Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада антимастит программасы башланды

    Күптән түгел районыныбызда сыерларны мастит авыруыннан антибиотикларсыз дәвалау программасы тормышка ашырыла башлады. Шул уңайдан районның баш ветеринары Андреев Николай Васильевичка мөрәҗәгать иттек. -Николай Васильевич, антимастит программасы нәрсәдән гыйбарәт ул? - Хәзер еш кына "экологик чиста продукция" дип сөйләшәбез. Антибиотик кермәгән сәламәт ит-сөт шул була инде ул. Моңарчы сыер җилемнәре ялкынсынуын...

    Күптән түгел районыныбызда сыерларны мастит авыруыннан антибиотикларсыз дәвалау программасы тормышка ашырыла башлады. Шул уңайдан районның баш ветеринары Андреев Николай Васильевичка мөрәҗәгать иттек.

    -Николай Васильевич, антимастит программасы нәрсәдән гыйбарәт ул?

    - Хәзер еш кына "экологик чиста продукция" дип сөйләшәбез. Антибиотик кермәгән сәламәт ит-сөт шул була инде ул. Моңарчы сыер җилемнәре ялкынсынуын антибиотиклар белән генә дәвалап була иде. "Виватон" дигән препаратлар уйлап табылгач яшерен һәм клиник маститны кисәтү юллары да ачылды. Әлеге дәвалау ысулы республикабызга Мәскәү академигы А.М.Савелов-Дерябин тарафыннан 2012 елның октябрь аеннан килеп керде. "Виватон" препаратлары өч төрле компонеттан тора: 26 төрле дару үләненнән ясалган экстракт, сыек сабын һәм желе. Зарарсыз булуы өстенә ул әле ике тапкыр арзанрак та: антибиотиклар белән дәвалау 900-1000 сумга, ә "Виватон" белән дәвалау 490 сумга төшә. Районыбызга бу препаратлар 1 миллион 540 мең сумлык күләмдә республика бюджетыннан бушлай кайтты. Аңарчы "Виватон" Биектау районы хуҗалыкларында сынау үтте.

    - Себер түләмәсе, лейкоз кебек авыруларны да антибиотикларсыз дәвалап буламы?

    - Кызганычка каршы, бу авыруларны дәвалап булмый. Әмма себер түләмәсе, эмкар, лептоспироз кебек авыруларга вакцина бар, аларга каршы прививкаларны яз-көз үткәрәбез һәм иммунитетны "булдырабыз".

    Себер түләмәсе терлек өчен генә түгел, кеше өчен дә куркыныч авыру. 2008 елдан хөкүмәтебез себер түләмәле терлекләр күмелгән үләт базларын тәртипкә китерә башлады. Алар саркофаг белән капланып, ике метрлы тоташ койма белән әйләндереп алынды, һәрберсенә аншлаг куелып, малның күмелү датасы язылды. Бу базлар тирәсендә казу эшләре алып барырга, көтү йөртергә, тирәсендә үскән җиләк-җимешне ашарга һәм печәнне чабып алырга ярамый. Себер түләмәсе үпкә-тын, ашказаны-эчәк юллары, тән тиресен зарарлаучы формаларда була. Аның бактериясе спора белән капланганлыктан, эссе-суыкка бирешмичә мең елга кадәр үзлеген югалтмыйча яши ала.

    -Сыерлар көтүгә чыкты, малның эче күпсә яки агуланса, беренче ярдәм ничек күрсәтелә?

    - Күбенү, ягъни тимпания - иртә язда терлек көтүгә чыккач һәм коры ашаудан яшел үләнгә күчкәч - күп күләмдә клевер, люцерна, вика, кукуруз ише тиз әчүчән азыклар ашагач барлыкка килә. Бигрәк тә яңгырдан, чыктан соң, шулай ук бозылган, гөмбәләнгән азыклар ашатканнан соң күп күләмдә газ бүленеп чыга һәм кикерү, чәйнәү туктала. Малның ашказаны сузыла, зурая һәм кан тамырларын, эчәгеләрен, йөрәген кыса башлый. Кыскасы, бу органнар нормаль эшләүдән туктыйлар. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә терлек үлә.

    Реклама

    Тимпания булу белән терлекне көтүлектән куып чыгарырга һәм хәрәкәтләндерергә кирәк. Бигрәк тә тауга куу яхшы нәтиҗә бирә. Җиңелчә формаларда тимпанол, чемерица төнәтмәләрен, ихтиол, лизун эчерергә була.

    Тимпания вакытында терлекнең алгы аяклары арттагыларыннан югарырак торырга тиеш. Сул яктагы ач чокыр тирәсенә 10 минут чамасы массаж ясарга кирәк. Бу урынга салкын су да коялар. Ул эчтә башланган әчү процессын бераз туктатып тора. Аннан, җыелган газны чыгару өчен телне берничә тапкыр тышка тартып, косу рефлексын китереп чыгарырга тырышасы. Болар барысы да булышмаса, мал табибы яки тәҗрибәле терлекче газны трокар белән тишеп чыгара.

    Җыелган газны кикертеп чыгару өчен авызына таяк бәйләп кую да унай нәтиҗә бирә. Күп итеп йөртү дә файдалы. Инде агуланган очракта табиб зонд ярдәмендә малның ашказанын калий перманганаты сыекчасы белән юдыра һәм система куя. Гомумән, эче күпсә дә, агуланса да кичекмәстән мал табибын чакыртырга онытмагыз.

    - Эре мөгезле терлек сау-сәламәт булсын өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?

    - Алар өчәү дияр идем: төрләндерелгән тукландыру, мал абзары төзек булу һәм яхшы микроклимат. Абзар-сарайларда яктылык, температура, чисталык, һава хәрәкәте көйләнгән булырга тиеш. Сәламәт сыерда - сәламәт сөт, ә анда кеше саулыгы да ята.

    Бүген районда 33 биотермик, 53 себер түләмәле мал күмелгән ябык үләт базы бар. Себер түләмәсе 1935 елда - 2, 1936 елда - 20, 1940-1950 елларда - 21, 1950-1963 елларда - 8, 1987 елда - 2 баш терлекнең гомерен өзгән. Соңгы 26 елда районда себер түләмәсе теркәлгән бер генә очракныж да булганы юк.

    фото: http://www.ufostation.net

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: