Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара егете Рәсәй башкаласын яулый

    Якташыбыз, Кукмара егете Фиргать Мусинның уңышлары белән газета укучыларны һәрдаим таныштырып бардык. Казан музыка училищесын тәмамлап, Мәскәүдә Гнесин исемендәге Россия музыка академиясендә белем алуы, конкурс-бәйгеләрдә чыгыш ясап күпсанлы призлы урыннар яулавы, Мактау грамоталарына ия булуын да күпләр хәтерлидер әле. Фиргатьне бөтен дөньяны гизеп кайтты, дисәк тә була.

    Реклама

    Кайсы гына илдә булмады да, кайда гына чыгыш ясамады ул?! Кукмара егетенең Рәсәй башкаласын яулавы безнең өчен зур мәртәбә, әлбәттә. Борынын чөядер инде ул хәзер, Мәскәү кешесе бит, диярләр кайберәүләр. Кая ул, тәкәбберлекнең эзе дә юк анда. Әти-әнисе янына кунакка кайткан җирендә Фиргатьнең үзе белән сөйләшергә туры килде. Бүгенге көндә якташыбызның төп шөгыле нидән гыйбарәт икән?

    -Мин академияне тәмамлаганнан соң, аспирантурага кердем, хәзерге вакытта икенче курста белем алам, студентларны укытам. Шулай ук Россиянең Е.Светланов исемендәге Дәүләт академия симфоник оркестрында да эшлим, анда оркестр солисты вазыйфасын башкарам, - ди ул. - Оркестрның оешуына инде 75 елдан артык. Илнең әйдәп баручы симфоник оркестрларының берсе ул. Коллектив белән Александр Гаук, Константин Иванов, Натан Рахлин, Евгений Светлановлар җитәкчелек иткән. Оркестрда туба тынлы җиз уен коралында уйныйм, студентларны да әлеге инструментның серләренә төшендерәм. Тормышым хәзер тулысынча Мәскәү белән бәйле булса да, туган ягыма еш кайтам, читтә яшәүгә карамастан, үз төбәгем барыбер күңелгә якын һәм кадерле.
    Кайбер мәгълүматлардан билгеле булганча, симфоник оркестрда бер генә туба чыгыш ясый һәм ул төркемдә бас ролен үти. Оркестрга үтә алган икән, димәк, Фиргать, чыннан да, моңа лаек...
    -Әйе, симфоник оркестрга алай җиңел генә урнашып булмый, анда бары тик сайлап алу нигезендә генә алалар. Сәләт кенә түгел, үҗәтлек һәм тырышлык та сорала, - ди ул. - Уку белән эшне аралаштырып алып баруны да җиңел дип әйтмәс идем. Бер җирдә дә сине көтеп тормыйлар, авырлыкларны ера-ера алга үрмәләргә кирәк. Өйдән чыгып киткәч, телләр белүнең кирәклеген аңлыйсың. Шуның өчен кечкенәдән инглиз телен үзләштерү мөһим. Мәктәп елларында яхшы укысаң, дәресләргә йөрсәң, өстәмә әдәбият белән кызыксынсаң, чит өлкәдә үзеңә күпкә җиңелрәк була. Мин музыка мәктәбенә килгәндә баян төймәсенә дә баса белми идем. Хәзер, Аллага шөкер, теләсә нинди уен коралында рәхәтләнеп уйныйм. Уңышларга ирешүемдә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Марат Хәсәнов, Гөлнара Гариповаларның һәм, әлбәттә, әти-әниемнең өлеше зур, аларга рәхмәтем чиксез. Еш кына: "Татарстанга кайтырга уйламыйсыңмы?" - дип сорыйлар. Хезмәткә - хөрмәт булса, ике дә уйламас идем. Музыка мәктәпләрендә музыкаль инструментлар яңартылмый. Бүгенге көндә дә укучылар без шөгыльләнгән уен коралларында өйрәнәләр. Иске белән ерак китеп тә, ниндидер уңышларга өмет итеп тә булмый...
    Фиргатьнең сәләтен ачып, аның талантын үстерүгә үзләреннән иң күп көч куючылар - әнисе Минзәлия ханым, әтисе Тәлгать абыйдыр, мөгаен.
    -Баланың теләге булмаса, күпме тырышсаң да алга китеш булмас иде. Фиргать исә андый булмады, - диләр алар. - Алдына куйган максаты бар аның - шуңа сөенәбез. Укуын тәмамлады, хәзер эшкә урнашты, тырышып фатир алды. Яшь кеше өчен болар аз түгел. Аллага шөкер, безне дә хөрмәтли, "әти-әни" дип өзелеп кенә тора, буш вакыты булган саен өйгә кайтырга тырыша. Алга таба да ярдәмчел, итагатьле булып калсын, Ходай үзен саулыктан аермасын иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: