Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада элек көзге дә ясаганнар

    Кукмара төбәгенең элек-электән һөнәрчеләре - итекчеләре, шәл бәйләүчеләре, күн эшкәртеп кайры туннар, бүрек тегүчеләре белән дан тотканы мәгълүм. Әмма тарихчыларның игътибарыннан читтә, сер пәрдәсе артында калган һөнәрләр дә булган. Шуларның берсе - көзгеләр ясау. Көзгене өй шартларында ясау тыелган, бу эш акча басу кебек дәүләтнеке генә булырга тиеш, дигән фикерне...

    Кукмара төбәгенең элек-электән һөнәрчеләре - итекчеләре, шәл бәйләүчеләре, күн эшкәртеп кайры туннар, бүрек тегүчеләре белән дан тотканы мәгълүм. Әмма тарихчыларның игътибарыннан читтә, сер пәрдәсе артында калган һөнәрләр дә булган. Шуларның берсе - көзгеләр ясау.

    Көзгене өй шартларында ясау тыелган, бу эш акча басу кебек дәүләтнеке генә булырга тиеш, дигән фикерне ишеткәнем булды. Дөресме-юкмы икәнен әйтә алмыйм, әмма көзге осталарының үзләрен белгертергә теләмәгәннәре билгеле. Хәер, совет чорында һәр төрле эшкуарлык өчен җавапка тартылу янаган, итекне дә өйдә яшерен генә басканнар бит.

    Көзге гасырлар дәвамында хикмәтле әйбер булып саналган. Аны күпләр ясарга кызыккан, аның ысулларын белергә тырышкан.

    -Яшь чагында күрше ир (мәрхүм инде) белән икәүләп тотынып караганыбыз булды бу эшкә. Каяндыр читтән килгән Газизҗан исемле кеше кирәкле химикатларның составы һәм күләме язылган китапчыгын күрсәтте. Бик катлаулы текстка ике тапкыр гына күз йөртеп алырга өлгердем: алып китте китапчыгын. Өйгә кайткач, хәтердә калганнарны тиз генә дәфтәр битенә теркәп куйдым. Ул язулар әле дә чормада ята бугай, - дип сөйләде Зур Кукмара авылында яшәүче, яше алтмыштан узган абзый. -Бик четерекле, төгәллек, саклык сорый торган эш бу. Моның өчен кояш нурлары төшми торган, караңгырак урын кирәк. Ничек башкарылуы турында кыскача гына әйтеп бирәм сиңа. Көзге өчен теләсә нинди пыяланы кулланып булмый, шомартылганы кирәк. Югыйсә, ул сурәтне бозып күрсәтәчәк. Кайбер тәрәзә пыялаларының "дулкынлы" булуына игътибар иткәнең бардыр, андый ярамый. Эшне болай башлыйсың. Кирәкле зурлыктагы пыяланы, каустик соданың җиңелчә эремәсенә салып, сафланган (дистилляцияләнгән) су белән бик яхшылап юасың. Аннары тигез урынга яткырып, өслегенә шикәр комы салынган су сибеп чыгасың. Баллы су әкренләп пыялага сеңә, ябыша. Шуның өстенә азот кислотасында эретелгән көмешне - көмеш тозын тигез итеп таратасың. Даруханәдә аның әзере дә бар, ляпис дип атала (сөялләрне бетерү өчен дә кулланыла ул). Бу тоз кибеп ябышкач, өстеннән майлы буяу белән буйыйсы гына кала. Хәзерге буяулар килешмәстер, чөнки сыйфатлары башка.

    Ни гаҗәп, хәзер бу эшнең сере җиде кат йозак астында түгел икән: Интернет челтәренә кереп карасам, барысы тәфсилләп язылган.

    Көзгене Кукмара поселогында ясаучылар да булган. Бу хакта район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Равил абый Нигъмәтҗановтан белдем.

    -Әнием Мәрьям Галиева район газетасында һәм радиода эшләгәнлектән, мин редакция фотографы Басыйр абый белән Рәйхана апаларның өенә кереп йөри идем. Алдынгы карашлы иде ул Басыйр абый. Радиоалгыч аларда гына бар иде. Мотоцикл двигателен кулланып, насос ясаганы истә. Нурминкә елгасыннан су суыртып, бакчасында бик күп җиләк-җимеш, хәтта ул заман өчен ят булган виктория җиләгенә кадәр үстерә иде. Үзләре өчен, туганнарына, дусларына бүләк итәргә көзгеләр дә ясаганын беләм. Бу эшне ул Байлангар һәм Кукмара 2нче урта мәктәпләрендә укыткан Хәким абый Әхмәтҗановка да өйрәтте.

    Рәсми рәвештә көзгеләр җитештерү цехы 1959 елда Кукмараның "Промкомбинат" оешмасында ачылган булган. Ул чакта бу оешмада баш инженер булып эшләгән Николай Белянин (хәзер ул Синәр авылында яши) истәлекләре белән уртаклашты:

    -Көзгеләрне көмеш тәңкә алып килгән кешеләрнең заказы буенча Казанда эшләтә идек, ә аларга рамнар, тумбочкалар коруны агач эше осталары Миннегаян Әхтәмов һәм Александр Степанов башкарды,- диде ул.- Бик матур итеп, стена озынлыгындагы көзгеләр ясалды. Гадәти көзгегә бер көмеш тәңкә җитә. Минем уйлавымча, бу эшне хәзер ачып җибәрсәләр дә, заказлар җитәрлек булыр иде.

    1998 елда, Зур Кукмара авылында яшәүче, бүген дә исән-сау Миннегаян абый Әхтәмовларның өйләрендә булып, аның күннән аяк киемнәре тегү, йорт җиһазлары ясау, алюминийдан төрле бизәкләр кою осталыгы турында язган идем. Элгәре көзгеләр ясаганын да белдем, тик ул турыда сүз кузгатып тормадык. Шул вакытта утыз ел элек ясаган зур көзгесен күрергә туры килде, ул өр-яңа кебек, кыршылмаган, бозылмаган иде. Үзе әйтүенчә, аны Казан кешесе өйрәткән.

    Районыбызда башка осталар да булгандыр, тик моны ачыклау бик кыен. Аларның исемнәре үткәннәрдә калган.

    Археологлар таш гасырында аккургаштан, алтыннан һәм ак алтыннан ясалган кечкенә көзгеләр тапканнар. Римлыларның I гасырда ук көзгеләрне пыяла аслык белән ясый башлаулары билгеле. 1835 елда немец галиме Юстус фон Либих көзгеләрне көмеш кушып ясау ысулын ачкан.

    фото: http://podelkihandmade.ru/razdeli/rukami/podelki-svoimi-rukami-zerkalo.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: