Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районы халкында 4310 баш умарта бар

    Район җирлегендә 5846 умарта оясы булып, өч хуҗалыкта - 389, 65 фермерда 1147, аерым кешеләрдә 4310 баш умарта асрала. Колхоз базарында бишенче ел умартачылар өчен кибет эшли. Биредә умарта кортлары продукциясе, алардан ясалган даруларны, корт карау өчен төрле кораллар, җиһазлар сатып алырга, бал кортлары җитештергән продуктларны сатып бирергә мөмкин. -Быел...

    Район җирлегендә 5846 умарта оясы булып, өч хуҗалыкта - 389, 65 фермерда 1147, аерым кешеләрдә 4310 баш умарта асрала.

    Колхоз базарында бишенче ел умартачылар өчен кибет эшли. Биредә умарта кортлары продукциясе, алардан ясалган даруларны, корт карау өчен төрле кораллар, җиһазлар сатып алырга, бал кортлары җитештергән продуктларны сатып бирергә мөмкин.

    -Быел бал булмады, узган ел әйбәтрәк иде, - умартачы ел саен шул бер җырны көйли. Ничә баш умарта тотканын, күпме бал сатканын да, әүвәлге киленнәр кайнанадан тел яшергән шикелле, ачылып әйтеп бетермәс. Күз тиюе бар, янәсе. Ә ничек асрарга, нинди мәшәкатьләре бар, яңа җайланмалар, яңа төр дарулар турында - сәгатьләр түгел, көннәр буе сөйләргә, аңлатырга, өеңә килеп күрсәтергә әзер алар.

    Ата-бабадан калган һөнәрне өчәүләп кәсеп иткән Таһир, Дамир, Илһам Бариевлар Чишмәбашта гомер итүче әтиләре Гаптелхәбир агадан калган мирасны баетып, умарта корты асрау серләренә өйрәнәләр. Кукмара үзәк базарында умартачылар өчен кибет ачып җибәрүләре халык өчен кулай булды. Таһир әфәнденең район буенча умартачылык инспекторы булуы аңа безнең төбәктә бу эшнең торышы белән яхшы хәбәрдәр булырга, киңәш-табыш итәргә ярдәм итә. Нәкъ менә аның инициативасы белән 5 апрельдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Шамил улы Хәлиуллин катнашында район умартачылары киңәшергә җыелдылар.

    Ветеринария хезмәткәрләре Нургали Гарипов, Рашидә Сәләховалар умартачылык паспортлары булдыру (аннан башка хәзерге базарда бал сата алмыйсың!), бал кортларында була торган төрле авырулар, корткычлар, аларга каршы көрәш чаралары турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Үзләренең күпьеллык бай тәҗрибәләре белән Мияссәр Мансуров, Валериан Вуколов, Мәүлет Гатауллин, "Росельхознадзор" инспекторлары Марсель Хисмәтуллин, Рәшит Хәйруллин, Камил Хәмзиннар уртаклаштылар. Коръән сүрәләрендә искә алынган умарта кортты үзе дә Коръән Кәрим кебек серле ул. Гомер буе аның белән шөгыльләнүчеләр дә аның яңа серләрен ача бирәләр, кешегә файдалы якларын арттыра торалар. Умарта кортының бер нәрсәсе дә ташландык - калдык булмый. Балавызын эретеп алынган иске кәрәз чүбе дә, кыштан үлеп чыккан бал кортлары да, көяләгән кәрәздәге личинкалар да - барысы да эшкә ярый, табыш файда китерә.

    Реклама

    Киңәшмәдә умартачылык турында әдәбият, яңа төр дарулар, эш барышында кирәк була торган кораллар киң ассортиментта тәкъдим ителде. Рам ясау, аңа кәрәз ясалыргабалавыз урнаштыру өчен яңа аппаратлар һәркемдә кызыксыну тудырды.

    Умартачылык өчен елның уңай килүе шарт булса, җәй буе чәчәккә күмелеп утырган болыннар, якында гына юкәле урман булуы - иң кирәклесе. Хәзерге заманда "колхоз тегене чәчсен, моны иксен иде", - дип теләүдән мәгънә юк. Фермер да сиңа нектар булсын дип түгел, малыма печән булсын дип тырыша. Рафак Шамил улы:

    -Базар мөнәсәбәтләрендә бар мәсьәләне сөйләшеп, киңәшеп хәл итеп була. Авыл җирлегендә буш яткан, кадерсезгә әйләнгән җир кишәрлекләренә баллы чәчәкле үсемлекләр үстерү, баллы урыннарга умарта ояларын күчереп йөртү өчен тагылма арбалар ясау - берничә умартачының бергә утырып сөйләшүеннән тора. Бал тәмен татыган агроном нәрсә чәчәргә икәнен аңлар, бал капкан механизатор үсемлекләргә агуны кайчан сибәсен бутамас, - дип, умартачыларга ешрак җыйналырга киңәш бирде.

    Киңәшмә барышында умартачылар арасында зур авторитет казанган Рафил Камалиевны хөрмәтләп искә алдылар.

    фото:http://ylei.ucoz.com/index/ot_avtora/0-121

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: