Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара мәдрәсәсендә ата-аналар җыелышы узды

    Кукмара мәдрәсәсендә олылырдан тыш район үзәгендә һәм авылларда яшәүче балалар да укый. Шушы уку елында якшәмбе мәктәбе программасы буенча мәдрәсәдә 80ләп бала дини белем ала. Яшь шәкертләребезнең нинди шартларда укыганнарын күрсәтү, нинди мөгаллимнәрдән гыйлем алганнарын, гомумән, нәрсәләр өйрәнгәннәрен җиткерү-аңлату максатыннан күптән түгел мәдрәсәдә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Дини уку йорты буларак,...

    Кукмара мәдрәсәсендә олылырдан тыш район үзәгендә һәм авылларда яшәүче балалар да укый. Шушы уку елында якшәмбе мәктәбе программасы буенча мәдрәсәдә 80ләп бала дини белем ала. Яшь шәкертләребезнең нинди шартларда укыганнарын күрсәтү, нинди мөгаллимнәрдән гыйлем алганнарын, гомумән, нәрсәләр өйрәнгәннәрен җиткерү-аңлату максатыннан күптән түгел мәдрәсәдә ата-аналар җыелышы үткәрелде.

    Дини уку йорты буларак, мәдрәсә балаларны ислам нигезләре белән таныштыруны, шулай ук әдәпле-әхлаклы булырга, тормыштагы начарлыклардан читләшергә, өлкәннәргә, бигрәк тә әти-әниләргә карата хөрмәт-илтифатлылык күрсәтергә өйрәтүне максат итеп куя. Җыелышта чыгыш ясаган мөгаллимнәр бу хакта әйтеп узганда, әлеге максат ата-аналар белән берлектә тормышка ашырылырга тиешлеген ассызыклап билгеләп үттеләр. Әлбәттә, укучылар төрле, белемне дә алар төрлечә үзләштерә, әмма бала нинди генә сәләткә ия булса да, аңа хәләл белән хәрамны аерырга, әти-әни, җәмгыять, ә иң мөһиме - Аллаһы Тәгалә каршында җаваплылык тоярга өйрәтергә була.

    - Бала кечкенә булган вакытта гел күз алдында, әмма үсә төшкәч, аны инде күзәтеп бетереп булмый, шуңа күрә Аллаһка ышану, Аның безне даими күзәтеп торучы илаһи Зат булуын белү бик мөһим, - дип сөйләде уку-укыту бүлеге мөдире Рифат Ибраһимов. - Балаларны тәрбияләү эшендә хәләл ризык ашату һәм вакытны дөрес файдаланырга өйрәтү иң мөһим мәсьәләләрдән санала, - дип дәвам итте сүзен Рифат хәзрәт. - Еш кына күрергә туры килә: мәктәптән кайтучы укучылар яшь организм өчен зарарлы булган чипсы, кириешка яки роллтон кебек токмачны кимереп кайталар (яшүсмерләрнең кулындагы сыра шешәләре дә хәзер инде гадәти хәлгә әверелеп бара, ләкин ата-аналар моны күрми дә, белми дә). Чипсы белән тамак ялгап кайткан бала, өстен дә алышмыйча, ашап-эчеп тә тормыйча, компьютерга "ябырыла" һәм әти-әнисе эштән кайтканчы, сәгатьләр буе мәнсез-мәгънәсез уеннар уйный. Хәер, урта мәктәп укытучылары белдергәнчә, хәзер балаларның дәрес вакытында да телефон-планшетлар белән уйнап утырулары - гадәти күренеш. Бу исә аларның өлгерешләренә һәм, гомумән, күңел халәтенә шактый зур зыян сала...

    Әйе, заманасы шундый: бүген ата-аналарның балаларына аеруча игътибарлы булулары сорала. Әмма күп гаиләләрдә тәрбия эше телевизор белән компьютерга һәм урамга "йөкләнеп", үзагымына куела. Кызганыч ки, хәзер ата-аналар үзләре дә телевидение-интернет йогынтысына елдан-ел күбрәк бирелә башлады. Шушы фикер белән бәйле булган кызыклы да, гыйбрәтле дә бер кыйсса искә төшерелде җыелышта. ...Әдәбият укытучысы балаларга "Минем иң зур хыялым" дигән темага инша яздыра. Кичен шул иншаларны тикшереп утырганда, укытучының игътибарын «Минем иң зур хыялым - телевизор булу" дип башлана торган инша җәлеп итә. Аны язган малай шушы теләгенә аңлатма биреп болай дигән: "Әгәр мин телевизор булсам, әти-әнием кич буе миңа карап утырырлар иде, шактый күп вакытларын миңа багышларлар иде, минем белән андый-мондый хәл килеп чыкса, "ай-вай" килерләр иде, ә ватылсам - бик кайгырырлар иде. Ә әлегә - көндез мин аларны күрмим, кичен исә - алар мине күрми".

    Дөрестән дә, бүген замана техникасы шаукымы нәтиҗәсендә ата-аналар белән балалар арасы ерагая бара шикелле. Кая инде монда баланың күңел халәтен кайгырту: ашатып-эчертеп, өсте-башын рәтләп куя алсаң да - бик рәхмәт... Ләкин алай дисәк тә, баланың рухи дөньясын баету, аны кешелекле, мәрхәмәтле, үз гамәлләре өчен җаваплы булырга өйрәтү - тәрбиягә кагылышлы бик олы, әһәмиятле вазыйфа ул һәм моның турында бөтенләй уйламау, әлбәттә, дөрес түгел.

    Реклама

    Җыелышта чыгыш ясаган мөгаллим Айрат Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, мәктәп тә, мәдрәсә дә, ата-аналар да, асылда, бер максат куя: бала укымышлы булсын, җәмгыятьнең лаеклы бер бәндәсе дәрәҗәсенә ирешсен. Шулай да, мәктәптә укучыларның фәнни белемнәрне яхшы үзләштерүләренә өстенлек бирелсә, ата-аналар балаларының бу тормышта үз урынын табып, яхшы урнашуларын телиләр. Мәдрәсәдә исә әхлакый тәрбия белән беррәттән тагын бер олы, үтә мөһим мәсьәлә игътибар үзәгендә тора: ул да булса - шәкертнең бу дөньяда гына түгел, ахирәттә, мәңгелек тормышта да бәхетле булуы. Бу уңайдан Айрат хәзрәт пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләмнең шундый хикмәтле сүзләрен мисал итеп китерде: "Әти-әнинең баласына биргән иң яхшы бүләге - ул күркәм тәрбиядер. Балага дөрес, яхшы тәрбия бирү - бу аңа бөтен дөнья байлыгын бүләк итүгә караганда да яхшырак, хәерлерәктер".

    Ислам күзлегеннән караганда, яхшы тәрбия ул - тәүфыйклы, инсафлы булудан тыш, фарыз-вәҗебләрне, ягъни Аллаһы Тәгалә безгә йөкләгән төрле бурычларны да үтәргә тырышудыр. Дөрестән дә, балаларыбыз намаз укыса, гыйбадәт, изгелек кылса, әти-әниләре өчен шушы фани дөньяда игелекле ярдәмче, ышанычлы терәк булып, мәңгелектә, ахирәттә бетмәс-төкәнмәс шатлык-сөенеч чыганагы булулары да бик ихтимал, чөнки баланың кылган догасы бу дөньядан бакыйлыкка күчкән әти-әнисе өчен - ул аларның ахирәттәге мәңгелек "капиталы"...

    Ришат КУРАМШИН,

    Кукмара мәдрәсәсе директоры.

    фото: http://cdtturus.ddte-groz.eko-achkhoy.cte.dod95.ru/blogs/chechenskaja-respublika-373/religija.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: