйләшеп кайттылар. Бәлки Ходайдан мине ташлаганы өчен җәзадыр бу аңа?

    Әле менә кичә тагын әни белән Казанга дәваханәгә бардык. Әнием кушкач кына хәлләрен белергә дип телефоннан шалтыраттым. "Синен инвалидлыгың, җыелган акчаң бармы?" -дип сорый. "Юк", - дип алдаладым. " Жәл", - дип җавап бирде ул. Энекәшне кайчандыр мин яшәгән Дербышкидагы мәктәп-интернатка урнаштырырга йөрим, ди. Менә шундый хәлләр...

    Март аенда Казандагы журналист Земфира апа Гыйльметдиновадан посылка алдым. И-и күңелле булды да соң! Туфан абыйның китапларын җибәргән, робагыйлары да бар. Бу арада шуларны укыйм әле, бик кызык. Китап укырга яратам шул мин. "Күке-ана" ташлап киткәннән соң, мине балалар йортыннан җиде тапкыр алдылар, җиде тапкыр (төрле гаиләләр иде) кире илттеләр. Балалар йортыннан качып та карадым, ашыйсым килгәч, кире кайттым. Кире кайткан көнне кичке ашны бирмәделәр, ул төнне ач йокладым. Минем өчен "тәрбия чарасы" булгандыр инде. Ә "мама" га килгәндә, булышырга кешем юк ди, миңа ышана, өметләнәме икән?!

    Беркөнне аннан тагын хат алдым. "Ул чакта мин наркотикларсыз яши алмый идем. 2 ел гомерем үзем өчен генә түгел, якыннарым өчен дә тоташ җәһәннәмгә әверелде", - дип язган иде ул. Минем белән аралаша башлавына сөенүен белдергән.

    Лилия апа, сезнең уколдан соң ике-өч көн "үлеп" яткан кеше күргәнегез бармы? Мин менә шундый газаплар кичерәм. Кемнең гөнаһлары өчен миңа бирелгән җәза икән бу? Аның гаебе бит бу... "

    Ибраһим белән бу турыда аралашканнан соң, күңелемдә хисләр өермәсе кузгалды. Аны балалар йортыннан алып кайтып үстергән, чын кеше итеп тәрбияли алган әти-әнисенә ихластан рәхмәт әйтеп, алар каршысында башымны иям.

    фото: http://yana-dobro.livejournal.com/16487.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: