Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара музеенда Шүрәле "яши"

    Янәшәсеннән көненә биш-алты тапкыр үтеп китәргә туры килсә дә, Кукмара музеенда инде күптәннән булганым юк иде. Үткән җомгада биредә узган республика семинары барышында соңгы вакытта булган үзгәрешләрне (аеруча ишегалдындагы) күреп сокландым. Экспонатларның күплегеннән, куелышыннан "тел шартлаткан" кунакларны күреп, горурлану хисе дә кичердем. Хәер, бу көнне музейдагы экспонатлар белән ике тапкыр...

    Янәшәсеннән көненә биш-алты тапкыр үтеп китәргә туры килсә дә, Кукмара музеенда инде күптәннән булганым юк иде. Үткән җомгада биредә узган республика семинары барышында соңгы вакытта булган үзгәрешләрне (аеруча ишегалдындагы) күреп сокландым. Экспонатларның күплегеннән, куелышыннан "тел шартлаткан" кунакларны күреп, горурлану хисе дә кичердем. Хәер, бу көнне музейдагы экспонатлар белән ике тапкыр танышып чыгу бәхете елмайды. Тәэсирләрем белән уртаклашканнан соң, өйдәгеләр дә музейда булырга теләк белдерделәр: кече улымны туңдырма таякчыкларыннан ясалган йорт хуҗалыгы макеты әсир итсә, әтиләренә Кукмараның данлыклы байлары булган Комаровларның эш кабинеты ошады.

    Семинарда катнашучыларның да күбесендә соклану тудырды бу макет. Элеккеге хезмәткәр, хәзер мәрхүм булган Николай Ишпаев музейдагы эш арасында ике ел дәвамында ясый аны. Республика күләмендә үтә торган төрле күргәзмә-ярминкәләрдә дә әлеге макет зур гел кызыксыну уята.

    "Төбәк тормышында - музей" дип аталган семинарның максаты - Кукмара музееның эш алымнары белән башка районнардагы коллегаларны таныштыру, тәҗрибә уртаклашу иде. Чыннан да, безнекеләрнең башкаларга тәкъдим итәрлек хезмәтләре искиткеч күп. Музей директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ләбүдә Дәүләтшина хезмәттәшләрен кызыксындырып эшләтә дә ала, үзе дә музей дигәндә "җанын" бирергә әзер. Үз эшенә фанатларча бирелгән Ләбүдә ханымның музейдагы экспонатлар белән таныштыруын, кайсын-ничек "юллап" алуын кунаклар кызыксынып тыңладылар. Музей ишегалдындагы рус келәте, аның эчендәге элеккеге фабрикант Родыгиннарның бакыр эретү мастерскоен тасвирлаган алачык, бирелә урнаштырылган элеккеге эш кораллары да безнең үткәнебезне күзалларга ярдәм итә. Тагын кайсы музейда беренче хатын-кыз "очучы" - Убырлы карчык һәм аның янәшәсендә Шүрәле яши икән?

    -Балаларны биредән алып китеп булмый, киләчәктә Убырлы карчыкның себеркесенә заманча навигатор да куярга исәп бар әле, - ди Ләбүдә ханым, коллегаларын елмаерга мәҗбүр итеп.

    Семинар барышында бүгенге көндә мөһим булган мәсьәләләр - Казан арты районнарында туризмны үстерү, музейларны финанслау мәсьәләләрен читтә калдырмау, төрле конкурс-грантлар үткәрү турында фикерләр әйтелде. Грант дигәннән, Ләбүдә ханым быел тагын бер конкурста катнашырга өчен белдергән. Өлкәннәрнең хәтерендәдер - элек Жилой Рудник авылы янындагы тауда бакыр чыгарганнар. Галимнәрне чакырып, таудагы шахтаның бүгенге торышын өйрәнгәннәр инде, грантны ота калган очракта, киләчәктә биредә дә музей төзергә ниятли Ләбүдә ханым. Булдырачак та ул аны!

    Гөлчәчәк НӘҖИПОВА, Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры :

    Бинаны һәм экспозицияләрне күреп хәйран калдым. Башкаларга өйрәнер өчен әйберләр күп биредә. Музейлар буенча сәяхәт итү турында китап чыгарырга уйлыйбыз. Әлбәттә, анда Кукмара музее иң алдагы битләргә урнашачак.

    Нэля ГАЛИЕВА, Лениногорск шәһәре музее директоры:

    Реклама

    -Музей өчен бирелгән бина искиткеч, ул яңа экспонатлар белән тулыланып тора. Хезмәткәрләрнең җентекләп, күңеләрен биреп, һәр предметка якын килеп эшләүләре сокландыра. Биредә элеккеге заманның көнкүреше дә, аның чынбарлыгы да яхшы күрсәтелгән. Ул чорның исе дә саклана хәтта.

    Мидхәт ГАЗЫМОВ, Яңа Чишмә районының халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры:

    Башка коллегаларым шикелле үк мин дә күргәннәремнән бик тәэсирләндем. Фонды бик бай, үзенчәлекле, сирәк очрый торган экспонатлар күп. Әйтик, чын тарантас, талдан үрелгән балык тота торган сөзгеч, он иләкләренең кайбер төрләре, юкәдән үрелгән янавыч савыты, сыер һәм үгез җигә торган камыт. Хәзинә бит бу! Урыс халкының сездәге шикелле көянтәсен күпме эзләдем мин! Партия тарихы - райкомның 1, 2, 3нче секретарьләренең эшләгән елларын күрсәткән стендларда сирәк очрый хәзер. Болар барысы да тарихны, милләтне саклауны мәдәниятен күрсәтә.

    Кукмарада музей 1995 елда, XIX гасырның архитектура һәйкәле булган бинада ачыла. Элек бу йортта бертуган Родыгиннарның аяк киеме җитештерү фабрикасы булган. Бинаның беренче каты склад буларак файдаланылса, икенче катында хуҗалар яшәгән.

    Кукмара музее соңгы алты ел эчендә Татарстан Хөкүмәтенең дүрт конкурсында җиңеп чыгып, "Урта гасырдагы Кукмара", "Батырлык- хәтердә"," Фабрикантның эш кабинеты", Фабрикантның йорт хуҗалыгы" дигән проектларны тормышка ашыра.

    Музейда 6 мең 500гә якын экспонат саклана. Район буенча өч өйрәнү экспедициясе оештырылып, тарихи кыйммәткә ия булган 264 эпигрофик һәйкәл теркәлә.

    Бер елга 2 меңгә якын кеше музей белән танышып чыга.

    Лилия НУРГАЛИЕВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: