Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада яшәүче Фәйрүзә апа Сабирҗанованың йөзендә – елмаю, күзләрендә – нур

    Тормыш юлын ничек узганыңны беләсең килсә, балаларыңа кара, дигән бер акыл иясе. Чыннан да, балаларыңның уңышлары белән горурлана алсаң, алар өчен үрнәк, яшәү өчен көч бирүче әти-әни булсаң, тормышым заяга узмаган, дип әйтергә мөмкиндер ул. Кукмара бистәсендә гомер итүче Фәйрүзә Сабирҗанованың балалары турында горурланып сөйләвенә бер соклансаң, үзенә карап "күз...

    Тормыш юлын ничек узганыңны беләсең килсә, балаларыңа кара, дигән бер акыл иясе. Чыннан да, балаларыңның уңышлары белән горурлана алсаң, алар өчен үрнәк, яшәү өчен көч бирүче әти-әни булсаң, тормышым заяга узмаган, дип әйтергә мөмкиндер ул.

    Кукмара бистәсендә гомер итүче Фәйрүзә Сабирҗанованың балалары турында горурланып сөйләвенә бер соклансаң, үзенә карап "күз тимәсен" дип кенә әйтәсе килә. Хөрмәтле әнигә шушы көннәрдә 90 яшь тула.

    Миннәхмәт абый белән биш малайны олы тормыш юлына аяк бастырган, Фәйрүзә ханымга үзенә дә тормышның сикәлтәле юлларын күп узарга туры килә.

    -Хезмәт юлым 8 яшьтән башланды, - дип искә ала ул үткәнен, чык тамчысыдай тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп. -30нчы елларда колхозлашу чоры башлангач, үзебезнең атны, сыерны биреп колхозга кердек. Кар эреп, җир чыгуга яше-карты иртәдән кичкә кадәр басуда булды. Әнигә ияреп без дә бара идек. Җитен, киндер йолку дисеңме, коелган ашлык башакларын җыюмы - берсе дә калмады, бөтенесен олылар рәтендә эшләргә туры килә иде. 15 яшемнән бригадир ярдәмчесе итеп куйдылар. Сугыш башланганда миңа 16 яшь иде. Иртән әниемнең елый-елый намаз укыганына уянып киттем. Бер абыем ул вакытта армиядә. Сугыш чыкканын ишеткәч, әнием абыемның исәнлеген сорап дога кыла икән.

    Шул ук елны бер төркем яшьләрне окоп казырга җибәрәләр. Көненә 500 грамм икмәк белән җан асрыйлар алар. Әле өстәвенә 45-50 градус суыклар, кияргә кием булмау - кеше өстенә килгән зур афәтне тагын да аяныч хәлгә китерә.

    Реклама

    Аннан кайткач, Фәйрүзә Сабирҗанова авыл советында салым агенты булып эшли. Монда эшләү бригадир хезмәтеннән дә авыр була, чөнки ашарына да булмаган авыл кешесеннән, канлы яшь түктереп, танк, самолет ясау өчен акча, хәрби һәм хуҗалык салымы таләп итәләр. Үзләре дә ач булган халыкның нәфрәт катыш ялварулы карашларын күтәрә алмыйча, яшь кыз бала эштән китәргә дә уйлый. Ләкин халыкның: "Китмә, син китсәң, я бик рәхимсез кеше килер. Син үзебезнеке әле. Үзебез ач булсак та, ничек тә түзәрбез, - дигән сүзләренә колак салып, авылдашлары белән ахыргача калырга карар кыла.

    Сугыштан соңгы елларда халык судында секретарь булып хезмәт куярга да туры килә аңа. Булачак тормыш иптәше Миннәхмәт Сабирҗанов белән шул елларда таныша. Гаилә коргач, бер-бер артлы 5 малай алып кайта. Кечкенәләре игезәкләр әле. Тормыш әкренләп җайга салына. Тынгысыз җанлы Фәйрүзә апа үзен башка өлкәләрдә сынап карарга уйлый: ипи пешерү заводында экспедитор, счетовод, кибеттә сатучы, соңрак бүлек җитәкчесе булып урнаша.

    -Зур суммада акчалар белән эш итә идем. Ләкин бервакытта да кеше өлешенә кермәдем. Гомер буе колагымда әниемнең: "Кешенең тиененә дә кагыла күрмә", - дигән сүзләре яңгырап торды. Тәүлекнең төрле вакытында капчык-капчык акча йөрткән чаклар булды. Дөньяны таный белгәннән бирле, Ходайның барлыгына ышанып, аңа таянып яшәдем. Шуңадырмы, мине бәла-казалардан саклап килде, күп кенә авыр хәлләрдән, кыенлыклар килгәндә ярдәменнән ташламады.

    Бүгенге көндә юбиляр малае һәм килене хөрмәтендә яши. Биш малаеның дүртесе, киленнәре медицина өлкәсендә хезмәт куялар. "Бабаеның" (тормыш иптәшен яратып, шулай дип искә ала) бакыйлыкка күчүен генә авыр кичерә.

    -Бик бәхетле яшәдек без аның белән. Акыллы, гадел кеше иде. Эшендә дә, өйдә дә һәрвакыт тәртип булганны яратты. "Җиренә җиткереп эшләмәсәң, урын алып, эшлим дип утыруның кирәге дә юк, дип әйтә торган иде. Ходайдан тигез гомер, тигез мәхәббәт бирсәң иде, дип сорасам да, гомерләр генә тигез булмады. Иртәрәк китте шул бабаем, - дип көрсәнеп алды Фәйрүзә апа. - Шулай да зарланмыйм. Янымда улларым, киленнәрем, оныкларым. Аларның уңышларына шатланып, исәнлекләренә дога кылып яшим.

    Газаплар чоңгылында йөзсә дә, авырлыкларга бирешмәгән, сынмаган, сыгылмаган ак яулыклы әбинең йөзендә әле дә елмаю, күзләрендә - нур.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: