Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада Габдулла Тукай исемендәге урам бар

    26 апрельдә Габдулла Тукайның тууына - 127, вафат булуына 100 ел тулды. Тукай исемен йөртүче урам нинди була? Мин аны милли җанлы, үзгә төсмерләргә ия булырга тиеш дип күзаллыйм. Бистәбездә Тукай исемен йөртүче урам һәм тыкрык барлыгын белгәч, анда яшәүчеләр нинди хатирәләр саклый икән, бу урамның тарихын беләме дигән сорауларга...

    26 апрельдә Габдулла Тукайның тууына - 127, вафат булуына 100 ел тулды.

    Тукай исемен йөртүче урам нинди була? Мин аны милли җанлы, үзгә төсмерләргә ия булырга тиеш дип күзаллыйм. Бистәбездә Тукай исемен йөртүче урам һәм тыкрык барлыгын белгәч, анда яшәүчеләр нинди хатирәләр саклый икән, бу урамның тарихын беләме дигән сорауларга җавап эзләргә булдым.

    Тукай урамында мине ике нәрсә гаҗәпкә калдырды. Беренчесе - йортлар каршында үсүче юкә агачлары, икенчесе - сиксән яшьтән узган, туксанга якынлашучы хатын-кызлар. Шуларның берсе - 83 яшен тутырган Зөлфирә Йосыпова бу урамга 1968 елда килеп төпләнгән. "12 яшемдә киез итек фабрикасына эшкә кергән идем. Фабрика биредә эшчеләр өчен йортлар сала башлагач, миңа да торак урын бирделәр. Шул вакыттан алып Тукай урамы бугай инде ул. Аңарчы бу җирләр колхоз басуы булып, ашлык, бәрәңге үстерделәр. Безнең балачак бик авыр елларга туры килде, кызым. Ул заманда күпләрнең язмышы Тукайныкы кебек ачлык-ялангачлык, ятимлек, артык кашыклыкта үтте. Яшьләй үлеп китмәсә, әллә кемнәр булып китәр иде ул. Тукайның 100 еллыгына урамыбыз белән бергәләп юкәләр утырткан идек. Тирә-юньдәге гүзәллеккә күз салыгыз әле!" - диде ул.

    Әйе, табигать кочагына сыенган бу урамда кунакчыл, ачык күңелле кешеләр яши. Халык хәтереннән Тукайны барлый-барлый бизәкле йортларны күзәтеп барам. Юлыма ак яулык япкан 81 яшьлек Миңнур апа Гаптеллатыйпова очрады.

    -Урамның кайчаннан бирле Тукай исемендә йөрүе үземә дә сер. Без монда 1958 елда өй салып күченгән идек. Инде ул вакытта Тукай дип йөртәләр иде, ахры. Бу урамда яшәвем белән шулкадәр горурланам. Тукай исән булса, "төртмәле" каләме белән дөньясының борынына чирткән булыр иде дип уйлыйм. Шулкадәр хөрмәт итәм мин аны...

    - Алайса ник елыйсыз?

    Реклама

    -Тукайны жәлләп... Фәкыйрьлектә яшәве кызгандыра... Туганнан алып үлгәнче җүнле тормыш күрмә әле син! Бала чагыннан бер җирдән бер җиргә типкәләп йөрткәннәр. Асрамага сатканнар. Аның турында беркөнне телевизордан кино күрсәттеләр. Анасы караватта авырып ята, баласы аның янында идәндә уйный... Ул бит әле сабыеның күпме михнәт күрәсен, Тукай дигән мәшһүр шагыйрь буласын белми. Әй, язмыш, диген!

    ...Тукай әйтмешли, кайный бу урам. Балаларга ияреп комлыкка чыккан Энҗе Уразаева биредә яши башлаганда өч яшьлек кызчык булган. "Хәзер үземнең ике балам бар. Кияүдә булгач, әниләргә кунакка гына киләбез. Җәй җитсә, урам башындагы агачлыкта ял итәргә, көзен гөмбә җыярга, кышын чаңгы шуарга йөрибез. Үз йортыбыз үзәк урамда, балалар тышка чыкса, машиналардан йөрәк "жу" итеп тора инде. Ә монда - табигать кочагы, саф һава, иркен, тыныч, шундый сагынам бу урамны. Төрле милләт вәкилләре яшәсәк тә, бөтенебез дус-тату, бертуганнар кебек", - дип сөйләде. Энҗенең сүзләрен әнисе Сәкинә ханым җөпләп: "Тукайның: "Йорт алмастан борын - күрше сора", - дип язганын укыганым бар. Аллага шөкер, күршеләрдән дә уңдык, урамыбыз белән бер авыл кебек гөрләп яшибез менә", - диде.

    Урамны иңли-буйлый торгач, Анна Арапова, Фәйрүзә Сәйфетдинова, Хәлимә Вәлиеваларга да барып чыктым. Алар әйтүенчә, соңгы елларда Тукай урамында яшь гаиләләр күбәя башлаган. Аларга йорт салыр урын калмагач, янәшәдә Тукай тыкрыгы "төзегәннәр".

    Тукай урамының йөзек кашы булган юкәләргә килгәндә, аларның да үз тарихы бар. Хәзер Вахит урамында гомер итүче поссовет рәисенең элекке урынбасары Рафаил Мөҗипов турында урамдашлары: "Безнең Тукайда үскән егет ул, юкәләр турында белмичә калмас", - дигәннәр иде. Юл уңаеннан Мөҗиповларга да сугылып чыгарга булдым. "Без 1986 елда Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан 100 юкә агачы утырткан идек. Ул заманда гасыр вакыйгасын ничектер истәлекле итеп хәтергә уясы килде. Халык та каршы килмәде, үсентеләрне Казан питомнигыннан алып кайттык. Кызганыч, агачларның күбесе үсеп китә алмыйча, бүген өчтән бер өлеше генә сакланган", - дип сөйләде ул.

    Ниндидер рәхәтлек, канәгатьләнү хисе белән чыгып киттем мин бу урамнан. Чыннан да, милли үзенчәлекле, рухи яктан бай кешеләр яши торган урам бу. Аңа Тукай исеме юкка бирелмәгән. Анда яфракка бөреләнгән юкәләр һаман да Тукай шигырьләрен талгын җилгә көйләп утыра...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: