Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада да Герой исеменә тәкъдим ителүчеләр бар

    Республикада хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим ителеп тә, төрле сәбәпләр белән аларны ала алмаган Бөек Ватан сугышы ветераннарын барлый башладылар. Районыбыздан да Герой исеменә тәкъдим ителүчеләр бар. "Российская газета"да Гибайдуллин Абсалям Галиловичның (документта шулай язылган - Г.Г.) Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе турында мәгълүмат укыгач, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы...

    Республикада хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим ителеп тә, төрле сәбәпләр белән аларны ала алмаган Бөек Ватан сугышы ветераннарын барлый башладылар. Районыбыздан да Герой исеменә тәкъдим ителүчеләр бар.

    "Российская газета"да Гибайдуллин Абсалям Галиловичның (документта шулай язылган - Г.Г.) Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе турында мәгълүмат укыгач, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов белән элемтәгә кердек. Чыннан да, Габсәлам (Абсалям) 1945 елның 19 маенда чыккан приказ буенча Кызыл Байрак ордены һәм шул ук елның 6 маенда язылган "Бүләкләү листы" буенча Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Аның сугышка Кукмара район хәрби комиссариатыннан китүе мәгълүм. "Яшерен" тамгасы белән архивта сакланган әлеге документларда, кызганычка каршы, солдатның яшәү урыны, фронтка каян китүе турында әйтелмәгән. Шулай да, Михаил Черепанов Кукмара районында яшәүче туганнары Габсәлам батырны танып, элемтәгә чыгарлар дип ышана.

    Габсәлам Гибайдуллин 1926 елда туган. Ул - сугышта гвардия рядовое, 5-гвардия укчы дивизиясенең 17-гвардия укчы полкының станоклы пулемет наводчигы булган. 1945 елның 26 апреленә каршы төндә беренчеләрдән булып көчле ут астында Балтыйк диңгезе белән ФРИШ-ГАФ заливын тоташтыручы проливны кичә һәм ФРИЛ-НЕРУНГ яры буендагы немецлар траншеясына үтеп керә. Кулга-кул сугышып, дошманны "чистарту"да катнаша. Пулеметыннан ут ачып, ФРИШ-НЕРУНГ буендагы плацдармны ныгытуга һәм полк солдатларының биредә ныгып урнашуына өлеш кертә. Габсәлам Гибайдуллин Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.

    -Россиянең оборона министрлыгы Үзәк Архивында әлеге документ 33 фонд, 686196 опись, 4202нче сан белән саклана. Герой исеменә бүләкләү листларын хәзер "Подвиг народа" сайтыннан да табып була. Бүләкләү листлары меңәрләгән, алар арасында Кукмара районыннан орден белән бүләкләнүчеләр дә шактый. Бу документларны без Кукмара музеена җибәрәчәкбез. Шулай ук тиздән басмага "Татарстанцы - кавалеры ордена Александра Невского" дигән китап әзерлибез. Алар арасында да кукмаралылар бар, - диде Михаил Черепанов.

    Бу турыда Кукмара туган якны өйрәнү музее мөдире Ләбүдә Дәүләтшина: "Кукмара районыннан сугышка киткән кешеләрнең 2000нән күбрәге төрле бүләкләр, орден-медальләргә лаек булган. Аларның бүләкләү листлары музеебызга кайтачак", - диде. Михаил Черепанов әлегә Александр Невский ордены ияләре турында белешмәләр җибәрде:

    Галиев Нәҗип Галиевич, 1910 елгы, капитан, Кукмара хәрби комиссариатыннан алынган, 1944 елның 10 мартында бүләкләнгән. Архив ЦАМО фонд 33 оп. 686044 номер 4376.

    Реклама

    Нигъмәтулин Гариф Нигъмәтович, 1915 елгы, гвардия майоры,Кукмара хәрби комиссариатыннан алынган. Архив ЦАМО фонд 33 оп. 687572 номер. 2740.

    Павлов Николай Николаевич, 1921 елгы, гвардия лейтенанты, Кукмара хәрби комиссариатыннан алынган. Архив ЦАМО фонд 33 оп. 686196 номер 6765.

    Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүчеләрнең балалары, оныклары, туганнары табылган очракта, аларга бу бүләк бирелерме? Бу турыда Михаил Черепнов "Российская газета"га биргән интервьюсында болайрак дигән: "70 елдан соң геройга яки аның нәселенә бу бүлкәнең тапшырылуы мөмкин эш түгел. Әмма сугышта ятып калган геройларның туганнарының бу турыда белеп торырга хакы бар".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: