Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада яшәүче Ләмига апаның әтисе Тукай белән дус булган

    Вакыт агышы чәчләренә чал керткән абый-апалар белән аралашу, аларның тормышы, гомер сөреше белән танышу яшь буынга бик зур тәҗрибә бирә. Әле алай гына да түгел, шул заманнарда илдә барган вәзгыять, вакыйгалар турында да беләсең. Бер сүз белән әйткәндә, алар - безнең аяклы тарихыбыз. Кукмара бистәсендә яшәүче Ләмига апа Маврина да...

    Вакыт агышы чәчләренә чал керткән абый-апалар белән аралашу, аларның тормышы, гомер сөреше белән танышу яшь буынга бик зур тәҗрибә бирә. Әле алай гына да түгел, шул заманнарда илдә барган вәзгыять, вакыйгалар турында да беләсең. Бер сүз белән әйткәндә, алар - безнең аяклы тарихыбыз.

    Кукмара бистәсендә яшәүче Ләмига апа Маврина да үз гомерендә күпне күргән, аралашырга кызыклы әңгәмәдәш. Һәрбер вакыйганы елларына, кешеләрне исем-фамилияләренә кадәр атап сөйләшүче бу мөхтәрәм апа тиздән тугызынчы дистәсен түгәрәкли икән инде.

    Ләмига Маврина тумышы белән Арча районы Иске Ашыт авылыннан. Әмма тормыш аны төрле җирләрдә йөртеп, соңыннан Кукмарага кайтара. Ә бистәбездә төпләнүенең сәбәбе сайлаган һөнәренә бәйле.

    -Гаилә белән Казан шәһәренә күченеп, 18нче татар мәктәбендә укыган вакытлар иде. Җиденче сыйныфта укыганда, җиңел сәнәгать техникумына укырга чакырып, бик тәфсилле итеп сөйләделәр, шуннан соң, ике дә уйламыйча, укуымны техникумның итек басу бүлегендә дәвам иттем. Әти гел: "Безнең Ләмига, яңа итек кигәне булмагач, нинди һөнәр сайлыйсын белде..." - ди иде. Без гаиләдә тугыз бала бер-беребездән калганны киеп үстек. Ә Горький шәһәрендә диплом эше узганнан соң алган хезмәт хакына мин киемнәр һәм башка кирәк-яраклар сатып алдым, әмма әтигә бу гамәлем ошамады, акчаны әрәм-шәрәм итү дип кабул итте: "Анда яхшы булгач, ник кайттың", - диде. Шул сүзләр миңа җитә калды - Казанда эш урыны тәкъдим итсәләр дә, Тверь өлкәсенең Кашин шәһәрен сайладым. Анда бару белән хезмәт хакы биреп куйдылар, ә мин тоттым да бөтен акчаны әтигә җибәрдем. Шуннан соң әти дә, мин дә бу турыда башка сүз кузгатмадык, - диде Ләмига апа.

    Реклама

    Ләмига Маврина әтисе турында күп истәлекләр сөйләде. Аның бик белемле укытучы, мөәзин булуын горурланып искә алды. Габделбарый абзый Фәхриев Габдулла Тукай белән мәдрәсәдә бергә укыган, аннан соң да әле аларның дуслык җепләре өзелмәгән. Әнисе Мәдикамал апаның: "Габдулла Тукай үлгәч әтиегезнең күзләре беренче тапкыр яшьләнгәнен күрдем", - дигәнен хәтерли ул. Ә өч бертуганының Гаяз исемле булуларын Гаяз Исхакый белән бәйле түгелме икән, ди Ләмига апа.

    Бөек Ватан сугышының михнәтләрен язмам героена да татырга туры килә. 1942 елның 1 сентябрендә техникумга укырга килгәч, дәресләр булмавын, өйләренә кайтып җылы киемнәр алып килергә кирәклеген, окоп казырга барачакларын әйтәләр. Икенче көнне инде меңнән артык студент елга портына җыела һәм аларны өсте ачык баржаларга төяп, Идел буенча Тәтеш районының Пролей-Каша бистәсенә алып китәләр. Саперлар шартлаткан урыннан балчык ташу япь-яшь кызларга, билгеле, җиңел генә бирелми. Аларга эшләгән өчен коры паек бирәләр. Аны үзләре яшәгән хуҗага тапшыруларын, ә ул аларны бәрәңге белән сыйлавын әле дә рәхмәт сүзләре белән искә ала Ләмига апа. Биредә яшәгән чорда ул туганнарына бер кәлимә хәбәр дә ирештерә алмый. Казанда исә бу вакытта студентлар утырып киткән баржа барлык пассажирлары белән баткан дигән хәбәр тарала. Дүрт айдан соң исән-сау әйләнеп кайткан кызларын күргән ата-ананың хис-кичерешләрен берәү дә аңлата алмастыр, мөгаен. Бу - Ләмига апаның чәчәк кебек 18 яшьлек вакыты була.

    Булачак тормыш иптәше Александрны Кашин шәһәренә баргач очрата Ләмига апа. Аларның гаилә корып яши башлаулары үзе бер истәлек. Кибеткә сөткә чыккан җирдән кияүгә чыга ул. Үзе шаяртып: "Кибеткә барган юлда очрап тәкъдим ясады, шунда ук ЗАГСка кереп гариза яздык һәм аларга кайттык. Минем кияүгә чыкканда бирнәм бер бидон сөт иде. Шуны өстәлгә куйдым да, чәй эчәрсез, дидем", - ди ул. Әмма инде мәрхүм тормыш иптәшен искә алганда Ләмига апа күз яшьләрен тыеп кала алмады. 50 ел бергә-бергә тормышның сикәлтәле юлларын үткәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр бит алар.

    Кукмарага исә иптәш кызының чакыруы буенча кайта ул һәм утыз ел киез итек-киез фабрикасында мастер булып эшли. Яхшылар исәбеннән төшми, шуңа күрә бер төркем хезмәткәрләр белән аны Монголиягә итек басу станокларында эшләргә өйрәтергә җибәрәләр. Укыган вакыттагы конспект-язмаларның Монголиядә кирәге чыкты, ди. Биредә алты ай яшәү дәверендә ул бу як халкының мәдәнияте белән таныша, истәлекле урыннарында булып, тәҗрибә уртаклаша.

    Әйткән сүзен үти торган, бик тәвәккәл була Ләмига апа. Әлеге сыйфатлар аңа тормышта югалып калмаска, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Бүгенге көндә дә Ләмига Маврина балаларына мәшәкать тудырырга теләмичә, аяклар йөреп торганда, сәламәтлек барында бер авырлыгы да юк, дип шөкер итеп, үзе көнен үзе күрә.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: