Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада җәен мал-туар бурлары арта

    Җәйге чорда табигать кенә түгел, караклар да "уяну"ын онытмаска кирәк. Бакча тирәсендә эш белән мавыгып китеп, ишеге бикләнмәгән, озакка сузылган яллар вакытында караучысыз калган йортлар, абзар-кура, гаражлар, фермаларда исә утарларга чыгарылган мал-туар - алар өчен менә дигән җим. Соңгысына килгәндә, узган ел районыбызның Арпаяз, Кенәбаш, Битләнгер, Княгор, Иске Юмья, Адай,...

    Җәйге чорда табигать кенә түгел, караклар да "уяну"ын онытмаска кирәк. Бакча тирәсендә эш белән мавыгып китеп, ишеге бикләнмәгән, озакка сузылган яллар вакытында караучысыз калган йортлар, абзар-кура, гаражлар, фермаларда исә утарларга чыгарылган мал-туар - алар өчен менә дигән җим. Соңгысына килгәндә, узган ел районыбызның Арпаяз, Кенәбаш, Битләнгер, Княгор, Иске Юмья, Адай, Зур Кукмара, Югары Чура, Татар Толлысы, Ядегәр, Иске Оча авылларындагы фермалардан бозаулар, атлар, сыерлар урлану да моның ачык мисалы.

    -Күпчелек фермаларда каравылчылар, ут яктырткычлары, элемтә булмау мал-туар бурларына кыңгыр эшләрен башкарырга аеруча җиңеллек тудыра, - ди полиция начальнигы Рамил Нургалиев. - Быел терлекләр урланган авылларда кабат булдык, әмма хәлнең уңай якка үзгәрүен күрмәдек. Кайбер авылларның фермаларында бозаулар хәтта утар читендә йөриләр иде. Ниятләп килеп, урлыйм дигән кешегә бернинди кыенлык юк.

    Полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин белән берлектә без дә берничә җирлекне урап кайттык. Үз күзләрең белән күрү икенче бит...

    Кенәбашта малларны кем саклый?

    Бозаулар утарга чыкканнар, саф һавада, ай яктысында рәхәтләнеп печән чемченәләр. Берсеннән-берсе кечкенә малкайларның башларыннан сыйпый-сыйпый каравылчыларны эзлибез. Бер абзарга керәбез, икенчесенә - юк! Куркышып сыерлар да мөгрәшә башлады, каравылчы гына күренми. Ярты сәгатькә якын ферма тирәсендә каранып йөргәннән соң, юлыбызны дәвам иттек.

    ...Баксаң, "Дружба" агрофирмасы составындагы Кенәбаш фермасының каравылчысы йоклаган һәм бернинди дә тавыш ишетмәгән икән.

    -Әлеге фермада каравылчы вазыйфасын Мөҗип абый башкара, - ди агрофирманың генераль директоры Виталий Андреев. - Бу юлы ул үзенең эш урынында булмавын бүлмәсендә йокымсырап китүе белән аңлатты. Агрофирма белгечләре арасында җаваплы кешеләр билгеләнде, алар көн саен контроль тикшерү ясап чыгалар, төгәлсезлекләр булган очракта вакытында төзәтәбез, тиешле чаралар күрәбез.

    Арпаяз каравылчысы "шабашка"дан кайткан

    "Әсәнбаш" агрофирмасының Арпаяз фермасына килгәндә сәгать кичке тугызынчы яртылар иде инде. Юлның уң ягындагы фермалардан утарга чыгарылган тана, кечкенә бозауларның "хәлләрен" белгәннән соң, каравылчыны эзләп киттек. Як-якка каранып бара торгач, ниһаять, таптык бит үзен. Ферма эчендәге бер бүлмәдән йокысын туйдырып чыгуы иде. Эш вакытында салмыш булуын исә көндез авылда "шабашка" эшләү белән аңлатты.

    -Николай Трефилов булам, - дип таныштырды ул үзен. - Тумышым белән Киров өлкәсеннән, биредә хезмәт итүемә август аенда биш ел була.

    Каравылчы ир-егетне эшкә бернинди килешүсез алганнар, хәтта паспорты да юк. Документын сораштыра башлагач, ферма эчендә үзе яши торган бүлмәгә чакырып кертеп, паспортының күчермәсен күрсәтә алды.

    -Хезмәт хакым 3-4 мең сум, ай саен бирәләр, - ди ул. - Кукмарага барып азык-төлек алып кайтырга, әҗәтләрне түләргә җитә. Миңа монда бик ошый, авыл тыныч, кешеләре киң күңелле - рәхәтләнеп яшим.

    Япь-яшь, таза-сау бетон идәнле, кысан, салкын бүлмәдә тормыш алып бара. Анда сәндерә белән өстәлдән, кечкенә телевизордан башка берни юк. Кием шкафы, юынгычлар хакында әйтмим дә... Аның каравы, биредә яшәгән өчен акча сорамыйлар икән. Димәк, хезмәт хакының бер өлеше "янга" кала.

    Узган елның 20 апрелендә, бозау урланган көнне ул башка вазыйфада булган.

    -Мине быел гына каравылчы итеп куйдылар бит әле. Ул бозау өчен җавап бирмим, - ди Николай тыныч кына. - Бүгенге көндә утарда ничә баш мал бар икәнен санаган идем, онытылды инде. Бозаулар утары янында караңгы, анда ут баганалары куялар икән, дип ишеттем. Андый-мондый хәл була калса, кәрәзле телефоннан шалтыратасы булыр инде. Безнең яклар болай тыныч иде әле, алга таба да шулай була күрсен.

    Иске Юмьяда ферма яны балкып тора

    Реклама

    Машина белән ферма янына туктауга, яныбызга өч каравылчы килеп җитте. Леонид Федоров, Федор Бәйрамов, Николай Шәмиевлар үгез, сыерлар һәм бозаулар саклыйлар икән.

    -Терлекләр саны 600гә туладыр, шактый күп монда, - диләр алар. - Көн саен ферма территориясен тикшереп чыгабыз, шикле кешеләр күзгә күренсә, яннарына барып кем булуларын белешәбез. Баганаларда ут янгач, ферма тирәсе балкып тора. Хезмәтебезне тиешенчә башкарабыз, әмма аның өчен бик аз түлиләр...

    Федор Бәйрамов колхозда инде ике дистә елдан артык эшли. Элегрәк малларга азык керткән, маллар көткән, хәзер каравылда тора.

    -Безнең хезмәт хакы бигрәк аз бит, ярый әле пенсиядәге хатыным бар. Аның акчасы белән тормышны алып барабыз, - ди Федор абзый.

    Узган елның икенче һәм җиденче июльләрендә әлеге фермадан атлар урланган булган. Бүгенге көнгә кадәр әле каракның эзенә төшә алмаганнар.

    Атлар караучы Анатолий Иванов белән дә сөйләштек.

    -Минем карамакта ун ат бар, су эчертергә килгән идем әле, - ди ул. - Кичке якта күз-колак булып кайтам.

    "Барлык кимчелекләрне дә төзәтәчәкбез"

    Березняк фермасында да каравылчыны очратмадык. Баганаларда утлр да юк. "Әсәнбаш" агрофирмасы җитәкчесе Нурсил Сабирҗанов шушы көннәрдә Арпаязда малларның җәйге лагере тирәсендә ут өчен багана куелачагын ышандырды.

    -Лагерь янында каравылчы өчен будка да ясый башладык, - ди генераль директор. - Ә инде Николай Трефиловның үзенә килгәндә, моннан биш ел элек төзүчеләр белән килгән дә, Арпаязда калган. Тырыш ул, нинди эш йөкләсәң дә, карышмый. Березняк фермасында да каравылчы бар. Ул парк, ындыр табагы, ферма территориясен каравыллый. Сез килгән вакытта паркка киткән булган, баганаларда утны аннан килгәч яндырган. Килешәм, кимчелекләр шактый күп. Әмма без аларның барысын да төзәтү өстендә эш алып барабыз.

    Хезмәткәрләр өчен тиешле эш шартлары булдыру, хезмәт хаклары түләү - болар барысы да җитәкченең төп вазыйфаларының берсе. Аннары вәгъдә - иман, дигән гыйбарәне дә онытмаска кирәк...

    Полиция начальнигы Рамил Нургалиев:

    -Машина-трактор паркларыннан запас частьләр, ашламалар, фермалардан малларның урлануы - болар барысы да агрофирма җитәкчеләренең саклык чаралары күрүдә эшне кирәгенчә оештырмавыннан килә. Каравылчылар булса, өстәмә рәвештә график нигезендә көн саен белгечләр дә дежурга чыксалар, фермалар элемтә белән тәэмин ителсә, ут баганаларында лампочкалар янып торса, һәр объект сигнализациягә тоташтырылса, бәлки, урлашулар ул кадәр үк булмас та иде.

    Таләпләрне үтәргә, баганаларга гади лампочкалар алырга мөмкинлек юк икән, һичьюгы чит-ят кешеләрне күргәч, өреп тавыш биреп каравылчыны уяту өчен һәр ферма янына этләр бәйләп куярга кирәк. Римны да казлар саклап калган бит...

    Узган елның 5 аенда районда 164 җинаять эше теркәлгән булса (40ы милек урлау белән бәйле, шуларның 15е - фермалардан маллар югалу), быел әлеге сан 195кә җиткән. Милек белән бәйле җинаятьләр саны - 41.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: