Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара кызы Наталья дөньяның 17 илендә булган

    -Дөньяның 17 иленә сәяхәт кылырга туры килде, әмма Россиянең дә үзенчәлекле, кызыклы урыннары күп. Серләр тулы Алтайда, вулканнар һәм кайнар су аттырып торучы гейзерлар төбәге - Камчаткада, тирән сулы Байкал күлендә булырга хыялланам, - ди райондашыбыз Наталья Зайцева. Белгечлеге буенча Наталья - эколог, Санкт-Петербургның ил буенча экологик күзәтчелек белән шөгыльләнүче...

    -Дөньяның 17 иленә сәяхәт кылырга туры килде, әмма Россиянең дә үзенчәлекле, кызыклы урыннары күп. Серләр тулы Алтайда, вулканнар һәм кайнар су аттырып торучы гейзерлар төбәге - Камчаткада, тирән сулы Байкал күлендә булырга хыялланам, - ди райондашыбыз Наталья Зайцева. Белгечлеге буенча Наталья - эколог, Санкт-Петербургның ил буенча экологик күзәтчелек белән шөгыльләнүче эре компанияләренең берсендә эшли. Шушы көннәрдә кыз Зур Кукмара авылында яшәүче әти-әнисе янына ялга кайткан иде. Мондый кунакны ничек инде күреп сөйләшмисең?

    -Эшем зур төзелешләр барган урыннарда табигатьне саклау кануннарының ни дәрәҗәдә үтәлешен тикшерү белән бәйле. Ерак юлларга бик еш, хәтта ай саен чыгарга туры килә, -дип җитди итеп башлады ул сүзен. Һөнәрен ярату-яратмавы турында сорап тормадым: күзләрендәге очкыннар барысын "әйтеп бирде". Туфрак, һава анализларын ясау, хисаплар бирү белән беррәттән, яшьләргә хас романтика, маҗаралар белән өретелгән бит аның хезмәте. Әйтүенә караганда, иң кызыклы командировкалары Көнбатыш Себернең төньягындагы Ямал ярымутравына булган:

    -Табигате гаҗәеп ямьле: елгалар, күлләр бик күп. Алар саф сулы, бездәге кебек пычранмаган. Иксез-чиксез ераклыкларга җәелгән сазлыклы тундра көзләрен, әйтерсең, төрле төсләрдәге күз явын алырлык келәм белән каплана. Җиләк-гөмбәләр бихисап. Бу җирләрдә газ һәм нефть үткәргечләре, диңгез портлары төзелүнең тирә-юньгә йогынтысын өйрәнеп, менә шундый матурлыкка зыян китермәсен, дип тырышабыз.

    -Анда барып җитү батырлыкка тиңдер. Сәфәр вакытында төрле хәлләргә юлыгырга мөмкин бит, - дип бүлдерәм Натальяны. Кыз бераз уйланып тора. Ник дисәң, аңа барысы да гадәти тоела.

    -Вертолетка беренче тапкыр утыруым истә. Нык шаулый икән. Воркута шәһәреннән "Байдарацк" култыгындагы компрессор станциясенә юл тотуыбыз иде. Түбәннән генә очкач, җир уч төбендәге кебек: күчмә халыкларның чумнары, боланнар аермачык күренеп кала. Бер сәгать ярым чамасы хозурлана алдым шулай. Килеп җитүгә төзүчеләр өчен куелган вагончыкларга урнаштык. Һәм шунда ук, территорияне карап чыгып, үз вазыйфаларыбызга тотындык, - дип сөйләвен дәвам итә ул. -Ерак араларны төрлечә үтәргә туры килә. Бервакыт хезмәттәшем белән сазлыклар аша җәяүләп юлга чыктык. Ничек батмаганбыз, дигән курку хисе соңыннан гына туды. Гадәттә, экологик транспорт чарасы "Трэкол"да хәрәкәт итәбез. Ул һава белән кабартылган шиналарга урнаштырылган һәм тундраның үсемлек дөньясын зарарламый. Бу бик мөһим, чөнки мүк, лишайлар бик акрын үсә. Кышын тундра буйлап унике сәгать барганнан соң, көчле буранга эләккәнебез булды. Шулкадәр куркыныч, тирә-якта берни күренми, ышыкланыр урын юк, җил машинаны менә-менә очыртып-сытып китәр сыман. Тышта - кырык градуслы котып салкыны. Моторны эшләтеп, машина эчен җылытырга туры килде. Өч сәгать буе кузгалмыйча утырдык шулай. Озакка тоткарлансак, суыктан махсус киемнәребез дә коткара алмаган булыр иде. Башка вакытларда юлга бер генә машинаны җибәрү каралмаган. Мәсәлән, Яңа Уренгой шәһәренә кадәр 180 чакрымлы сәфәргә ике машинада кузгалдык. Ул чагында да котырган буранга очрадык.

    -Каршыгызга ак аюның чыкканы булмадымы? - дигән сорауны бирми булдыра алмадым Натальяга.

    -Юк, әмма төзүчеләр аларны күргәлиләр икән. Бервакыт, без килер алдыннан гына росомаха дигән хәтәр ерткыч "кунак" булып киткән. Эзләре калган иде. Ак төлкеләр, куяннар исә күз алдында чабышып йөриләр,- ди.

    Реклама

    Җирле халык белән күрешми калмагандыр әле, дип уйлавым булды, әңгәмәдәшем шул темага күчте:

    -Ненецларны бик кунакчыл, дип әйтеп булмый, әмма аралашырга яраталар. Аларның - үз мохите, үз дөньялары. Русча укыганлыктан, бу телне яхшы беләләр. Шунысы кызыклы: югары белем алып "шәһәрләшкән" ненецларның да янәдән ирекле күчмә тормышка әйләнеп кайтулары мәгълүм. Тундраның сихри тарту көче бар, ахры. Минем үземә коми милләтендәге гаилә белән танышырга насыйп булды. Чум эченә керүгә идәннәренең тактадан булуына игътибар иттем. Стеналарга сату өчен әзерләнгән болан мөгезләре эленгән. Уртада тимер буржуйка миче тора. Аңа тундрада үсә торган кәрлә каеннарны, вак талларны кисеп ягалар. Мине 8-9 яшьләрендәге ике кыз каршылады, алар чәй әзерләделәр. Алдагы көндә генә болан чалганнар: табынга ит куйдылар. Әбиләре болан тиресеннән тегелгән җылы башмакларга куныч бәйли иде. Бер парын бер мең сумнан тәкъдим итте. Гаилә башлыгы Бур-шор елгасына балык тотарга китте, диделәр, аны да, хуҗабикәне дә күрмәдем. Олы уллары исә чаналарны хәстәрләү белән мәшгуль иде: иртәгәсен башка урынга күченергә җыенулары икән. Мүкле-таллыклы җир өстеннән ансат шуганлыктан, чаналарның ел әйләнә кирәге бетми. Менә шундый гади, тырыш хезмәт белән яшәгәннәрен күрдем төньяк халыкларының. Балаларына уенчыклар, татлы күчтәнәчләр алып баргаладык. Боланнарны елдан-ел күбрәк үрчетүләре генә без - экологларда борчу тудыра. Мондый хәл мүкле җирләрнең кимеп, сазлыкларның артуына китерергә мөмкин.

    Әйткәнемчә, Наталья илнең төрле төбәкләрендә була. Тикшерү белән барган соңгы урыны - Сочидагы Олимпия авылы.

    -Егерме объектта булдык. Төзелеш төгәлләнү алдында иде. Көннәр галәмәт эссе, тузан тынны кыса. Диңгездә коенып алыр идең, ара - илле чакрым. Мәһабәт, матур биналарга карап соклансам да, табигатьне саклаучы буларак, үзгә фикер калды. Төрле хайваннар яши, күчмә кошлар тукталып ял итә торган тыюлык зонасы өлешчә юкка чыккан, аерым төр үсемлекләр бетүгә бара, - дип тәэсирләре белән уртаклашты ул.

    Гомумән алганда, үзләренең күзәтчелеге астындагы төзелеш обьъектларында экологик хәлнең яхшыруы турында сөйли. Моңа тирә-юньне саклау турындагы законнарның катгыйлануы да йогынты ясый, ди.

    Әйе, яши торган җиребезне, табигатьне пычратмау, рәнҗетмәү мәсьәләсенә игътибар артты хәзер. Эколог белгечлеге дә яңа әле. Яшьләрнең шушы белгечлекне сайлавы гаҗәп түгел, чөнки бу җирдә алар, аларның балалары, оныклары яшисе бар. Балачагында Наталья үзәк район дәваханәсендә табиб булып эшләүче әтисе Геннадий Степанович һәм шушы ук изге һөнәрне үзләштергән абыйсы кебек киләчәген медицина белән бәйләү турында хыялланган. Әнисе, пенсиядәге педагог-тәрбияче Рима Николаевна да, тегү фабрикасында конструктор-модельер булып хезмәт куючы апасы да хуплаганнар аның бу теләген. Әмма башка юлдан киткәненә һич үкенми Наталья: хәзер бит ул җиребезне дәвалау белән шөгыльләнә.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: