Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара музеенда буыннар чылбыры 300 ел элек языла башлаган Ишмән шәҗәрәсе бар

    Кукмара музеенда бик кыйммәтле бер хәзинәнең күчермәсе саклана. Бу - Ишмән шәҗәрәсе. Анда буыннар чылбыры 300 еллар элек языла башлый. Шәҗәрә нәрсәсе белән шуның кадәр кыйммәтле соң ул дисезме? Язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым ягыннан Үтәмешләр нәселенә барып тоташуын нәкъ менә Ишмән шәҗәрәсе раслый. Нәсел агачының башында Бөрбаш авылыннан...

    Кукмара музеенда бик кыйммәтле бер хәзинәнең күчермәсе саклана. Бу - Ишмән шәҗәрәсе. Анда буыннар чылбыры 300 еллар элек языла башлый. Шәҗәрә нәрсәсе белән шуның кадәр кыйммәтле соң ул дисезме? Язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым ягыннан Үтәмешләр нәселенә барып тоташуын нәкъ менә Ишмән шәҗәрәсе раслый.

    Нәсел агачының башында Бөрбаш авылыннан Көчек улы Туктаргали тора. Ә Нәгыймәгә караучы ботак 1610 елдан хисаплана. Риваять буенча Туктаргалинең уллары Ишмән белән Ишкәй Бөр елгасына йомычка салалар да, ул туктаган җиргә урнашырга ният кылалар. Йомычка туктаган урынга - хәзерге Мәчкәрә авылына Ишмән нигез сала, ә Ишкәй кире Бөрбашка кайтып китә. Ишмәннән Йосыф туа. Ә алга таба Чыңгыз Айтматовның буыннар чылбыры болай дәвам итә: Йосыф-Хәлил-Габдерәшит-Гайсә-Габделвәли- Хәсән- Хәмзә. Соңгысы - Чыңгыз Айтматовның бабасы.

    Әгәр дә Кукмара төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә апа Дәүләтшина тарихи-эзләнү экспедициясе вакытында Мәчкәрәгә баргач " әрсезлек" күрсәтмәсә, без бүгенге көндә Чыңгыз аганың нәсел җебе Кукмарага бәйләнгән булуын белмәгән дә булыр идек. Чөнки әлеге шәҗәрәгә мәктәп музеенда очраклы рәвештә нәкъ менә Ләбүдә апа юлыккан.

    -Сәүдә өлкәсендә эшләгәндә үк, Мәчкәрә якларына тикшерү белән баргач, андагы биналарны күреп исем киткән иде. Музейга директор итеп билгеләнгәч тә, 1997 елда экспедиция вакытында музей өчен экспонатлар эзләп авылдан - авылга йөргәндә күңелемдә "Мәчкәрәдә нәрсә дә булса булырга тиеш"дигән уй туды, - дип шәҗәрәне юллап алу тарихы белән таныштыра башлады Ләбүдә апа. -Авылдагы әлеге биналар турында халыктан: "Бу нинди йортлар?" -дип сорыйбыз. "Байлар йорты", - диләр, шуннан да ары берни әйтә алмадылар, бәлки, безгә белгән кеше очрамагандыр. Җавап ала алмау тагын да кызыксындыра бит ул. Мәктәп музеена да кердек - шуның кадәр бирелеп таныштым бик бай, бәяләп бетергесез экспонатлар, ниләр генә юк анда... "Бернәрсәне дә Кукмара музее өчен сорамыйм, барысы белән дә таныштыр, әмма музейчылар күрсәтеп бетермәгән иң кадерле әйбер дә булырга тиеш, яшермә әле шуны", - дип музей мөдире Радик Дәүләтшинга мөрәҗәгать иттем. Радикның күзләре ялтырап китте һәм ул шкаф артыннан бер кәгазь төргәк тартып чыгарды. Фикер бит ул минут эчендә әллә кайларга барып җитә: "Карале, витринада нинди әйберләр ята, ә ул миңа саргаеп беткән бер кәгазь күрсәтә", - дип уйлыйм үзем. Төргәкне ачып җибәрүгә өнсез калдым, каршымда никадәр кыйммәтле нәрсә ятканын шунда гына аңлап алдым. Радикка бернәрсә дә сорамыйм, дип сүз биргән булсам да, паспортымны калдыру бәрабәренә бер атнага бу кәгазьнең күчермәсен алырга биреп торуын үтендем.

    Шәҗәрәдә күп исемнәр гарәп хәрефләре белән билгеләнгән. Арада төрле алымнар белән, фарсы, латин телләрендә язылганнары да очрый. Аның кырыена "Мәчкәрә авылы шәҗәрәсе. Әхмәтфадих Мөхәммәтһади угылында сакланып килгән шәҗәрәдән күчереп алдым. Габделмәҗид Хуҗиәхмәд углы. 1945нче елда 25 мартта. Бу бабайларның бу җиргә күчеп килүләре тәхминнән (якынча) 1700нче еллар булырга кирәк" дип язылган.

    Шәҗәрәнең күчермәсе Кукмара музеенда эшләнеп беткәч тә берникадәр вакыт "хәрәкәтсез" ята әле. Чөнки аңа барып тотынырга бернинди "билге" юк. Фәкать укылмаган, өйрәнелмәгән, ачыкланмаган, тәрҗемә ителмәгән 432 исем генә бар.

    "Элек-электән шәхесләр ничек булса да үзләренең эзләрен калдырырга тырышкан. Документ ролен үтәгән мондый шәҗәрәләр югары даирә, затлы нәсел гаиләсендә генә булган һәм бу шәҗәрәне юк-бар кеше төземәгән. Һәр "түгәрәк"(исем) артында никадәр кеше язмышы тора бит", - дигән эчке тоемлау Ләбүдә ханымны эзләнергә, өйрәнергә этәрә.

    Реклама

    Кукмарага кайткан саен музейга сугылып чыккан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорның фән буенча урынбасары Ирек Һадиев, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Раиф Мәрдәнов, Пенәгәрдән Зыятдин Нәҗметдинов, Вахит авылыннан Зиннур хәзрәтләр ярдәме белән шәҗәрә укыла, нәсел тарихлары өйрәнелә башлый. Әкрен-әкрен, эзләнә-эзләнә бер эзгә төшә башлыйлар алар.

    Көннәрдән беркөнне Ләбүдә ханымга Казанда яшәүче Фәридә Кадыйрова исемле ханымның: "Элеккеге елларда Мәчкәрәдә әбиләрем мәчет төзеп калдырган, шуны күрәсем килә", - дигән хәбәре килеп ирешә. Үтәмешләр нәселеннән Габдулла байның оныкчыгы булган, Фәридә ханым шәҗәрәдәге шактый исемнәрне ачарга ярдәм итә. Аның гаиләсендә дә әбисеннән калган, үз нәселе өчен генә Ишмән шәҗәрәсенең күчермәсе сакланган була, ул аны Казандагы Милли-мәдәни үзәккә тапшыра.

    -Бу вакытта күп мәгълүмат агыла башлаган иде инде. Һәркайсын бәйнә-бәйнә тикшереп, чагыштырып карадык һәм нәтиҗәдә Ишмән шәҗәрәсенең никадәр бай мирас икәне, Чыңгыз Айтматовның Туктаргалидән башлап 16 буын вәкиле булуы ачыкланды, - ди Ләбүдә Дәүләтшина.

    Ишмән шәҗәрәсенең бер күчермәсен Чыңгыз Айтматовның да кулына тапшырырга өлгерә Ләбүдә апа. Муса Җәлилнең 100 еллыгы уңаеннан Казанга килгән, һәр минуты төгәл бүленгән язучы белән ничек очрашулары - үзе бер тарих.

    -Затлы кешеләр генә туктала торган "Мираж" кунакханәсендә, лифттан төшеп бүлмәсенә таба коридордан барганда каршы алды ул безне, - дип истәлекләрне яңартты Ләбүдә апа. - Бүлмәсенә үткәч, язучы каршысына шәҗәрәне җәеп салдым. "Синең тармагың кайсысы?" - дип сорады ул миннән. "Мин сезнең агач җимеше түгел", - дигәч, "Шулай булса да, син иң якын туганым", - дип, мине кочаклап алды. Чыңгыз ага белән кечкенә өстәл янында кара-каршы, тезне-тезгә куеп утырдык. Язучы шәҗәрәдән Хәмзә бабаен күрсәтүне үтенде. Мин вакыт әз булганлыктан, бар нәрсәне сөйләп җитешергә тырыштым, кайчакта аңлап бетермәвен күреп, әкрен генә рус телендә сөйләргә күчтем. Шуның кадәр дулкынланганмын, кунакханәдән чыккач, миңа язучы белән очрашуны оештырырга зур ярдәм күрсәткән ул чактагы район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Нуриевтан: "Без кайсы телдә сөйләштек соң әле?" - дип сорадым. "Татарча, сез татарча эндәштегез, ул татарча җавап бирде", - диде Рамил.

    Язучының 80 еллык юбилее уңаеннанКыргызстанның Бишкәк шәһәрендә үткән халыкара конференциядә дә Ләбүдә ханым Ишмән шәҗәрәсе турында чыгыш ясый. Язучының бертуганнары Роза ханым һәм Илгиз әфәнде, балалары белән күрешә, шәҗәрә белән таныштыра, әбиләренең туган ягы турында сөйли.

    -Дистә елдан артык вакыт аралыгында шәҗәрә буенча шактый эш башкарылса да, күп исемнәр өстәлсә дә, әле ачыкланып бетмәгән тармаклар, тәрҗемә ителмәгән исемнәр бар. Ишмән шәҗәрәсе - укылып бетмәгән китап әле ул, - ди Ләбүдә апа Дәүләтшина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: