Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара төбәгендә табылган яңа язма истәлекләр

    Узган ел Кукмара районына без - Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре һәм хезмәткәрләре - фәнни экспедициягә чыккан идек. Ике атна дәвамында районның күп кенә авылларында булып өлгердек. Безнең максат бу төбәктә яшәүче халыкның тел үзенчәлекләрен, мәдәниятен, тарихын, тормыш-көнкүрешен, иҗатын, гореф-гадәтләрен, сәнгатен өйрәнү булды.

    Реклама

    Шуны да әйтергә кирәк: безнең фәнни экспедициябез комплекслы булды. Анда фольклор, археография, тел, сәнгатькә караган материалларны җыючылар да бар иде. Археографик материалны җыю исә минем үземә йөкләнде. Шуңа күрә бу мәкаләдә табылган язма истәлекләр буенча эш нәтиҗәләре белән генә таныштырып китә алам.
    Вакытны әрәм итмичә, беренче көнне үк өч авылда - Купка, Адай, Чишмәбаш - авылларында булдык. Авылда яшәүчеләрдән 19 басма китап, 7 кулъязма китап, 7 кулъязма дәфтәр тапшырылды. Купка авылында зур күләмле гарәп телендә язылган өч кулъязма табылды. Шуларның берсе, 1850 елга караганы, эчтәлеге буенча Табараниның хәдисләр китабы булырга тиеш. Калган икесе дә шул чорга караган әсәрләр.
    Адай авылында исә төрле мәсьәләләр хакында хәдисләр китабы табылды. Кәгазе буенча XIX гасырга карый.
    Чишмәбаш авылында табылган кулъязма коръән кыйммәтле табышлардан булды. Палеографик билгеләре буенча ул XVIII гасырга карый.
    Әле бу авылда фольклор әсәрләре дә табылды. Мәсәлән, "Мәүлед ән-нәби" касыйдәсе һәм мөнәҗәтләр язылган ике дәфтәр. Аны Яңа Сәрдек авылында яшәүче Шакир хатыны Гарифә 1976 елда күчереп язган. Әлбәттә, алар гарәп графикасында язылганнар. Мөнәҗәтләр арасында "Мәрхәбә", "Шәһре рамазан" һәм башка шундый билгелеләре бар. Бер өзек тә китерик:
    Укыйк әле, укыйк әле,
    әйдә җиде әбҗәдне,
    Укысаң җиде әбҗәдне, Аллаһ бирер сигез җәннәтне.
    Укыйк әле, укыйк әле,
    телләребез калганчы,
    Бер Ходага итик зикер, сигез җәннәтне алганчы.
    Итик зикер, итик шөкер бер Ходаның Үзенә,
    Сигез җәннәт бирсен иде барча мөэмин колына.
    Укыйм, язам, укыйм, язам укыган китапларны,
    Гүргә барып кергәчтеннән җиңел кыл хисапларны.
    Күргәнебезчә, бу мөнәҗәтләрдә җирле халыкның сөйләм үзенчәлекләре дә чагыла. Шуңа күрә аларны без һәрвакыт җыярга тырыштык. Гомумән, Кукмара төбәгендә язма рәвештә сакланган фольклор әсәрләре күп җыелды. Алар арасында әле бөтенләй өйрәнелмәгән һәм басылмаган әсәрләр шактый. Киләчәктә алар халык авыз иҗаты әсәрләре буенча төзелүче томнарга да кертелер, дип өметләнәбез. Хәзерге заманда татар фольклор әсәрләрен инде телдән җыю кыенлашканнан-кыенлаша бара. Чөнки аларны хәтерләрендә саклаучы өлкән буын вәкилләренең күбесе исән түгел. Шуңа күрә хәзер аларны язма чыганаклардан гына эзләргә кала.
    Икенче көнне без Уразай авылында булдык. Анда бер кызыклы хат табылды. Ул 1913 елның 12 октябрендә Мифтахетдин Салихов тарафыннан кызы Тәзкирә һәм кияве мулла Госманга атап язылган. Хаттан аңлашылганча ул үзе дә, аның кияве дә, кодасы да (киявенең атасы) муллалар булган. Хат бик пөхтә, матур итеп язылган. Шуны да әйтергә кирәк: безгә бу хатны тапшыручы Рамил Харрасов үзе дә авыл мулласы булып тора. Димәк, әгәр дә телгә алынган кешеләр аның бабалары яки туганнары икән, бу эше нәселдән үк килә торган булып чыга.
    Уразай авылында шулай ук ике борынгы кулъязма Коръән табылды. Аларның берсен 1911 елның 26 мартында мулла Җәлал бине мулла Мөхәммәди әл-Борбашый күчереп язган. Исеменнән күренгәнчә ул үзе Балтач районының Борчибаш авылыныкы булган. Икенче Коръәннең язылу еллары, күчерүчесе язылмаган.
    Бу авылда борынгы бер дастан фрагменты да табылды. Ул ярты биттән генә гыйбарәт. Шулай булса да, тексты борынгы булу сәбәпле, әһәмияткә ия.
    Уразай авылында да мөнәҗәтләрне укырга яратканнарын табылган дәфтәрдән яхшы аңлап була. Алар арасында Мөхәммәд пәйгамбәр, миграҗ вакыйгасы, җомга көн, дога, аятел-көрси турындагылары бар. Шулай ук дәфтәрдә борынгы текст белән язылган "Зәкиябану абыстай бәете" дә бар. Җитмеш яшьлек Зәкиябану исемле бер абыстай ниндидер сәбәпләр аркасында үз туган җирләреннән китәргә мәҗбүр була. Бу хәлгә ул бик кайгыра, борчыла:
    Туган илдән китү миңа
    Каберләргә кергән
    кебек.
    Зияратка газиз балам:
    "Китәм, әни", -
    дигән кебек.
    Укыткан
    кызларым кала,
    Алар миңа, гүя, бала,
    Алардан
    аерылу берлән
    Сабыр бирсен
    Үзе Алла.
    Туган илдә
    күршеләрем
    Гүя, миңа анам кебек,
    Алардан аерылу миңа
    Анамнан аерылган
    кебек.
    Шул ук көнне Сәрдекбаш авылы аркылы үткәндә шундый хәбәр ишеттек: бу авылда яшәүче бер кешенең бер тартма борынгы кулъязмасы булган, ул аларны кая куярга белмәгәч, зиратка барып күмә. Шулай итеп, никадәр хәзинәнең, ягъни халкыбызның зур мирасы юкка чыкканына кайгырырга гына кала. Әйтәсе килгән сүз шул: борынгы кулъязмаларны, иске китапларны зиратка күмү - ул бик начар гадәт, болай эшләргә һич тә ярамый. Һичьюгы мәчетләргә тапшырырга кирәк. Чөнки без һәрвакыт экспедицияләрдә йөргәндә борынгы кулъязмалар, иске китаплар эзләп мәчетләргә кермичә калмыйбыз. Муллалар, гадәттә, безгә якты йөз күрсәтеп, аларны мирасханәбезгә бүләк итеп җибәрәләр.
    (Дәвамы бар)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: