Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара егете Салават Закиров авыруын да, читенсенүен дә җиңә алган

    Салават Закиров белән газетабызның даими укучылары яхшы таныш. Мөмкинлекләре чикләнгән әлеге малайның сау-сәламәт балалардан калышмыйча яшәргә омтылуы, шахмат уеннарында зур уңышлар яулавы турында язмалар чыгып торды. Соңгы язма дөнья күргәннән соң нәкъ җиде ел гомер үткән. Җиде... Могҗизалы һәм серле сан бу. Шушы еллар эчендә Салаватның, егет булып җитлегеп, тормышта...

    Салават Закиров белән газетабызның даими укучылары яхшы таныш. Мөмкинлекләре чикләнгән әлеге малайның сау-сәламәт балалардан калышмыйча яшәргә омтылуы, шахмат уеннарында зур уңышлар яулавы турында язмалар чыгып торды. Соңгы язма дөнья күргәннән соң нәкъ җиде ел гомер үткән. Җиде... Могҗизалы һәм серле сан бу. Шушы еллар эчендә Салаватның, егет булып җитлегеп, тормышта яңа баскычларга күтәрелүен, күптән түгел генә хәтта үз бизнесын ачып җибәрүен белдек. Кызыклы әңгәмәдәш тә булып чыкты ул. Әлбәттә, сүзне шахмат турында сораштырудан башладым.


    -Миңа гаиләбезнең, бигрәк тә әниемнең тырышлыгы белем алырга, дөньяга карашымны киңәйтергә ярдәм итте. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында шахмат буенча Россиянең вице-чемпионы булуга ирештем. Беренче күнекмәләрне әнием бирсә, Казанда 4нче махсус мәктәп-интернатта укыганда минем ике тренерым бар иде. Шахмат уены акыл сәләтен үстерә, хәтерне яхшырта, алдан уйлап эш итәргә өйрәтә. Юкка гына аны "корольләр уены" дип атамаганнар бит. Мин һәрчак 15-20 йөрешне алдан күреп уйнадым. Бу меңләгән төрле комбинация дигән сүз. Эшмәкәр өчен бик кирәкле сыйфатлар болар.

    -Үз эшеңне ачып җибәрү нияте ничек туды?


    -Мин бу хакта озак уйландым. Төрле идеяләрем бар иде, әмма алар мөмкинлекләрем белән туры килмәделәр. Интернет-кибет ачып, аннары хезмәт күрсәтү өлкәсендә үземне сынап карадым. Нәтиҗәдә ирләр киемнәре кибете ачарга булдым. Товарны Мәскәүдән автобуста алып кайтам. Сумкаларны үзем күтәрәм. Ярый әле, ярдәм итәргә әзер торган дусларым бар. Бәхәсләшмим: башлап җибәрү бик авыр булды. Хәзер эшләрем бераз җайлана. Кибетнең сатучысы да - мин үзем. Кешеләрнең, шул исәптән сатып алучыларның психологиясен аңлау өчен махсус курсларда укыдым.

    -Белүебезчә, синең белгечлекләр болар белән генә чикләнми.

    -Әйе. Мин Казандагы Банк көллиятен тәмамладым. Бу Россиядәге элиталы уку йортларының берсе. Хәзерге вакытта читтән торып Социаль белем бирү академиясендә укыйм. Инде бишенче курста, Кызыл дипломга төгәлләү алдында. Аңарчы төрле уку йортларына кереп карадым, ахыр чиктә шушысында тукталырга булдым. Белемнәрем чын тормышта кирәк булыр, дип уйлыйм. Моннан тыш мин пешекчеләр курсында да укыдым, пешерергә яратам. Бигрәк тә итальян кухнясы ошый.

    -Компьютерлар белән дә дуслыгың бар икән.

    Реклама

    -Әйе. Быел август аенда үзем туплаган команда белән компьютер уеннары чемпионатында катнаштым. Җиңмәсәк тә, шактый тәҗрибә туплап кайттык. Мин үземә һәрчак ниндидер яңалык ачарга яратам. Кайчак буш вакытымда танышларымның кесә телефоннарын ремонтлыйм.

    -Барысына ничек өлгерәсең?

    -Вакыт җитеп бетми, әлбәттә. Мине әнием һәм сөйгән кызым үсендереп-канатландырып торалар. Мәхәббәтемне Казанда таптым, аның белән инде ике ел очрашабыз. Янына еш барып йөрим. Без төрле кызыклы сәяхәтләр кылабыз. Табигатьне бик яратканлыктан, матур урыннарда булырга тырышабыз. Ерак аралар хисләрне суыта дигән сүзләр хак түгел. Безнең мөнәсәбәтләрдә иң мөһиме - бер-береңә ышану.

    -Салават, язмышыңа үпкәләгән чакларың булдымы?

    -Балачагымда бик авыр иде. Церебраль паралич нәтиҗәсендә мин җиде яшемә кадәр диярлек аякларымда йөри алмадым. Әнием мине дәвалау өчен кайларга гына алып бармады. Төрле яклап үстерү өчен дә күп көчен куйды ул. Беләсезме, мин хәтта инвалидларның җыр бәйгесендә катнашып, Казандагы Галиәскәр Камал исемендәге театр сәхнәсендә чыгыш ясадым, 1 урынны бирделәр. Шулай да, нишләп мин башкалар кебек түгел, язмыш мине ни өчен кыерсытты икән дип өзгәләнгән чакларымда күзләрем яшь белән тула иде. Аеруча кырын караучылар, бармак белән төртеп күрсәтүчеләрне күргәннән соң. Шулай да, начар кешеләргә караганда рәхимлеләре күбрәк, дип уйлыйм. Үсмер чорымда мин барлык ихтыяр көчемне йодрыгыма төйнәп, оялу-читенсенү комплексыннан котылырга дигән карарга килдем. Шуннан бирле тулы канлы тормыш белән яшәргә тырышам. Минем кебек кешеләргә әйтәсем килә: өметсезлеккә бирелмәгез!

    -Алга таба да көчле рухлы булып калып, үз дигәнеңә ирешеп яшәргә язсын сиңа, Салават.

    Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: