Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада яшәүче Хөрмәтулла Хәйруллин 1945 елда Потсдам конференциясен саклауда катнашкан

    Сугыш ветераны Хөрмәтулла абый Хәйруллин янына җыенганда башыма шикле уй килде: "Сөйли алырлык хәлдәме ул, авырып китмәгәнме, хәтере җуелмаганмы?"- дим. Ни әйтсәң дә, 90 яшен тутыра бит. Кызы Рәисә ханым телефон аша: "Фатир эчендә йөреп тора, ятып та ала, намаз да укый", - дигәч, күңелемә җылы йөгерде. Бомбалар чиелдавы -...

    Сугыш ветераны Хөрмәтулла абый Хәйруллин янына җыенганда башыма шикле уй килде: "Сөйли алырлык хәлдәме ул, авырып китмәгәнме, хәтере җуелмаганмы?"- дим. Ни әйтсәң дә, 90 яшен тутыра бит. Кызы Рәисә ханым телефон аша: "Фатир эчендә йөреп тора, ятып та ала, намаз да укый", - дигәч, күңелемә җылы йөгерде.

    Бомбалар чиелдавы - бик куркыныч

    Күз тимәсен: Хөрмәтулла абый мине елмаеп, хәрбиләрчә честь биреп каршылады. Әңгәмә барышында кан басымы күтәрелеп, хәле киткәләсә дә, сиздермәскә тырышты: полковник дәрәҗәсен югары тотты. Хәтере дә яхшы икән: йөрәге түрендә сакланган бик күп истәлекләре белән уртаклашты. Сугыш белән бәйле хатирәләр - әлбәттә, иң ачысы.

    Хөрмәтулла абый 1924 елның салкын февралендә күрше Вятка Аланы районының Түбән Шөн авылында туган. Гаиләдә ун бала булганлыктан (7се исән калган), аларны туйдыру өчен әти-әнисенә алсыз-ялсыз хезмәт куярга туры килгән. Хөрмәтулла да 7-8 яшеннән колхозга эшкә чыккан. Чәчү, урак вакытында иртәнге сәгать дүрттән кичке тугызга кадәр басуда ат куып йөрттем, дип сөйләгәнен тыңлап, йөрәгем сыкрап куйды. Күпме авырлыклар күргән ул чор балалары! Югарырак сыйныфларда укыганда аны - бригадир ярдәмчесе, учетчик, ә 10 сыйныфны тәмамлауга кассир-хисапчы, бухгалтер итеп куйганнар.

    -Шул яшемдә колхоз акчасын ышанып тапшырдылар. Колхозыбыз бай иде, районда беренче урынны алып барды, - дип искә ала ул елларны Хөрмәтулла абый. Хезмәт көннәре өчен халыкка ашлыкның нинди бәядән бирелгәненә кадәр хәтерли!

    1942 елның августында 18 яшендәге егеткә сугышка чакыру килә. Аны эчке гаскәрләр составына билгеләп, Ярославль шәһәренә җибәрәләр. Кече состав мәктәбендә бер ай укыганнан соң, егетләргә биредәге хәрби заводны күз карасыдай саклау бурычы йөкләнә. Ул көннәр хәтеренә тирән уелган:

    -Бик зур завод иде, анда барлык төр диярлек сугыш техникасы: авиабомбалар, миномет-пулеметлар һәм башка кораллар эшләп чыгарылды. Тәүлек саен берәр эшелон корал фронтка китә иде. Дошманнар заводның үзендә дә булган: 1943 елда көчле шартлау яңгырады. Өстәл зурлыгындагы бомба кыйпылчыгы яныма ук килеп төште, нибары ун сантиметр чамасы ара мине исән калдырды. Күпмедер вакыттан соң тагын бер шартлау булып, бик күп кешеләрне һәлак итте. Әлеге диверсияләр сер булып сакланды, халыкка җиткерелмәде.

    Бер үк вакытта бүленә-бүленә укуларын тәмамлап, сержант исеме алганнан соң, Хөрмәтулла абый белән аның иптәшләре 1943 ел азагында Муром шәһәрендәге танклар җитештерү заводын сакларга китәләр. Кулга винтовка тотып, көндезләрен вышкадан күзәтсәләр, төннәрен завод буйлап йөреп торалар. Үтә җаваплы бурычны үтәгәннәр, чөнки шпионнарның заводка үтеп керү куркынычы белән беррәттән үзебездә дә Гитлер "тегермәненә су коючылар" булган.

    -1944 елның апрелендә Украинаның Овруч районында Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының 219 полкы формалашты. Шул полк составында без үз йөрешебез белән II Белоруссия фронтына юл тоттык. Өчме-дүртме тәүлек бардык шулай. Берничә кешене утыртып, ризык әзерләп тору өчен кыр кухнясын алга җибәрәбез дә, атлауны дәвам итәбез. Тәүлеккә бер тапкыр гына ашау эләкте: ботка, аш яисә макарон.

    Юлда егетне тетрәндергән хәл була. Бераз читтәрәк сарай сыман корылмалар күренгәч, берничә солдат шунда хаҗәтләрен үтәргә йөгерәләр. Хөрмәтулла да бармакчы була, әмма икеләнеп кала. Шулчак немец самолеты килеп чыга да, сарайлар өстенә бомба ташлый. Күз алдында барысы - солдатлар да, корылмалар да теткәләнеп, күккә оча. Бу хакта ветеран үзе түгел, кызы шыпырт кына сөйләде. Сугыш яраларын кузгату бик авырдыр шул. Баш өстендә бомбалар чиелдаганда бик куркыныч, дип кенә әйтеп куйды үзе.

    Унике фрицка каршы - өчәү

    -Без килеп җитүгә, совет гаскәрләре хәлиткеч һөҗүмгә күчтеләр,- дип сүзен дәвам итте Хөрмәтулла абый. -Белоруссия урманнарында немецларның бик күп төркемнәре аерылып-качып калды. Безгә аларны юк итү бурычы куелды. Кыл өстендә йөрдек: дошман теләсә кайда яшеренеп-сагалап торырга мөмкин иде. Безнең заставада 38 кеше, тагын берәр взвод автоматчылар һәм пулеметчылар... Бер авылга җиттек. Иртәнге сәгать дүрт. Авылның исеме бар, йортлар юк, бер-ике җирдә мич торбалары гына калкып тора. Алдан җибәрелгән дозор бу урында немецлар булуын хәбәр итте. Фашистларның полк штабы калган икән. Бу - йөздән артык кеше, гранатометлары, пулеметлары бар. Немецларның кораллары, гомумән, безнекеннән яхшырак. Аларга каршы көрәш дүрт сәгать буе дәвам итте. Көчләр тигез түгел - без аз идек, шуңа күрә ярдәмгә автоматчылар һәм пулеметчылар взводларын да чакыртырга туры килде. Кулга төшергән трофейларны санап бетерерлек булмады: "Амфибия" автомашиналары гына да унике иде. Аларны хәрби частька тапшырдык. ...Сазлык буенча баруыбыз. Бер йортны күреп алдык. Аучыларныкы иде, ахры. Карыйбыз: анда немецлар! Без - өчәү, алар - унике. Болары каршылык күрсәтмәделәр, качарга маташтылар, әмма өлгермәделәр. Андый хәлләр күп булды. Сатлыкҗаннар, хыянәтчеләр, полицай булып фашистларга хезмәт иткән кешеләрне табып, тиешле урынга озату бурычын да үтәдек. Разведкага лейтенант Тарасенко һәм Михаил Лысак белән бер төркемдә йөрдем.

    Шулай итеп, Белоруссияне дошманнардан чистартып Кенигсбергка (хәзерге Калининград) килеп җиттек. Немец гаскәрләрен биредә Германия канцлеры Бисмарк вакытында (19 гасыр) төзелгән җир асты ныгытмалары да коткарып кала алмады: шәһәр азат ителде. Безнең яктан да, алар ягыннан да бик күп сугышчылар һәлак булды. Безнең бурыч - фашистларның сер итеп сакланган мөһим документларын кулга төшерү иде. Кушылганны мөмкин булганча үтәргә тырыштык, шуның өчен безнең полк III дәрәҗә Кутузов ордены белән бүләкләнде.(Әлеге документлар турында хәзер ниләр генә язылмый: немец галимнәренең оча торган тәлинкәләр, вакыт машинасы, күздән югала ала торган кешеләр уйлап табуы һәм башкалар. -авт.) Шуннан соң без Балтыйк буендагы эре порт-шәһәр Данцигка (Хәзерге Гданьск) юнәлдек. Гитлер хәрби көчләрне Берлин янына туплаганлыктан, нык каршылык булмады.

    Дошманны куа-куа Германиянең порт шәһәре Росток шәһәренә килеп җиттек. Шул вакытта самолетлардан Германиянең капитуляциягә кул куюы турында листовкалар ташладылар. Ул чакта ничек шатланганыбызны сөйләп бетерү мөмкин түгел! Каяндыр шәраб табылды: Җиңү көнен шау-гөр килеп бәйрәм иттек.

    Реклама

    Безгә немец солдатларының коралларын җыеп алу бурычы йөкләнде. Артык каршылык күрсәтүләр булмады. Заданиене тәрҗемәче белән үтәдек. Мәктәптә немец телен өйрәнгәнлектән, мин үзем дә ул телдә ярыйсы гына аңлаша идем. Хәзер инде онытылды.

    "Сталинны күрдем"

    1945 елның июле. Ростоктан безне машинага төяп алып киттеләр. Кая алып баралар - белгән юк. Потсдам шәһәренә килеп җиттек. Казармаларга урнаштырдылар. Шулчак хәбәр килде: безгә җиңүче өч ил - АКШ, Англия һәм СССР җитәкчеләре катнашында үтәчәк мөһим конференцияне сакларга! Россиядән килгән дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләрен санамаганда, вокзалга өч эшелон сакчылар килде. Без беренче эшелонда идек. Кулларга винтовка, автоматлар тотып, конференция үткәреләчәк Цецилиенхоф сарае тирәли һәр йөз метр саен икешәр кеше бастык. Икенче эшелон сакчылары бездән 150 метр арттарак, һәр йөз илле метр саен икешәр кеше бастылар. Өченче эшелон сакчылары, зуррак ара калдырып, шулай ук икешәрләп тезелгәннәр иде. Шулай итеп, бинаны өч рәт белән уратып алдык. Сталинны, чит илләр эшләре министры Молотовны, маршал Жуковны үз күзләрем белән күрдем.

    Тар-мар ителгән Германиядә тагын биш ел хезмәт иткән әле Хөрмәтулла абый. Җиңел булмаган, әлбәттә. Үзе күп сөйләмәде:

    -Безгә уяу булырга кирәк иде. Хәтеремдә: бервакыт америкалылар безнең хөкүмәт элемтәсен тыңлауны оештырмакчы булдылар. Шифровкалаучы хезмәтен дә өйрәнергә туры килде, шуннан беләм. Үзебезнең полкның комсомол секретаре итеп сайладылар әле мине. 1950 елның августында - сугышка чакырылганга нәкъ сигез ел булгач демобилизацияләндем. 26 яшь иде миңа.

    Туган җиргә әйләнеп кайтканнан соң, Сосновкадагы суднолар төзүче заводта комсомол секретаре булып аз гына эшләп өлгерә: Кировка өлкә комсомолына чакыртып алалар аны. Синең кебекләр флотка кирәк, диләр.

    Тын океан флотында - 25 ел

    -1951елның апрелендә кичен хәрби комиссариаттан чакыру керттеләр. Иртәгә сәгать сигезгә килергә, диелгән иде. Тормыш иптәшем Оркыя авырый иде, аны калдырып китәргә туры килде. 1 майга 150 кеше Владивостокка килеп җиттек. Сугыштан старшина булып кайтсам да, биредә мичман исеме бирделәр. Ике ай укып, лейтенант исемен алдым.

    Әйтергә генә ансат: Тын океан флотында 25 ел хезмәт иткән Хөрмәтулла абый! Ерак Көнчыгышны иңләп йөреп, комсомол, партия эшен алып барган. Владивостокта, Русский утравында, Порис бухтасында хезмәт иткән. Полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән.

    Кызы Рәйсә ханым әтиләре янына күченеп килүләре турында сөйләде:

    -Без кечкенә идек әле. Беренче көннәрдә корабльдә яшәдек, аннары барактан бүлмә бирделәр. Корея белән чиктә урнашкан Славянка поселогы иде бу. Тирә-якта тайга, юлбарыслар... Куркыныч булды.

    1975 елда гаилә Казанга әйләнеп кайта. Хөрмәтулла абый педагогика институтында егерме елга якын хезмәтне һәм җиһазларны саклау, капиталь ремонт буенча инженер вазыйфаларын башкара. Казанның элеккеге мэры Камил Исхаковның әтисе дә шунда шофер булып эшләгән. Бергә төшкән фотолары да бар.

    Вакыт рәхимсез: сугыш ветераннарының сафлары сирәгәя бара. Әлеге институтта хезмәт куйган 103 ветеранның берсе - Хөрмәтулла абый гына исән. Гомер көзен ул Кукмарада, кызы Рәйсә тәрбиясендә кичерә. Җан тарта шул туган якларга: авылына биредән якын бит. Янында хатыны Оркыя апаның булмавы гына авыр, вафатына байтак еллар үткән. Ике кызы, улы, ике оныгы, дүрт оныкчыгы хөрмәт итәләр үзен, һәр Җиңү бәйрәмендә бергә җыелалар икән. Җиңүне якынайткан, зур вакыйгалар шаһите булган ветеран белән очраштырганы өчен язмышыма рәхмәтлемен. Яшәсен иде әле.

    Хөрмәтулла Хәйруллинга 90 яшь тулды. Район хәрби комиссары Равил Гафиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, аның өенә килеп, олуг юбилее белән котладылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: