Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада хат ташучылар җитми

    3 гасыр элек Россиядә барлыкка килгән хат ташучы хезмәте бүген дә абруйлы һөнәр булып санала. Бөек Ватан сугышы вакытында да фронт һәм туган ил арасында күпме хатлар йөргән!.. Тик почтальон булу җиңел эшме? Моны белү өчен, бер кочак газета һәм пенсия таратып, бер көнгә почтальон булып карадым... Почтальоннары булу өчен,...

    3 гасыр элек Россиядә барлыкка килгән хат ташучы хезмәте бүген дә абруйлы һөнәр булып санала. Бөек Ватан сугышы вакытында да фронт һәм туган ил арасында күпме хатлар йөргән!.. Тик почтальон булу җиңел эшме? Моны белү өчен, бер кочак газета һәм пенсия таратып, бер көнгә почтальон булып карадым...

    Почтальоннары булу өчен, ашбуҗилылар миңа үз авыллары егетенә кияүгә чыгарга киңәш иттеләр.

    "Почтальоннар җитми"

    Эшкә "урнашырга" баргач, Кукмара почтамты җитәкчесе Райнур Фәхриевка сорауны кабыргасы белән куйдым:

    -Бүген почтаның нинди проблемалары бар?

    -Шунысы күңелне тырный - почтальоннарның хезмәт хакы бик түбән: уртача 3500 сум. Кеше ышанмаслык, әмма акча белән эшләүче "Россия почтасы" бүген кризистан интегә. Чөнки ул үз-үзен финанслауга корылган, дәүләт эшләрен башкаручы дәүләтнеке булмаган оешма. Америкада почтальонны кулда гына күтәреп йөртсәләр, бездә - эшкә килергә куркалар, - дип сүз башлады ул. - Әлеге проблеманы күптән түгел Казанда яңа почтамт ачылу тантанасында да күтәргән идек. Оешмабызның Мәскәүдән килгән генераль директоры: "Хезмәт хакы артыр, ләкин бүген-иртәгә түгел", - дип китте. Татарстан Дәүләт Советы да бу мәсьәләне игътибарга алачагын әйткән иде. Тик әлегә үзгәреш җилләре искәне юк.

    Интернет гасырында яшәсәк тә, бүген почта аша йөзләгән төрле хезмәт башкарыла: хатлар, посылкалар, бандерольләр тарату, газета-журналларга яздыру, штрафлар, коммуналь түләүләр җыю, акча күчерү, товар сату һәм башкалар. Саннарга килсәк, Кукмара почтасы ай саен уртача 19 мең газета-журнал тарата, 900 гади һәм 500 "заказной" хат, 50 посылка, 40 мең реклама продукциясе, райондагы хуҗалык саны кадәрле счет-фактура кабул итә.

    Вставка. Бүген 123 авылда - 100, Кукмарада 20 почтальон хезмәт куя. Шуларның берсе ир-ат, калганнары - хатын-кыз. Татарстан буенча - 10 мең, Россиядә 400 мең почтальон исәпләнә.

    Почта авылларга ничек барып җитә соң? Башта сортлау бүлмәсендә һәр авылга тиешле газета-журнал, хат, пенсия көн саен Кукмара буйлап сәяхәткә чыгучы 4 машинага бүленә. Юлда талауга эләкмәс өчен, машина саен сакчылар билгеләнә. Калганын почтальон булгач, үз тәҗрибәмдә татып карадым.

    "Җилкә әчетә"

    Иң элек шуны искәртим әле: мине эшкә "алган" Зур Сәрдек элемтә бүлеге почтальон итеп Аш-Буҗига, Рәйханә Фәйзрахманова янына җибәрде. Рабига Салихова җитәкчелегендәге Зур Сәрдек элемтә бүлегенә 992 хуҗалык карый. Мин барасы Аш-Буҗида 190 хуҗалык, 8 урам бар. Җитмәсә, ул Зур Сәрдектән 4 чакрым ераклыкта урнашкан. Ә почтальонга тегендә-монда җыелган 8 чакрым өстенә тагын авылны да әйләнеп чыгарга кирәк бит әле.

    ...Эш Зур Сәрдек элемтә бүлегендә 6 авылга берьюлы килгән почтаны аралаудан башланды. Рәйханә апа белән 113 "Хезмәт даны", башка төрле газеталар, бер дистә хат һәм пенсия санап алдык. Ул арада, бәхетемә каршы, сөенечле хәбәр иреште: Аш-Буҗига "попутный" машина бар икән. Җил тизлегендә кайтып җитсәк тә, газета тутырылган 12 килограммлы сумка машинадан төшкәч үзен сиздерде. Әлеге "байлыкны" Рәйханә апаның өенә кадәр сыртыбызда 15 минут җәяүләп алып кайттык. Аннан газеталарны бөкләп, почмагына хуҗаларның исемнәрен яздык. Каралып каткан кулларны юганнан соң, тәмләп чәй эчтек.

    -Иртәгә күләгәдә плүс 32 градус диләр. Баш миләре "кайныйсылар" алда. Ул кышкы буранда, көзге яңгырда күрмәгәннәр калмый. Әйбәтләп аша, теге сумканы авыл буйлап күтәреп йөрисе бар. Ярый әле гаиләм сүз әйтми, авыл халкы үземне хөрмәт итә. Шунысы гына авыр: кичкә аяклар бетә, теге сумкадан җилкә әчетә... - диде 13 ел шушы хезмәтне башкаручы Рәйханә ханым.

    Реклама

    Хәер, зыялы, дини халык яшәүче Аш-Буҗида почтальон булып эшлисе генә килеп торадыр. Рәйханә апа - һәр йортта көтелгән кунак, якын һәм кадерле кеше. Бүген ул авылдашларын баетып йөри. Әрҗәгә газета куюдан тыш, һәрберсенә кереп, пенсия дә биреп чыга.

    -Көздән лаеклы ялга чыксам дип, үземә алмаш әзерлим. Туембаш кызы, яңа почтальон, - диде Рәйханә апа күргән һәр кешене минем белән таныштырып. Тегеләр исә коелып ук төште:

    -И-и, Рәйханә, яшь бит әле син. Үз урыныңа киленең калсын. Китә күрмә, эч серләребез синдә...

    -Рәйханәне алмаштырып булмый. Ул безнең психолог. Кулы да кәкре түгел, бер нәрсәнең югалганы юк. Акчасы гына әз, өч тиенгә көн дә почта өләшә. Рәхмәт яусын инде үзенә.

    -Газетага да белеп яздыра, түләүләрне дә оста уздыра. Бөтенесен вакытында өләшә. Киленеңне өйрәтә башла син, китәм дип куркытма...

    Пенсия өләшкәндә бер кулга товар тотып, анысын да сатып йөрисе икән. Ярый әле кеше чәйләрне яратып ала. Ярты авылны әйләнгәч, хәлдән тайсам да, Рәйханә апага сиздермәскә тырыштым. Тиздән 55 яшен тутырса да, ул көн дә кояш кызуында шулай әлсерәп йөри бит әле.

    Почтальон булу өчен тагын бик күп энергия кирәк. Кемгә керсәң дә, үзеңә берәр файдалы фикер алып чыгасың. Шулай бер йортка кергәч, телевизорга ияреп гимнастика ясаучы әби белән таныштым. Үзе 75 яшьтә булса да, ул рәхәтләнеп физик хәрәкәтләр ясый. Миңа да кәеф күтәрү өчен ясала торган берничә күнегү өйрәтте. Икенче йортта идәннән түшәмгә кадәр пальмасыман гөл күреп шаккаттым. Гаилә Анапага ял итәргә баргач, бер үсенте алып кайткан. Шул берничә ел эчендә агач-гөл булган. Почта әрҗәләренең төрлелеге дә гаҗәпләндерде. Тимердән, агачтан, калайдан, хәтта поликарбонаттан да ясап куйганнар аны. Халыкның укымышлы булуы сизелә, Рәйханә апаның газета-журналларын көтеп алалар.

    -Кемнең кулында, шуның авызында дигәндәй, үзегез дә шул газеталарны укып барасыздыр инде... - дип сорадым Рәйханә ападан.

    -Кеше газетасын актарырга хакыбыз да, вакытыбыз да юк, сеңлем. Үзем 9 төрле матбугат чарасына язылдым. Кыш көне тагын да күбрәк була. Гаиләбез укырга ярата. Ирем Рәфәгатькә рәхмәт, ул таратырга булышмаса, киленем ашарга пешереп тормаса, улым кирәк чакта машинасы белән йөртмәсә -почтальон булып эшли алмас идем! - диде ул.

    Бүген "Россия почтасы"нда буыннар алмашы бара. Ике-өч авылга бер почтальон булып эшләүчеләр дә шактый. Күбесе пенсия яшендә. Әйтик, Кукмара почтамты Чарлыдан Рафига Шәрипова, Күкшелдән - Рәшидә Хөснетдинова, Зур Сәрдектән - Рабига Салихова, Югары Чурадан - Галина Филиппова, Ятмас-Дусайдан - Гөлсинә Хафизова һәм Аш-Буҗидагы Рәйханә Фәйзрахманованы үзенең патриотлары дип саный. Тик Рәйханә апа пенсиягә киткәч, аңа алмаш табылырмы? Аш-Буҗи халкы миңа бик өметләнмәде. "Авыл халкын белеп бетерү өчен шактый вакытың китәчәк. Бик авыр, матавыклы хезмәт. Чит авылдан килеп йөрүе дә авыр булачак. Киңәшебез - йә берәребезгә йортка кер, йә Аш-Буҗига кияүгә чык", - диде алар. Хәер, "Россия почтасы" үз хәлен үзе үзгәртмәсә, йортка керүнең дә, Аш-Буҗига кияүгә чыгуның да файдасы булмас. Түбән хезмәт хакына яшьләр эшкә килмәячәк бит...

    Әгәр газета-журнал вакытында килеп җитмәсә? Сорауга Кукмара почтасының подписка бүлеге җитәкчесе Ләйсәния Шәрәфиева җавап бирә:

    -Иң элек почтальон белән сөйләшегез. "Ни өчен газета-журнал вакытында таратылмый?" - дип сорагыз. Чөнки без һәр авылга почтаны көнендә китереп җиткерәбез.

    Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

    фото: http://rk.karelia.ru/news/page/818/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: