Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарага тагын бер автолавка бирербез, дип ышандырды Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов

    Узган җәйдә районга кечкенә авылларда азык-төлек сату өчен өч машина кайткан иде. - Бер кибете дә булмаган иң күп авыллар Кукмарада: 49 торак пунктта халык сату нокталарына мохтаҗлык кичерә. Шуңа өч машина гына аларны тәэмин итеп бетерә алмый, тагын бер автолавка бирербез, - дип ышандырды Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт...

    Узган җәйдә районга кечкенә авылларда азык-төлек сату өчен өч машина кайткан иде.

    - Бер кибете дә булмаган иң күп авыллар Кукмарада: 49 торак пунктта халык сату нокталарына мохтаҗлык кичерә. Шуңа өч машина гына аларны тәэмин итеп бетерә алмый, тагын бер автолавка бирербез, - дип ышандырды Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов узган атнада районыбызга килгәч.

    Июнь аенда әлеге машиналар авылларга йөри башлагач, ел ахырына кадәр 1миллион 900мең сумлык азык-төлек сатылган. Әмма автолавкалар авылларга график нигезендә атнага бер тапкыр гына килә.

    -Бу безне дә, халыкны да канәгатьләндерми, атна буе кибетсез яшәүне күз алдына китереп карагыз. Шуңа атнага кимендә ике тапкыр килерлек итеп көйләгез, -диде берлек рәисе район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Илһам Зариповка.

    Йөз хуҗалыклы авылда бер кибет булырга тиешлеген, шуңа ирешү өчен кулланучылар җәмгыятенең сәүдә нокталарын арттырырга кирәклеген дә искәртте ул. Гомумән, республика җитәкчелегенең дә, Татарстан кулланучылар берлегенең дә киләчәккә планнары зурдан.

    Реклама

    -Товар сату белән генә ерак китеп булмый, җитештерү белән шөгыльләнергә кирәк, - ди Мәхмүт Фәттахов .- Ә безнең тармакта җитештерү ул хәзерләүләр системасы дигән сүз. Россиянең чит илләрдә хәзерләнгән азык-төлектән баш тартуы бу системаны торгызырга, үстерергә яңа мөмкинлекләр ача. Һәр шәхси хуҗалыкта үзе кулланганнан арткан продукция бар. Узган ел һәркайсыннан 5әр мең сумлык товар җыелган. Аны 15 мең сумга җиткерергә кирәк.

    Чыннан да, элеккеге елларда халыктан ни генә җыелмый иде: йон, тире дисеңме, чүпрәк, кәгазь калдыклары, көл, пыяла шешә, яшелчә, җиләк-җимеш... Ә хәзер күпләр бакчасыннан җыелган уңышны кая урнаштырырга белми. Узган ел да каерылып уңган алмаларның күпмесе әрәм- шәрәм булды. Консервлау цехлары эшләсә, халык аңа үзеннән арткан яшелчә, җиләк-җимешне арзан хакка да теләп тапшырыр, дип уйлыйм. Әнә, үткән җәйдә Вятка Аланы базарында чия кабул итүче машина янына озын-озын чират тезелгән, араларында кукмаралылар да күп иде.

    -Зур кибетләргә ит җитми. Элек ул Белоруссиядән кертелде, ә хәзер аны алып кайту бик кыйммәткә төшә. Шуңа үзебездә терлек асрауны арттырып, малны чалу, итне сату өчен уңайлыклар тудырырга кирәк. Бәрәңге игүне дә онытып барабыз, югыйсә, аны сатудан элек шәхси хуҗалыклар шактый гына табыш алалар иде. Төрле бәрәңге авырулары килеп чыгу да әлеге культурага игътибарны киметте. Шуны исәпкә алып, халыкны яхшы сортлы орлык белән тәэмин итү бурычы куелды. Казанда 80 миллион сумлык җиһазлар урнаштырылган үлән чәе ясау заводы сафка басты. Бу халыкка өстәмә табыш алырга мөмкинлек бирә, - диде берлек рәисе һәм игътибарны җәлеп итәрлек мисал да китерде: узган җәйдә күрше Мамадыш районында мәктәпләр 3 миллион 200 мең сумлык дару үләннәре җыеп тапшырганнар. Практика чорында бер укучы көнгә 1 мең сумлык дару чималы җыя ала икән. Ә без алардан кимме? Бу өч ай буе кая барып бәрелергә белми йөргән балага акча эшләү мөмкинлеге генә түгел, менә дигән хезмәт тәрбиясе дә. Үзләре шул чәйне куллансалар, файдасы тагын да зуррак.

    Базарда сөт сату да үзен аклар иде: кибеттән сыек сөтнең литрын 40-50 сумнан алганчы, халыкның бернинди кушылмаларсыз һәм арзанрак та булган сөткә өстенлек бирәчәге бәхәссез. Казан ярминкәләрендә сату итүчеләр андый продукциягә сорау зур диләр бит. Хәтта аны күпләп алып, аертып, катык, каймак, эремчек ясаучылар да бар икән. Бу төр хезмәт белән шөгыльләнергә теләүчеләргә 40ка 60 программасы буенча зур сөт савытлары сатып алу мөмкинлеге бирелә.

    Кыскасы, үзенең эшчәнлеге, тырышлыгы белән дан тоткан кукмаралыларга бу тармакта да яңа мөмкинлекләр ачыла. Аннан файдалана белергә генә кирәк.

    фото: http://rabotai.in/ideas/74.php

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: