Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында яшәүче Нәбирә һәм Илһаметдин Шаһиевлар үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

    Гомер итү - үргә менү, диләр. Бу бер дә җиңел түгел: йә кояш кыздыра, йә каршыга искән җил-буран артка этә. Менә шул чакта яныңда ышанычлы терәгең - тормыш иптәшең булу барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әтием Илһаметдин белән әнием Нәбирә Шаһиевларның әнә шулай иңгә-иң куеп яшәвенә 60 ел вакыт узган....

    Гомер итү - үргә менү, диләр. Бу бер дә җиңел түгел: йә кояш кыздыра, йә каршыга искән җил-буран артка этә. Менә шул чакта яныңда ышанычлы терәгең - тормыш иптәшең булу барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әтием Илһаметдин белән әнием Нәбирә Шаһиевларның әнә шулай иңгә-иң куеп яшәвенә 60 ел вакыт узган. Чәчләренә ак кырау төшсә дә, алар әле дә бик сөйкемле.

    Бөек Ватан сугышы башланганда әтиемә унбиш яшь була. Әтисе Хәйретдин бабайның фронттан бары ике генә хаты килә. Бераздан аның хәбәрсез югалуы турында "кара" язу алалар. Бибиямал әбиебез өстендә җиде бала кала, шуларның иң олысы - әтием, кечесе өч айлык кына була. 1943 елда әтиемне дә яуга чакыралар. Мәскәүгә поезд белән сигез көн буе барганнан соң, аны һәм иптәшләрен унарлап зенитчылар батареясына билгелиләр. Аларның бурычы - Мәскәү күгенә үтеп кергән самолетларны бәреп төшерү була. Совет гаскәрләре һәрбер зур шәһәрне азат иткән саен Измайлов паркында алар салют бирәләр. Сугыш тәмамлангач, әтиемә тиз генә өйгә кайту насыйп булмый. Аларны, поездга утыртып, Ерак Көнчыгышка японнар белән сугышка алып китәләр. Барып җиткәндә самурайлар тар-мар ителгән була инде. 1950елга кадәр әтием ил алдындагы бурычын үти: Хабаровск шәһәрендә кораллар склады мөдире булып эшли. Хәрби хезмәттән кайткач, Казан авиация заводында, Норвегиянең Шпицберген утравында эшләгән чакларын аеруча сагынып искә ала ул. Әтием кырык ел гомерен сәүдә хезмәтенә багышлады: Мәмәшир, Чуллы, Мәчкәрә авыллары кибетләрендә сату итте.

    Сарман районының Мөрбаш авылында туып-үскән әнием Нәбирәне ул Казанда эшләгән чагында очраткан. Әнием, ФЗУга укырга җибәрелеп, "Спартак" аяк киемнәре тегү фабрикасында эшләгән, солдатларга күн итекләр теккән. Һәрчак алдынгылар рәтендә була, рәсеме Мактау тактасында эленеп тора.

    Реклама

    1954 елның 8 мартында кавышалар әтием белән әнием. Сугыштан соңгы еллар: туйганчы ашарга ризык, адәм рәтле кием булмаган. Шуңа карамастан, нәсел агачын дәвам итеп, игелекле дүрт ул һәм кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә алар кече энебез Илшат һәм киленебез Минзилә гаиләсендә кадер-хөрмәттә, оныклар сөенечен тоеп гомер итәләр. Шушы матур тормышның рәхәтен күреп, җылы хисләрне сүндермичә, озак яшәргә язсын иде әле аларга.

    Барлык балалары, онык-оныкчыклары исеменнән уллары Расим, киленнәре Сәрия. Мәмәшир авылы

    фото: http://www.tabakoff.ru/pozdrav_rasdel.php?id_rasdel=11

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: