Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Кукмара тарихы. Бакыр заводлары” дигән китап басылып сатуга чыкты

    "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - "Идел-Пресс" нәшриятында "Кукмара тарихы. Бакыр заводлары" дигән китап басылып чыкты. Зур форматлы, төсле рәсемнәргә, схемаларга, документларга бай булган 200дән артык битле бу китапны районыбыз тарихы белән инде күптәннән кызыксынучы Фәрит Вәлиев язган. Хәзерге Кукмара поселогы оешуның нигезендә Туеш бакыр эретү заводы тора. 1743 елда...

    "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - "Идел-Пресс" нәшриятында "Кукмара тарихы. Бакыр заводлары" дигән китап басылып чыкты. Зур форматлы, төсле рәсемнәргә, схемаларга, документларга бай булган 200дән артык битле бу китапны районыбыз тарихы белән инде күптәннән кызыксынучы Фәрит Вәлиев язган.

    Хәзерге Кукмара поселогы оешуның нигезендә Туеш бакыр эретү заводы тора. 1743 елда татарлар яшәгән Туеш авылында завод цехлары гына корылып калмый, күпсанлы крестьян утарлары да барлыкка килә.

    Әлеге завод бакыр белән ничек тәэмин ителгән, 1851 елда завод ябылгач, Кукмара ничек яши - боларны ачыклау өчен автор күп тарихи чыганакларга мөрәҗәгать итә, Вятка Аланы, Казан, Екатеринбург архивларында мәгълүматлар туплый.

    Авторның эзләнүләре Казан ханлыгы чорына ук барып тоташа һәм эзлекле рәвештә безнең көннәргә килеп җитә. Китапта Янсыбы һәм Туештагы бакыр эшкәртү заводларының техник коралланышы, эшчеләрнең хезмәт һәм яшәү шартлары, ялланып эшләүче крестьяннарның тормыш-көнкүреше турында күп материаллар бар. Әлеге заводлар, әйләнә-тирә авыллардагы бакыр рудниклары Кукмарага якын авылларның крестьяннарын гына түгел, күрше Мамадыш, Малмыж, Саба районнары крестьяннарын да эшле иткәннәр һәм бу тирәдә сәнәгатьнең үсешендә мөһим роль уйнаганнар.

    Революциядән соң Кукмара районында металл эшкәртү буенча яңа артельләр оеша. Аларда Бөек Ватан сугышы елларында фронтка арба һәм чаналар, аларга тимер детальләр ясыйлар. Тора-бара әлеге артельләр базасында хәзерге металл савыт-сабалар заводы барлыкка килә.

    Реклама

    Китапта заводның бүгенгесе, анда чыгарыла торган продукция турында да бай мәгълүматлар бар.

    Хәзер китап язучылар күп. Әмма аларны бастырып чыгару өчен йөз меңләгән сум акчалар кирәк.

    -Әлеге китапны бастыру чыгымнарын тулысы белән үз өстенә алган металл савыт-сабалар заводына, аның җитәкчесе Азат Ясәви улы Заһидуллинга рәхмәтем зур, - ди автор.

    Китапның тиражы да аз түгел - 3000 данә. Ул укытучылар, тарих белән кызыксынучы һәркем өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: