Кукмара районы сөт җитештерү буенча республикада беренче өчлектә бара
Беренчелеккә дә - ерак калмады Мөгезле эре терлекләр санын 30 меңгә җиткерергә, сөт җитештерүдә 13, ит җитештерүдә 15 процент үсешкә ирешергә - быел район терлекчеләре алдында әнә шундый бурычлар тора. "Восток" хуҗалыгында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә еллык эшкә анализ ясалып, кулланылмаган резервлар барланганнан соң, яңа елда яңа күрсәткечләргә старт бирелде. Бүген районыбыз...
Беренчелеккә дә - ерак калмады
Мөгезле эре терлекләр санын 30 меңгә җиткерергә, сөт җитештерүдә 13, ит җитештерүдә 15 процент үсешкә ирешергә - быел район терлекчеләре алдында әнә шундый бурычлар тора. "Восток" хуҗалыгында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә еллык эшкә анализ ясалып, кулланылмаган резервлар барланганнан соң, яңа елда яңа күрсәткечләргә старт бирелде.
Бүген районыбыз көн саен дәүләткә 142 тонна сөт сата икән, моңа күбрәк Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары көче белән ирешелә. Ун еллар элек кенә әле тәмам бөлгенлек хәлендә булган "Восток" хуҗалыгы хәзер районның авыл хуҗалыгы икътисадына саллы өлеш кертә.
-Мин үзем бу хуҗалыкны 7 ел җитәкләдем. Эшли башлаганда көнгә 10 тонна сөт сатуны бурыч итеп куйгач, ышанмыйча көлгәннәр иде. Хәзер исә хуҗалык көн саен 12 тонна сөт сата. Ә киләсе елга аларның бу күрсәткечне 20 тоннага кадәр җиткерергә мөмкинлекләре булачак, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев.
Күктән алынган саннар түгел - хуҗалыкта берничә ел элек 400 мал сыешлы мега-ферма төзелгән иде, быел җәйгә аның 400 баш сыешлы тагын бер корпусын куллануга тапшырырга ниятлиләр. Сыерлар саны ишәйгәч, күрсәткечләр дә артачак, билгеле, әмма торакларны мал белән тутыру җиңел эш түгел. Шуңа бүген биредә һәр бозауны сау-сәламәт итеп үстерү, тананы вакытында каплатып, бозау алып, аны югары продуктлы сыерга әверелдерү өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә тырышалар. Чыгымнарны да кызганмыйлар.
-Узган ел барлыгы 109 миллион сум акчалата керем алдык. 64 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылды, аның 40 миллион сумы кредитка алынды, калганы - үз акчаларыбыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев.
Мега-ферманың яңа корпусын төзү белән беррәттән, иске торакларны да реконструкцияләп, мал асрау өчен уңайлы шартлар булдыралар. Бер абзар таналарны бәйләмичә асрарлык итеп үзгәртелгән, ремонт эшләре бер миллион сумга төшкән. Ике ярым миллион сумлык эш башкарып, алмаш профилакторий ясаганнар. Яңа азык цехы сафка баскан. Быелдан алар нәселле терлекләр үстерүче хуҗалык статусында эшли башлыйлар, шуңа мал асрауга таләпләр дә бермә-бер артачак. Хәзер дә биредә эш аксамый - һәр торакта тәртип, чисталык булдырылган. Мал төренә карап, кирәкле өстәмәләр белән тиешенчә балансланган азык, миксер белән тиешенчә болгатылып, терлекләр алдына дүрт тапкыр салына. Шуңа савым да югары - һәр сыерның көнлек продуктлылыгы уртача 20 килограмм тәшкил итә. Әрәм-шәрәм итүләргә юл куелмый, нәтиҗәдә бер литр сөт җитештерү 11 сум 70 тиенгә төшсә, аны 21 сумнан саталар.
-Сөт сатудан айга 7 миллион сум акча керә, әлеге тармакның рентабльлелеге 72 процент тәшкил итә, - ди хуҗалык җитәкчесе.
Шушы акчага хезмәт хаклары, ай саен 2,5 миллион сум кредит түлиләр икән. Әле бит машина-трактор паркын да гел яңартып торырга, булган техниканы төзекләндерү өчен запас детальләр, ягулык- майлау материаллары, минераль ашламалар, агулы химикатлар алырга кирәк. Узган ел 12 миллион сумлык яңа техника сатып алганнар. Ә соңгы 8 елда машина-трактор паркы 58 миллион сумлык техника исәбенә яңартылган. Биредә сөрүлек җирләрнең мәйданы зур түгел, ә маллар ишле, шуңа аларны җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итү өчен басуларда мул уңыш үстерергә кирәк. Моңа бүгеннән хәзерлек бара: кыр эшләрендә катнашачак техника төзекләндерелә.
Востоклылыр бүген күрше Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларына тигезләшү өчен тырышсалар, кайбер агрофирмалар өчен алар үзләре өлге булып торалар. Бүген бер сыердан уртача 6-7 килограмм сөт савучылар бар. Кайбер агрофирмаларда терлекләрне каплату, үрчем алу аксый. Район буенча елына меңгә якын бозауның үлеменә юл куела. Болар барысы да хуҗалык кассасына керми калган миллион сумнарны тәшкил итә. Шуңа хезмәт хаклары түбән, ә бу кадрлар кытлыгына китерә. Бәйрәмнәрдә дә бер көн фермага бармый калмаган терлекчеләрнең хезмәтенә гадел түләү булдыру өчен урыннарда эшнең тиешле дәрәҗәдә оештырылуы кирәк. Көн үтсенгә йөрүдән җитәкчеләргә, белгечләргә дә, терлекчеләргә дә файда юк. Бүген абзарыңда сыер басып тора икән, ул сөт бирергә тиеш. "Сыер ул - акча сугучы станок", - дип юкка гына әйтмәгәндер Президентыбыз. Мондый станокларны булдыру һәр хуҗалыкның үз кулында.
Бүгенге көндә һәр сыердан көнлек савым (килограммнарда)
"Рассвет" -28"
"Урал" - 21,4
Вахитов исемендәге - 19,9
"Восток" - 19,8
"Әсәнбаш" -12,6
"Лесной" - 10,1
"Агрохимсервис" - 9,7
"Тукай" - 9,4
"Кукмара" - 8,3
"Исток Агро" - 8,1
"Дружба" - 6,2.
Бу кызыклы: сыер бер елга 36-40 мең литр су эчә, 23,7 килограмм тоз ашый.
фото: http://news.gagimo.org/yekonomika/128779-deputaty-predlagayut-fas-razobratsya-s-cenami-na-molochnuyu-produkciyu.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев