Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Районыбызның Аман-Оштырма (Чокырча) авылында яңа мәчет ачылды

    Туган авылым Чокырчаның бик күптәннән мондый зур тамашаны күргәне булмагандыр, мөгаен: капка төбе саен диярлек машина, галәмәт күп кеше. "Сабантуйга да моның кадәр халык җыелмаган иде", - диде күршем Нурулла. Кукмара төбәгендә җитмеш беренче булып бездә бүген мәчет ачу тантанасы үткәрелде. Авылыбыз борынгы, халык саны меңгә җиткән заманнар булган. Мәчете...

    Туган авылым Чокырчаның бик күптәннән мондый зур тамашаны күргәне булмагандыр, мөгаен: капка төбе саен диярлек машина, галәмәт күп кеше. "Сабантуйга да моның кадәр халык җыелмаган иде", - диде күршем Нурулла. Кукмара төбәгендә җитмеш беренче булып бездә бүген мәчет ачу тантанасы үткәрелде.

    Авылыбыз борынгы, халык саны меңгә җиткән заманнар булган. Мәчете дә зур, ике катлы иде. Безнең буын башлангыч классларда укыганда мәчет мәктәп итеп үзгәртелгән булган. Муллабыз Габдулла хәзрәт тә, абыстай да данлыклы Мәчкәрә мәдрәсәсендә укыган гыйлем ияләре булып, халыкка тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәр. Хәзрәтебез муллалыгы өчен репрессиягә эләгеп, төрмәдә дә утыра, мал-мөлкәте тартып алына.

    Һәм менә, ничәмә-ничә дистә еллар мәчетсез яшәгәннән соң, биек манарадан авыл өстендә моңлы азан авазы яңгырый. Мәчет өчен бура китереп биреп, төзелеш барышында зур ярдәмен күрсәтеп торган изге күңелле эшмәкәр Мәхмүт Гаязовка нинди генә рәхмәтләр әйтү дә аздыр, кылган яхшылыгы үзенә меңе белән кайтсын. Ул бураны авылдашлар, Рәдиф хәзрәт җитәкчелегендә килгән камышлылар, бердәм рәвештә тиз арада күтәреп, түбә астына да кертеп куялар.

    Халык алдында чыгыш ясап, җирле үзидарә башлыгы Альбина Сибгатуллина рәхмәт сүзләрен Мәхмүт Мәкъсут улыннан башлап, мәчет салу тәкдимен күтәреп чыккан, төзелеш барышында булышып-кайгыртып йөргән Нургали улы Шәмсуллага, пилорамы белән дә, материаллар белән булышкан Березняк имамы Сәүбән хәзрәткә, бу изге эшкә үз өлешен керткән барлык кешегә җиткерде. Ул клуб мөдире (авылда яшәүчеләрнең иң абруйлысы дисәм дә арттыру булмас) Васыйл Хөснетдиновка аерым тукталды. "Васыйлның эш белүе, оештыру сәләте, туган авылы өчен янып-көеп йөрүе төзелештә зур роль уйнады, рәхмәт аңа", - диде.

    Бу көнне безгә кунак булып килгән район башкарма комитеты рәисе урынбасары Рузалия Галиева үзенең һәрвакыттагыча мәгънәле чыгышында иң элек Чокырчаның матур табигатенә соклануын белдерде. "Әйе шул, авылның түбән очыннан сузылып киткән җиләкле яшел тавы (заманында ул мөстәкыйль колхоз булып, исеме "Яшел тау" иде), кул сузымында күренеп торган урманы, сулы буасы, саф сулы чишмәләре, авыл уртасындагы түгәрәк күле дисеңме... "Районда мондый матур табигатьле авылда булганым юк иде әле. Яңа мәчетегез Чокырчаның яшәвенә, яшәрүенә сәбәпче булсын", - диде Рузалия ханым.

    Чыгыш ясаган мәдрәсә директоры Ришат хәзрәт, Сөләйман хәзрәт, авылдашлар - Шәмсулла, Азат, Васыйл һәм башкаларның бердәм теләге шул булды: мәчет ул кешеләр белән ямьле, аңа сукмак суынмасын, намаз укырга, дин гыйлеме өйрәнергә йөрүчеләр артып торсын! Вахит авылында гомер кичерүче Ләбибә туган авылга багышлап язган шигырьләрен укып сөендерде.

    Реклама

    Дин гыйлеме өйрәнү димәктән, әнием Мәрьямнең кайчандыр сөйләгән сүзләре хәтердә яңарды. "Революциядән соңгы дин катгый тыелган еллар бит. Дин сабагы өйрәнергә кача-поса Факия түтигә йөрдек, кеше күрмәсен дип, чыра яндырып укый идек, әмма активистлар барыбер куып таратты. Үзлегебездән өйрәндек". Латинча да, гарәпчә дә укыды әни.

    Өйрәним дигән кешегә хәзер нинди иркенлек бит. Үзәк мәдрәсәдә Әдилә, Рузия абыстайлар кебек тирән белемле мөгаллимәләр укыта, авыл мәчетләрендә укулар алып барыла. Иренмә, ялкауланма гына. Безнең мәчеттә дә гадәти генә укулар - өйрәнүләр булыр, дип өметләнәсе килә.

    Моңа кадәр үзен күргән булмаса да, тирә-юнь авылларда, районда кыска гына вакытта дәрәҗә, абруй казанган Рәдиф хәзрәтнең кыска, ачык, бик тә аңлаешлы вәгазен тыңлау насыйп булды. Дин гыйлемен тирәнтен өйрәнгән белгечкә шәһәрдә төпләнеп калу мөмкинлеге дә булгандыр. Әмма ул, туган авылын иманлы итү теләге белән, Камышлыга имам булып кайткан. Аңа яше-карты тартыла, дин юлына басучылар күзгә күренеп арта. Мәчетебезне ачу тантанасын да ул гаҗәп матур, эчтәлекле итеп алып барды.

    Күңелләрне нечкәртә, Шәмсуллабыз азан әйткәндә күздән яшьләр тәгәрәтә торган бәйрәм булды бу. Хәер, ул үзе дә азанны елап тәмамлады.

    Бәйрәмгә кайтучылар, хәленнән килгәнчә, бүләген тапшырды, сәдакасын салды. Чакыруны кабул итеп кайткан шагыйребез - Ранифыбыз бүләк иткән шамаил дә мәчет түрендә урын алды. 45 кешегә, шул исәптән тугызынчы дистәсен ваклаган муллабыз, дини йолаларны башкару буенча үзенә йөкләнгән вазыйфаны башкарып барырга тырышучы Зиннур абыйга истәлеккә яңа мәчетнең нәфис рамга куелган төсле фоторәсеме тапшырылды. Җирле үзидарә өлкән яшьтәгеләр өчен үз бүләген әзерләгән.

    Җаннарны сафландырып, мәчетебез манарасыннан азан авазы һәрдаим яңгырап торсын иде.

    Рәйсә БАҺАВИЕВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: