Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районы халкы рәхәтләнеп җиләк җыя

    Җыеп та карый халык җиләкне. Сабантуйлар узып атна-ун көн үтүгә, кояш төшкән тау битләрендә җиләк эзләп йөрүчеләр күренә башлый. Шул арада, җиләк кызара башлаган, дигән хәбәр тарала. Иртәгесен, дәррәү кубып, олысы-кечесе болынлыкларга китә. Быел да җиләктән "уңды" халык. Җиләк чәчәкләре кибеп бетә, дип торганда, шифалы яңгырлары да явып үтте. Һәр...

    Җыеп та карый халык җиләкне. Сабантуйлар узып атна-ун көн үтүгә, кояш төшкән тау битләрендә җиләк эзләп йөрүчеләр күренә башлый. Шул арада, җиләк кызара башлаган, дигән хәбәр тарала. Иртәгесен, дәррәү кубып, олысы-кечесе болынлыкларга китә.

    Быел да җиләктән "уңды" халык. Җиләк чәчәкләре кибеп бетә, дип торганда, шифалы яңгырлары да явып үтте.

    Һәр кешенең вакытында җиләк җыеп каласы килә. Бер җыя башлагач, тиз генә туктап булмый бит, барган саен, барасы килә. Урманга керү белән сарып алган чебен-черкигә дә түзәсең, кыяк үлән кисеп бетергән кулдагы яралар да онытыла. Баргач, савытны тутырмыйча кайту бер дә килешми. Күз аллары караңгылана башласа да, аннан бер җиләк, моннан берне табып, алып барган савытыңны барыбер тутырасың. Ә кайтканда канәгатьлек хисен рәхәтлекне җиләк җыйган кеше үзе генә беләдер.

    -Рәхәтләнеп җыйдым быел каен җиләген, - ди Түбән Өскебаш авылы "җиләкче"се - Физәния ханым. Урманга барып, ял итеп кайтам мин. Иртәнге сәгать дүрттән торып китәм, сигезләргә әйләнеп тә кайтам. Көннең икенче яртысында якындагы каенлыкка барып киләм. Кеше белән түгел, берүзем йөрим җиләккә.

    -Көненә ике баргач, күп җыйгансыздыр. Нишләтәсез ул кадәр каен җиләген? - дип кызыксындым.

    -Сораучылар булганда - саткалыйм. Ярты литр, бер литр, дип тормыйм. Өч-биш литрлы савыт белән сатам, көненә ике баруымның да сәбәбе шул. Кайчакта белгән кешеләрем: "Җыеп бир әле", - дип сорыйлар. Сораучы булганда иренмим, рәхәтләнем тыңлыйм. Ник җыймаска?! Ходай биргән нигъмәт бит ул.

    "Ничә сумга сатасыз?" - дип күпме сорасам да, әйтәсе килмәде Физәния апаның, сер булып калсын, дигәндер инде.

    Реклама

    Физәния апаның күршесе Гөлсинә ханымда күп җыйган быел каен җиләген.

    -Көтүләр китеп, вак-төяк эшләрне бетергәч, урманга китәм, - дип башлады ул сүзен. Баргач, буш савым белән кайтканым юк. Җыйган кешегә җиләк теләсә кайда хәзер, мал көтүләре аз булгач, урман-болыннар тапталмый. Соңгы арада гына аю бар, дип сөйлиләр. Әллә кеше җиләккә йөрмәсенгәме, әллә күрүче булганмы, белмим. Үзем генә барырга курка башладым, иптәшемне дә ияртәм. Элекке заманнардагы кебек, банка-банка кайнатма ясамыйбыз инде хәзер. Пластмасса савытларга, пакетларга салам да, туңдыргычка тыгып куям. Кышын балаларга да биреп җибәрәм, ашыйсы килгәндә шикәр комы белән туглыйбыз. Бик тәмле була.

    Районыбыз базарында да җиләк сатучылар җитәрлек. Табигать нигъмәтенең ниндие генә юк: каен, җир, бакча җиләге (виктория) - җаның ни тели. Хәтта чистартканын да саталар. Бәяләр дә төрлечә: эрелегенә, кайчан җыйган булуына карап. Кем өчендер бу вакытлыча бизнес. Бигрәк тә балалар әти-әниләренә ярдәм йөзеннән яисә үзенә кирәк-ярак алу өчен тырыша, ә кемдер үзеннән артканын, әрәм булмасын, дип сатарга чыккан.

    Каен җиләге - бик күп авырулардан дәва. Аның составында кеше организмы өчен кирәкле булган С витамины, В группасы, К группасы витаминнары, тимер күп. Каен җиләгеннән, яфрагыннан, тамырыннан ясалган төнәтмәләр азканлылык, югары кан басымы булганда, сидек кудыргыч буларак, кан киткәндә, гастрит, ревматизм, рахит, пародонтоз, экзема авыруларына дәва булып тора. Каен җиләген йоклар алдыннан ашарга киңәш ителми, кеше йокысызлыктан интегергә мөмкин.

    Балачакта, җиләк кызаргач, безнең өчен ниндидер күңелле чор башлана иде. Иртәгә җиләккә барасы дигән көнне, кичтән дуслар белән кем кайсы урманга барасын бүлешеп куябыз. Бер-икебез "Кура елгасы"на барса, калганнарыбыз "Караңгы тау"га юл тота идек. Һәр кешенең үзе генә белә торган, серле, җиләкле урыны бар. Шунда беленә дә инде кемнең ничек сер саклаганы. Савытларны тутырмыйча кайтасы килми: без булмаган бер болын, бер тау, бер аланлык калмый иде. Ярыша-ярыша җыя идек.

    Бервакыт күрше малае белән, җиләк кызармадамы икән, дип тауга менеп киттек. Кызыл булмаса да, бик эреләр үзләре. И-и тотындык ашарга. Ашап туйгач, булганнарын калдырасы килмичә, кесәләргә тутырдык. Кош тоткандай, сөенеп кайтып киттек. Авылга кайткач, әлбәттә, инде, мактанырга кирәк. Имеш, тауда җиләк кызарган, кем күпме ашаган - барысын да сөйләп бирдек.

    Кичкә таба дустымның, кинәт кенә, эче авырта башлады. Авыл фельдшерын чакыртсалар да, аны район дәваханәсенә алып киттеләр, сукыр эчәгесенә операция ясаганнар. Кайткач күрше малае миңа серен ачты. "Мин синнән күбрәк ашыйм, дип җир җиләген чистартмыйча гына сыптырткан идем", -диде. Җиләк бик тәмле булса да, һәрнәрсәнең чамасын белергә кирәк шул.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: